Мельбурн

(Melburn битеннән юнәлтелде)

Ме́льбурн (ингл. Melbourne /ˈmɛlbə(r)n/, шулай ук [ˈmælbən, —bn̩]) — зурлыгы буенча Австралиянең икенче шәһәре, Виктория штаты үзәге.

Мельбурн
Карта
Ил Австралия
Штат Виктория
Координатлар 37°48'51"кн, 144°57'47"кнч
Нигезләнгән 1835
Мәйдан 8806 км²
Климат уртача
Халык саны 3 806 092 кеше
Халык тыгызлыгы 432 кеше/км²
Телефон коды 0370, 0371, 0372, 0374, 0376, 0377, 0378, 0379, 0383, 0385, 0386, 0390, 0391, 0392, 0393, 0394, 0395, 0396, 0398, 0399
Рәсми сайт melbourne.vic.gov.au/
Кардәш шәһәрләр Милан[1]

Шәһәр илнең мәдәни, икътисадый, сәнәгый мәркәзләренең берсе. Мельбурнны шулай ук дәүләтнең «мәдәни һәм спорт башкаласы» дип атыйлар. Шулай ук шәһәр архитектура үзенчәлекләре белән мәшһүр.

2015 елда чыккан Economist Intelligence Unit (EIU) тикшеренү төркеме дөньяда яшәү өчен иң уңайлы шәһәрләр исемлегендә беренче урынга Мельбурнны куйды. Беренчелекне шәһәр 5 еш рәттән тота[2].

Халкы күпмилләтле (180ләп милләт вәкиле) булган бу шәһәр паркларга һәм бакчаларга күмелгән. Аны хәтта бакча-шәһәр дип тә атыйлар. Мәдәни чаралар да монда бик еш уздырыла, спорт та шәһәрдә әһәмиятле урын били. Каланың архитектур күренеше викториан һәм заманча биналар синтезын чагылдыра.

Шул ук вакытта Мельбурн дөньяның иң кыйбат шәһәрләре исемлегендә 36нчы урында. Аеруча монда торак бәяләре югары икән.

Тарих үзгәртү

1956 елның 22 ноябрендә Мельбурнда XVI Олимпия уеннары башлана.

Танылган шәхесләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү