Октавиан Август

(Oktavian Avgust битеннән юнәлтелде)

Гай Ю́лий Це́зарь А́вгуст (tat. lat. Gay Yuliy Tsezar Avgust(үле сылтама), лат. Gaius Iulius Caesar Augustus [ˈɡaː.i.us ˈjuːli.us ˈkaɪsar], туганда Гай Октавий Фурин, Gaius Octavius Thurinus) – Борынгы Рим дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, беренче Рим императоры, принципатны нигезләүче (Imperator Caesar Augustus 27 елдан), Цезарьнең сеңлесенең оныгы, Цезарь васыяте буенча уллыкка алынган.

Октавиан Август
Туган телдә исем GAIUS IULIUS CAESAR OCTAVIANUS
Туган 16 гыйнвар БЭК 27 (-027-01-16)
Рим
Үлгән 19 август 14(0014-08-19) (41 яшь)
Рим
Күмү урыны Август мавзолее[d]
Ватандашлыгы Рим
Һөнәре беренче Рим императоры
Җефет Клодия Пульхра[d][1][1], Скрибония[d][2][1][1][…] һәм Ливия Друзилла[d][3][4]
Өйдәш Salvia Titisenia[d]
Балалар Юлия Старшая[d][5][6][1][…], Гай Юлий Цезарь Випсаниан[d], Луций Юлий Цезарь Випсаниан[d], Тиберий[d] һәм Марк Випсаний Агриппа Постум[d]
Ата-ана
  • Гай Октавий (әти)
  • Атия Бальба Цезония (әни)
Кардәшләр Октавия Младшая[d][1][1] һәм Октавия Старшая[d]
Хәрби дәрәҗә император[d]

 Октавиан Август Викиҗыентыкта

Октавиан Август - беренче Рим императоры, Афина музее

Принципатка (Беренче иртә империя) кадәр күп тапкыр консул, трибун, цензор, Олы пантифик булып эшләгән.

Август үлгәнче тулы титулы - Imperator Caesar Divi filius Augustus, Pontifex Maximus, Consul XIII, Imperator XXI, Tribuniciae potestatis XXXVII, Pater Patriae (Император һәм бүтән).

Чыгыш үзгәртү

Октавиан әтисе Гай Октавий - бай плебей нәселеннән, "җайдак" катлавыннан килеп чыккан, Цезарь Октавианның әтисенә патриций титулын биргән. Әнисе - Атия - Цезарьнең сеңлесенең кызы.

Тарих үзгәртү

Цезарь үтергәннән соң Октавиан Цезарьнең васыятен алган, аның буенча Октавиан - баш Цезарьнең мирасчысы булып чыккан. Октавиан Цезарьне үтергәне өчен үч алырга вәгъдә биргән.

Ләкин Рим хакимлеге өчен каты көрәш башланган. Танылган Рим сәясәтчесе Цицерон башта Октавианны бик яклаган.

Икенче триумвират үзгәртү

Октавиан башта Марк Антоний һәм Марк Лепид бергә икенче триувиратны оештыра. Шул ярдәме белән Октавиан Цезарьнең үтерүчеләрен юк иткән: эзәрләкләүләр нәтиҗәсендә 300 сенатор һәм 2000 җайдак үтерелгән.

Марк Антоний - икенче триумвират әгъзасы - Цицеронны проскрипция исемлегенә керткәнен таләп иткән. Һәм Октавинның булышчысы - күренекле ораторны Цицеронны Марк Антоний боерык буенча үтерелгән.

Антоний һәм Клеопатра белән бәрелеш үзгәртү

Соңрак икенче триумвират таркалган, Октавиан һәм Антоний арасында бәрелеш башланган.

27 елда Октавиан берләшкән Антоний-Клеопатра гаскәрләрен җиңгән, Антоний һәм Клеопатра үз-үзенне үтергән (Антоний кылыч өстенә сикергән, Клеопатра агулы елан тешләгәннән соң үлгән).

Җиңү - Принципат үзгәртү

Октавиан Антоний өстеннән җиңгәннән соң һәм Мисырны буйсындырганнан соң иртә Рим империясе яки Принципат чоры башланган.

Октавиан Август беренче Рим императоры булып нигезле империя тәртипләрне үткәргән.

Октавиан Август киңәшчеләре - Агриппа һәм Меценат булган, аларның йогынтысы сәбәпле әдәбият һәм сәнгать "Рим Алтын гасыры" башланган (Вергилий, Гораций, Овидий, Тибулл, Проперций, Тит Ливий иҗаты).

Октавиан Август 10 ел үлгәнче үзенең мирасчысын сайлаган - Тиберийны уллыкка алган. Октавиан Август үлгәннән соң Тиберий - икенче Рим императоры булган.

Моны да карагыз үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Машкин Н. А. Принципат Августа. Происхождение и социальная сущность. — М., Л.: Издательство Академии наук СССР, 1949. — 688 стр.
  • Шифман И. Ш. Цезарь Август. — Ленинград: «Наука». 1990 — ISBN 5-02-027288-4
  • Шаховская Л. Д. Молодость Цезаря Октавиана Августа. — М.: Кром, 1994 — ISBN 5-7119-0076-5
  • Парфенов В. Н. Император Цезарь Август. Армия. Война. Политика. — М.: Алетейя. 2001 — ISBN 5-89329-396-7
  • Кравчук Александр. Император Август. — М.: Радуга, 1994. — 288 стр. — (Серия «Исторический роман»).
  • Неродо Жан-Пьер. Август. — М.: Молодая гвардия, 2003. — 352 стр. — ISBN 5-235-02564-4 — (Серия «Жизнь замечательных людей»).
  • Холланд Ричард. Октавиан Август. Крестный отец Европы. — М., СПб.: АСТ, Астрель, 2010. — 352 стр. — ISBN 978-5-17-068217-1, 978-5-271-30472-9 — (Серия «Историческая библиотека»).
  • Петряков А. Великие Цезари. Творцы Римской Империи. — М., СПб.: Яуза, Эксмо, 2011. — 576 стр. — 3000 экз. — ISBN 978-5-699-48038-8 — Серия: Гении власти
  • Bleicken, Jochen (1998). Augustus. Eine Biographie. Berlin.
  • Galinsky, Karl. Augustan Culture. Princeton, NJ: Princeton University Press, 1998 (paperback, ISBN 0-691-05890-3).
  • Lewis, P. R. and G. D. B. Jones, Roman gold-mining in north-west Spain, Journal of Roman Studies 60 (1970): 169-85


  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 Digital Prosopography of the Roman Republic
  2. Scheid J. Scribonia Caesaris et les Cornelii Lentuli // Bulletin de correspondance helléniqueAthènes: École française d'Athènes, 1976. — ISSN 0007-4217; 2241-0104doi:10.3406/BCH.1976.2060
  3. Любкер Ф. Livii // Реальный словарь классических древностей по Любкеру / мөхәррир Ф. Ф. Зелинский, А. И. Георгиевский, М. С. Куторга et al. — СПб: Общество классической филологии и педагогики, 1885.
  4. Любкер Ф. Octavianus // Реальный словарь классических древностей по Любкеру / мөхәррир Ф. Ф. Зелинский, А. И. Георгиевский, М. С. Куторга et al. — СПб: Общество классической филологии и педагогики, 1885.
  5. Julia the Elder // Энциклопедический словарьСПб: Брокгауз — Ефрон, 1904.
  6. Любкер Ф. Octavii // Реальный словарь классических древностей по Любкеру / мөхәррир Ф. Ф. Зелинский, А. И. Георгиевский, М. С. Куторга et al. — СПб: Общество классической филологии и педагогики, 1885.