Канатлы ракета

(Qanatlı raketa битеннән юнәлтелде)

Канатлы ракета - бер тапкыр җибәрү өчен пилотсыз очу аппараты, аның очыш юлы канатның аэродинамик күтәрү көче, йөрткечнең тарту көче һәм авырлык көче белән билгеләнә.

Россиянең заманча канатлы ракетасы "Калибр"
АКШның заманча канатлы ракетасы "Томаһавк"
Россия "Калибр" һәм "Бастион" канатлы ракеталары белән Сүриядә террористик объектларны тидерә, 15.11.2016

Кайчандыр интихарчы-пилотлар белән идарә ителгән очу аппаратлары да булган.

Элек очкыч сыман канатлы ракета - очкыч-снаряд дип аталган, хәзер бу атама искергән.

Бүтән ракета төрләре белән чагыштыру үзгәртү

Яхшы сыйфатлары үзгәртү

  • Ракетаның очыш юлын үзгәртеп була һәм һава һөҗүменә каршы саклану чарасына кыенлыклар тудыра.
  • Кече биеклектә очу һәм рельефны читләтеп үтү мөмкинлеге
  • Заманча канатлы ракеталар югары төгәллек белән тәмекләрне тидерә ала.

Начар сыйфатлары үзгәртү

  • Чагыштырмача кече тизлеге (тавыш тизлеге якынча - 1152 км/сәг)
  • Югары бәясе
  • Шартлау корылмаларының чагыштырмача кече егәрлеге (атом-төшнекеннән тыш)

Төрләр үзгәртү

Иң егәрлекле һәм танылган канатлы ракеталар: Россиянең «Калибр» һәм АКШның Томаһавк ракеталары.

Россиядә шулай ук Термит, Москит, Аметист, Малахит, Базальт, Гранит (корабларга каршы ракета), Оникс, Вулкан, Уран, Гранат, Калибр.

Хәзер канатлы ракеталар корабларда, катерларда, су асты көймәләрендә урнаштырыла. 2015 елда Россия Каспий диңгезеннән Яшел Үзәндә ясалган кораблардан "Калибр" канатлы ракеталары белән Сүриядәге ИГИЛ көчләрен тидергән.

Сылтамалар үзгәртү

  • Крылатая ракета // «К-22» — Линейный крейсер / [под общ. ред. Н. В. Огаркова]. — М. : Военное изд-во М-ва обороны СССР, 1979. — (Советская военная энциклопедия : [в 8 т.] ; 1976—1980, т. 4).
  • Werrell, Kenneth P. The Evolution of the Cruise Missile. — Maxwell Air Force Base, Alabama: Air University Press, 1985. — 289 с.
  • Краснов А., Бессарабов Н. Применение крылатых ракет и борьба с ними истребителей ПВО (рус.) // Зарубежное военное обозрение. — М., 1995. — № 6. — С. 30-33. — ISSN 0134-921X.