Тимур Сафин
Тимур Марсель улы Сафин (1992 елның 4 августы, Ташкәнт, Үзбәкстан ССР, ССРБ) — татар спортчысы, рапиралы фехтовальщик, рапирада командалар ярышларында Олимпия чемпионы (2016), ике тапкыр Европаның чемпионы, Олимпия уеннарында (2016) бакыр призёры. 2012 елдан Россия җыелма такымы әгъзасы. Россиянең атказанган спорт остасы[3].
Тимур Сафин | |
---|---|
Туган телдә исем | Тимур Марсель улы Сафин |
Туган | 4 август 1992 (32 яшь) Ташкәнт, Үзбәкстан |
Милләт | татар[1] |
Ватандашлыгы | Россия Федерациясе[2] |
Һөнәре | спортчы |
Бүләк һәм премияләре | Олимпия чемпионы |
Биография
үзгәртүТимур Сафин 1992 елның 4 августында Үзбәкстанның Ташкәнт шәһәрендә татар гаиләсендә туа[4], соңрак гаиләсе белән Россиягә күченә. Фехтование белән 1998 елда Фәрит Арсланов җитәкчелегендә шөгыльләнә башлый[5][6]. Фехтование буенча Россия җыелма командасы әгъзасы (2008), милли (2012). Россия Федерациясенең спорт остасы (2007), фехтование буенча Россиянең халыкара класслы спорт остасы (2012).
19 нчы номерлы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче (беренче тренеры — Ф. Я. Арсланов һәм В. В. Нәгыймов); 5 нче номерлы Республика спорт профиле интернат-мәктәбе (тренерлары — Л. Р. Грушина һәм Р. Р. Насыйбуллин).
2014 елда Башкорт физик культура институтын тәмамлый[7].
Уфа шәһәренең 19 нчы балалар-яшусмерлер спорт мәктәбе клубы, аннары ЦСКА командасы өчен чыгыш ясый.
Спорт казанышлары
үзгәртү- Олимпия уеннары 2016 — 1 нче урын (командалы), 3 нче урын (шәхси);
- Дөнья чемпионаты 2014 — 3 нче урын (шәхси);
- Дөнья кубогы этабы 2016 (Сан-Хосе) — 1 нче урын (шәхси);
- Европа чемпионаты 2016 — 1 нче урын (шәхси һәм командалы);
- Яшүсмерләр арасында дөнья беренчелеге 2012 — 1 нче урын (шәхси), 2 нче урын (командалы);
- Яшүсмерләр арасында Европа беренчелеге 2012 — 2 нче урын (командалы);
- Европа чемпионаты 2013 (U23) — 1 нче урын (шәхси һәм командалы);
- Россия чемпионаты 2014, 2015 — 1 нче урын (шәхси);
Бүләкләр
үзгәртү- Дуслык Ордены (2016 елның 25 августы) — Рио-де-Жанейро шәһәрендә (Бразилия) 2016 елгы XXXI Олимпия уеннарында югары спорт казанышлары, җиңүгә омтылыш һәм максатчанлык өчен[8].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ http://www.azatliq.org/a/27919205.html
- ↑ http://ranglisten.ophardt-team.org/biographien.asp?codenr=4810&lang=RU
- ↑ Наградные приказы — Министерство спорта Российской Федерации. әлеге чыганактан 2021-08-06 архивланды. 2021-03-20 тикшерелгән.
- ↑ «Не только башкиры, уже и узбеки тянут на себя!»: как у татар «отбирают» чемпионов Рио
- ↑ Тимур Сафин @ bashfencing.ru
- ↑ Сафин Тимур Марселевич. Федерация фехтования России. Проверено 29 марта 2019.
- ↑ Сафин Тимур Марселевич. Федерация Фехтования Республики Башкортостан. Проверено 29 марта 2019.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 25.08.2016 № 429 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
Сылтамалар
үзгәртү
Бу — спортчы яки тренер турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |