Хаҗибәй

(Xacibäy битеннән юнәлтелде)

Хаҗибәй (төр. Hacıbey), (яки Һаҗибәй) - Әдис култыгында бүгенге Әдис шәһәре урынында урнашкан татар шәһәре, б.э. XIV гасырыннан билгеле торак пункт, таш кирмән, кораблар, көймәләр порты.

Ладыженский Г. А., 1899 ел. Хаҗибәй.

Низаглашу чорында, Алтын Урда тәхетенә өчен сугышлар нәтиҗәсендә Хаҗибәй инде XV гасырда ук (башка гипотезалар буенча XVI гасырда гына) җимерелеп халкы күченеп бетә. Ә XVIII гасырда Госманлы империясе тарафыннан кире торгызыла.

Тарих үзгәртү

XIV гасырда Алтын Урдада Туктамыш ханы идарә иткән чорында Хаҗибәй таш кирмәне төзелгән. Татарлар Хаҗибәй кирмәнен Алтын Урданың әһәмиятле көнбатыш порты һәм сәүдә ноктасы буларак кулланганннар.

Низаглашу чорында Хаҗибәйдә качкан татар морзалары сыенганнар, соңрак ул Нугай урдасы бер үзәгенә әверелгән.

Татарча караш буенча Хаҗибәйне татарлар нигезләгән булып чыга һәм атамасы да Алтын Урда бәе (бәге) Хаҗига барып тоташа.

Витовт идарә иткән чорда Хаҗибәй кирмәне Бөек Литва кенәзлегенә күчә. Шуннан соң торак пунктны нигезләү турында ике караш килеп чыккандыр: татарныкы һәм литваныкы. Литвача караш буенча Хаҗибәй исеме литва магнаты Коцюб Якушинский (пол. Kocub Jakuszynski) атамасыннан чыккан дип уйланыла. Ул бу җирләр Литва Кенәзлегенә күчкәч монда крестьяннар күчергән дип фикерләнә.

Чыганаклар үзгәртү

  • Наталя Шушляннікова. Історіографічний нарис дослідження етнокультурних процесів на Херсонщині кінця XVIII—XX ст. // Науковий часопис НПУ імені М. П. Драгоманова. Серія № 6. Історичні науки: Зб. наукових праць. — Випуск 6. — К.: Вид-во НПУ імені М. П. Драгоманова, 2008. С. 124
  • Скальковский А. А. Первое тридцатилетие истории города Одессы 1793—1823. — Әдис: городская типография, 1837. — 296 с.