Прагматизм

(Pragmatizm битеннән юнәлтелде)

Прагматизмпрактиканы (тәҗрибәне) төп методологик принцип итеп караучы һәм төрле теорияләр һәм тәгълиматларның гамәли нәтиҗәлелеге аларның дөреслегенең төп критерие дип өйрәтүче фәлсәфи агым.

Прагматизмның иң мөһим идеяләре 19 гасыр ахырында АКШта барлыкка киләләр, ләкин фәлсәфи агым буларак ул шул ук Америкада һәм Европада 20 гасырның беренче яртысында гына төзелә. Өстәвенә, АКШта 1930-елларда прагматизм рәсми философия дәрәҗәсендә тора.

Бу агымга нигез салучы – Чарльз Пейс (18391914), аның үсешенә әһәмиятле өлеш кертүчеләр – Уильям Джемс (18421910) һәм Джон Дьюи (18591952), соңгысы прагматизмның үз төренинструментализмны барлыкка китерә.

Фәлсәфи карашлар үзгәртү

19 гасыр ахыры – 20 йөз башында үтә абстракт һәм тормыштан аерылган идеалистик өйрәтмәләр киң таралган була. Нәкъ менә аларны Европа һәм Төньяк Америка университетларында укытканнар. Прагматизм исә фәлсәфәне яңарту буенча үз “программасынтәкъдим итә, аның нигезендә фәлсәфә кеше алдында килеп чыгучы аеруча авыр проблемнарны хәл итү чараларын табу ысулы булырга тиеш.

Кеше яши торган хакыйкый дөнья кеше үз тәҗрибәсендә сизә, аңлый торган нәрсә дип, ә кешенең тормышы – кешенең аңында баручы “тәэсирләр агымы” дип аңлатыла. Моннан чыгып, тышкы дөнья белән бәйле бөтен фәлсәфи һәм фәнни проблематика, үз үзенчәлекләре һәм кануннары белән бергә, яраксыз дип табыла. Дөньяның барлыкка килүе дә, аның яшәеш кагыйдәләре дә кирәк түгел, бары тышкы дөньяның безгә йогынтысы һәм кеше үзенә кирәк нәтиҗәгә ирешер өчен эшләргә тиешле гамәлләр генә мөһим.

Әдәбият үзгәртү

  • Франк С.Л. Прагматизм как гносеологическое учение. — В сб.: Новые идеи в философии. СПб, 1913, сб. 7, с. 115—157.
  • Мельвиль Ю. К. Чарльз Пирс и прагматизм. М., 1968.
  • Кирющенко В.В. Язык и знак в прагматизме. СПб.: Издательство Европейского университета в Санкт-Петербурге, 2008. — 199 с. — ISBN 978-5-94380-069-6.
  • Baldwin, James Mark (ed., 1901—1905), Dictionary of Philosophy and Psychology, 3 volumes in 4, Macmillan, New York, NY.
  • Dewey, John (1900—1901), Lectures on Ethics 1900—1901, Donald F. Koch (ed.), Southern Illinois University Press, Carbondale and Edwardsville, IL, 1991.
  • Dewey, John (1910), How We Think, D.C. Heath, Lexington, MA, 1910. Reprinted, Prometheus Books, Buffalo, NY, 1991.