Руслан Нуретдинов (1991)

Үзбәкстан атлеты
(Ruslan Nuretdinov битеннән юнәлтелде)

Руслан Шамил улы Нуретдинов (1991 елның 24 ноябре, Әндиҗан, Үзбәкстан ССР, ССРБ) — татар милләтеннән булган Үзбәкстан авыр атлеты. 105 кг кадәрге авырлык категориясендә чыгыш ясый. XXXI Җәйге Олимпия уеннары (Рио-де-Жанейро, 2016) чемпионы.

Руслан Нуретдинов
Туган телдә исем Руслан Шамил улы Нуретдинов
Туган 24 ноябрь 1991(1991-11-24) (32 яшь)
Әндиҗан, Үзбәкстан
Милләт татар
Ватандашлыгы Үзбәкстан
Һөнәре спортчы (авыр атлет)
Бүләк һәм премияләре Олимпия чемпионы

 Руслан Нуретдинов Викиҗыентыкта

Үзбәкстан президенты Ислам Кәримов фәрманы белән «Үзбәкстан горурлыгы» «үзб. Ўзбекистон ифтихори» мактаулы исеме бирелгән[1].

Биография үзгәртү

Руслан Шамил һәм Гөлчәһрә Нуретдиновлар гаиләсендә туа. Әтисе — шофёр, әнисе — табиб[2]. Милләте буенча татар[3].

Польшада узган 2013 елгы Дөнья чемпионатында Руслан беренче тапкыр дөнья чемпионы була, ыргылып күтәрүдә (190 кг) һәм этәреп күтәрүдә (235 кг) җиңү яулый. Ике төр ярыш суммасында, 425 кг нәтиҗә белән, зур алтын медаль ала.

2014 елда Алматы шәһәрендә узган Дөнья чемпионатында, Казакъстан һәм Россия спортчылары белән беренче урын өчен көрәштә, этәреп күтәрүдә дөнья рекордын (239 кг) яңарта. Соңрак россияле Давид Беджанян югары дөнья рекордын кайтара — 240 кг, Казакъстан спортчысы Илья Ильин этеп күтәрүдә соңгы дөнья рекордын куя — 242 кг. Нуретдинов ыргылып күтәрүдә беренче (193 кг), этәреп күтәрүдә өченче (239 кг) һәм ике төр ярыш суммасында (432 кг) икенче урынны яулый.

2016 елда Рио-де-Жанейрода үткән Олимпия уеннарында Нуретдинов ыргылып күтәрүдә (194 кг) җиңә, этәреп күтәрүдә Олимпия рекордын куя (237 кг) һәм ике төр ярыш суммасында (431 кг) зур аерма белән зур алтын медаль яулый.

2018 елның 22 декабрендә IWF матбугат хезмәте 2012 елда Лондонда узган Олимпия уеннарында спортчының допинг-пробасын яңадан тикшерү нәтиҗәләрен бастырып чыгара. Спортчының пробасында туринабол[4] табыла һәм ул вакытлыча ярышлардан читләштерелә[5].

2019 елның май ахырында Спорт Арбитраж суды Руслан Нуретдиновны 2012 елгы Олимпия уеннарында допингка каршы кагыйдәләрне бозуда гаепле дип таный. Спортчының Олимпия казанышлары, шул исәптән баллары да, юкка чыгарылачак, медальләре алыначак[6].

Спорт казанышлары үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү