Таңсылу Карамыш
Таңсылу Карамыш (псевдоним, чын исеме Таңсылу Фаяз кызы Мәхмүтова, баш. Таңһылыу Ҡарамыш,Таңһылыу Фаяз ҡыҙы Мәхмүтова) – язучы. БР атказанган мәдәният хезмәткәре (2001).
Таңсылу Карамыш Таңһылыу Ҡарамыш | |
---|---|
Файл:Т.Карамыш.jpg Таңсылу Карамыш | |
Тугач бирелгән исеме: | Таңсылу Фаяз кызы Мәхмүтова |
Туу датасы: | 3 март 1948 (76 яшь) |
Туу урыны: | Бөрҗән районы, Байназар авылы |
Ватандашлык: | ССРБ→ Россия |
Эшчәнлек төре: | язучы |
Иҗат итү еллары: | 1981-хәзергәчә |
Юнәлеш: | поэзия |
Жанр: | шигырь |
Иҗат итү теле: | башкорт теле |
Дебют: | «Чакыр мине» (1981) |
Премияләр: | Рәми Гарипов премиясе (1993) Г.Сәләм премиясе |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1948 елның 3 мартында Бөрҗән районы Байназар авылында туган. XX гасыр башы күренекле җәмәгать эшлеклеләре бертуган Карамышевлар нәселеннән.[1] Уфада 1- санлы интернат-мәктәпне, дәүләт университетын (1971), фирка өлкә комитеты каршындагы кадрларны камилләштерү курсларын (1984) тәмамлый.
1971-1998 елларда республика матбугатында: «Башҡортостан ҡыҙы» (1971), «Ағиҙел» (1982-1989), «Шоңҡар» (1994-1997, баш мөхәррир) журналларында, «Башҡортостан пионеры», «Ленинсы» газеталарында эшли. Уфада тарих, тел һәм әдәбият институтында (1972-1977), Зәйнәп Биишева исемендәге китап нәшриятында (1992-1994), радиотелекомитетта (1998-2003) хезмәт итә. Шәхси эшмәкәр була.[2] «Урал» милли үзәге җаваплы сәркатибе.[3]
Иҗаты
үзгәртүБеренче китабы – «Чакыр мине» (1981). «Яшьтәшләрем» (1988), «Кочагыңа ал, тормыш» (1985), «Гөлләмә» (1993), «Күңел догалары», «Мәңгелек сәяхәт» шигырь җыентыклары авторы.
- Шигырьләре «Башкортстан поэзиясе антологиясе»нә (2007) кертелгән.[4]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- БР атказанган мәдәният хезмәткәре (2001)
- Рәми Гарипов премиясе (1993)
- Г. Сәләм премиясе
ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1984)
Әдәбият
үзгәртүР. Бикбаев, А. Юлдашбаев. «Антология поэзии Башкортостана». Уфа, 2007.(рус.)
Чыганаклар
үзгәртүСовет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988 (башк.)
Сылтамалар
үзгәртү- Башкортстан (белешмәлек)(рус.)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Башкортстан (белешмәлек)(рус.), archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2021-08-11
- ↑ Контрагент сайтында
- ↑ Башинформ
- ↑ Мир книг сайты