Татарстан суверенлыгы турында референдум
Татарстан суверенлыгы турында референдум — Татарстан Республикасы халкының Татарстанның дәүләт бәйсезлеге декларациясен яклау мәсьәләсенә багышланган референдум.
Дата | |||||||||||||||||||||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Урын |
Татарстан | ||||||||||||||||||||||||||||||
Тавыш бирү системасы |
Тавышлар күпчелеге | ||||||||||||||||||||||||||||||
Сорау |
Сез Татарстан Республикасының суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты буларак Россия, башка республикалар һәм дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы килешүләр нигезендә урнаштыруы белән килешәсезме? | ||||||||||||||||||||||||||||||
|
Референдум 1992 елның 21 мартында чит ил күзәтчеләре катнашында, Россия җитәкчелегенең каршылыгы шартларында уза. Референдум нәтиҗәләренә нигезләнеп республика үз суверенлыгы турында игълан итә.
Татарстан бәйсезлеген республика районнарында 75%, шәһәрләрдә 55% халык хуплады. Әмма Казанда референдум каршылыкка очрады. Башкала халкының 44% гына декларацияне яклады, ә Бөгелмә шәһәре халкының 32% гына “әйе” дип белдерде.[1]
Тарих
үзгәртү- 1990 елның 30 август — ТАССР Югары Шурасы депутатлары Татарстан суверенитеты турында декларациясен, республика исемен Татар Совет Социалистик Республика — Татарстан Республикасы буларак үзгәртү карарын кабул итә.
- 1991 елның 12 июнь — беренче Татарстан Президенты сайлаулары уздырыла.
- 1991 елның 29 ноябрь — ТАССР Югары Советы бүгенге Татарстан Республикасы байрагын кабул итә.
- 1991 елның 26 декабрь — ССРБ таркалуы нәтиҗәсендә, ТР Югары Шурасы Татарстан Республикасының Бәйсез Дәүләтләр Берлегенә аны нигезләүчеләр арасындаткергән әгъза-ил буларак керү декларациясен кабул итә.[2]
- 1992 елның 7 февраль — җөмһүрият исеме Татарстан Республикасы (Татарстан) буларак үзгәртеп корылган.[3].
- 1992 елның 21 март — Татарстан суверенитеты турында референдум үткәрелгән.
- Сез Татарстан Республикасының суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты буларак Россия, башка республикалар һәм дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы килешүләр нигезендә урнаштыруы белән килешәсезме? соравына тавыш бирүчеләрнең күпчелеге «әйе» дип җавап биргәннәр.[4]
Референдум 1992 елның 21 мартында чит ил күзәтчеләре катнашында, Россия җитәкчелегенең каршылыгы шартларында уза. Генераль прокуратураның “Избирательные участки 21 числа не открывать” дигән боерыгы чыккан иде. 16 прокурор, аларның ярдәмчеләре иң беренче кереп безнең прокурор: иртәгә бер сайлау участогы да ачылмаска тиеш, дип Татарстан прокуроры Антоновка ультиматум ясый. Аның урынбасары Мусин һәм шәһәрнең прокуроры Нәфиев Антоновка каршы төште. “Югары Советның карары бар. Без шуңа буйсынабыз”, диделәр. Икенче көнне бөтен сайлау урыннарында да ачылды. Читтән килгән журналистларның саны Россиянеке һәм Татарстанныкына караганда күбрәк булгандыр.
- 1992 елның 22 май — Югары Шурасы Татарстанның суверен дәүләт булуы турында карар кабул ителә.
- 1992 елның 30 ноябрь — Татарстан Конституциясе кабул ителә, Татарстан суверен дәүләт буларак игълан ителгән.[5]
- 1994 елның 15 февраль — “ Россия Федерациясе дәүләт хәкимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хәкимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм үзара вәкаләтләр алмашу турында” шартнамәгә кул куела, нәтиҗәдә республика РФ хокукый кырына кайта.[6]
- 2002 елның март ае — ТР Конституциясына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында ТР законы нигезендә ТР Конституциясенең РФ Конституциясына тәңгәлләштерелгән яңа редакциясе раслана.
Шулай ук карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Татар референдумы хәтердәме?
- ↑ Декларация о вхождении Республики Татарстан в Содружество Независимых Государств.
- ↑ Закон Республики Татарстан от 7 февраля 1992 года № 1413-XII «Об изменении наименования Татарской Советской Социалистической Республики и внесении соответствующих изменений в Конституцию (Основной Закон) Татарской ССР». әлеге чыганактан 2016-01-13 архивланды. 2016-03-22 тикшерелгән.
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 1999-10-23, retrieved 2014-08-26
- ↑ http://tatarstan.news-city.info/docs/sistemaa/dok_lertli.htm
- ↑ «Казанский Федералист»: Договор Российской Федерации и Республики Татарстан «О разграничении предметов ведения и взаимном делегировании полномочий между органами государственной власти Российской Федерации и органами государственной власти Республики Татарстан»
Сылтамалар
үзгәртү- Юныс Р. Татарстан референдумы/ Р. Юныс. ─ Казан:Татар.кит.нәшр.,2000. ─ 175 бит.
- Татар референдумы хәтердәме?