«Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгы, «Зөя утрау-шәһәрчеге» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы (рус. Государственный историко-архитектурный и художественный музей-заповедник «Остров-град Свияжск») — Татарстанның Яшел Үзән районы Зөя авылында урнашкан дәүләт мәдәният оешмасы (музей-тыюлык). Экспозицияләр утрау-шәһәрчекнең оешуыннан алып XX гасыр башына кадәрге административ, социаль-икътисад, мәдәни үсеше, җирле халыкларның кәсепләре тарихы белән таныштыра.
Музей объектлары XVI гасырның уртасы — XX гасыр аралагында төзелгән биналарда урнашкан. Мәсәлән, «Зөя тарихы музее» — 2009 елдан башлап, элекке эшлекле очрашулар урыны булган комплекста (1838—1840 елларда төзелгән), «Елга музее» яңа корылган Зөя елга вокзалында урнашкан.
Тыюлыкта күп санлы борынгы рус архитектурасы, православие һәм тарих һәйкәлләре сакланган. Дәүләт сагында 37 мәдәни мирас объекты тора: аларның 19ы — федераль дәрәҗәдәге әһәмияткә ия, 18е — төбәк (Татарстан) дәрәҗәсендәге әһәмияткә ия. Музей фондында 33 398 саклау берәмлеге (24 129 берәмлек төп фондта һәм 9 269 берәмлек фәнни-ярдәмче фондта) исәпләнә (2014 елның 1 гыйнварына). 20 220 саклау берәмлеге — археология табылдыклары, 1 356 саклау берәмлеге — декоратив-гамәли сәнгать әйберләре, 1 134 саклау берәмлеге — нумизматика һ. б. экспонатлар. «Археология» тупланмасында Зөя елгасы ярында табылган һәм, югары дымлы климат булу сәбәпле, бүгенге көнгә кадәр сакланган күпсанлы чынаяк кирпеч, балчык эшләнмәләр, акча, агач һәм күн әйберләр тупланган. «Сәнгать» тупланмасында тормышлары һәм иҗатлары Зөя шәһәрчеге белән бәйле булган рәссамнарның дистә еллар дәвамында тапшырылып килгән эшләре урын алган.
- Зөя ныгытмасыннан Россия мәмләкәтенә кадәр
- Гаҗәеп утрау-шәһәрчекнең тарихи елъязмасы
- Зөя шәһәрчеге турында әкиятләр
- Зөя шәһәре тарихы битләреннән
«Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгы |
| Елга вокзалына төшүче урам
|
| Агачтан эшләнгән Троица чиркәве
|
| Зөя елга вокзалы. «Елга музее» да шунда
|
| «Зөя тарихы» музее
|
| Зөя утрау-шәһәрчеге ерактан күренеше
|
|