Людмила Зыкина

совет һәм рус җырчысы. Социалистик Хезмәт Каһарманы, ССРБ халык артисты
(Lüdmila Zıkina битеннән юнәлтелде)

Людми́ла Гео́ргий кызы Зы́кина — (1929 елның 10 июне, Мәскәү — 2009 елның 1 июле, Мәскәү) — совет һәм рус җырчысы. Социалистик Хезмәт Каһарманы (1987), ССРБ халык артисты (1973). Ленин премиясенә (1970) һәм РСФСРның М. И. Глинка исемендәге премиясенә (1983), ике Ленин орденына (1979, 1987) ия. «Россия» Дәүләт академик рус халык ансамбленең художество җитәкчесе һәм солисты (1977—2009).

Людмила Зыкина
Туган телдә исем Людмила Георгий кызы Зыкина
Туган 10 июнь 1929(1929-06-10)
Мәскәү
Үлгән 1 июль 2009(2009-07-01) (80 яшь)
Мәскәү, Россия
Үлем сәбәбе миокард инфаркты
Күмү урыны Новодевичье зираты[d]
Милләт рус
Ватандашлыгы Россия
Әлма-матер М.М. Ипполитов-Иванов исемендәге дәүләт музыкаль-педагогика институты[d] һәм Российская академия музыки имени Гнесиных[d]
Һөнәре җырчы

 Людмила Зыкина Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

 
Людмила Зыкина
Корея Халык Демократик Республикасында гастрольләрдә. Пхеньян, 1994 ел

Людмила Зыкина 1929 елның 10 июнендә Мәскәүдә эшче гаиләсендә туган.

Бала чактан сәхнәләрдә үзешмәкәр чыгышлар ясый, гитарада һәм баянда уйный.

1942 елга тиклем Эшче яшьләр мәктәбендә укый. Бөек Ватан сугышы елларында Серго Орджоникидзе исемендәге Мәскәү станоклар җитештерү заводында токарь булып эшли. Сугыштан соң А. В. Вишневский исемендәге хәрби-клиник госпиталендә санитарка, арытабан — Кащенко исемендәге 1нче Мәскәү психиатрия больницасында тегүче булып эшли. Лётчик булырга хыяллана.

1947 елда яшь башкаручыларның Бөтен Россия конкурсында уңышлы катнашып, иҗат юлын башлый. М. Е. Пятницкий исемендәге Дәүләт академик халык хорына эшкә алына. Конкурста бер урынга 1500 кеше була, комиссия өч егетне һәм бер кызны — Людмиланы сайлый[1].

1949 елда, әнисенең үлеменнән соң, кызның тавышы югала, хордан китә, Беренче өлгеле типографиядә хезмәт итә[2], ләкин ике елдан Бөтенсоюз радиосының рус җыры хоры артисты булып таныла.

1960 елдан — Москонцерт солисты.

1969 елда М. Ипполитов-Иванов исемендәге Мәскәү музыкаль училищесын (хәзер М. М. Ипполитов-Иванов исемендәге Дәүләт музыка-педагогика училищесы) (Е. К. Гедеванова классы), ә 1977 елда — Гнесиннар исемендәге Дәүләт музыка-педагогика институтын (хәзер Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясе) тәмамлый[3]. Нина Константиновна Мешконы үзенең укытучысы дип саный[4].

1977 елда «Россия» Дәүләт академик рус халык ансамблен оештыра һәм гомере буе аның солисты һәм художество җитәкчесе була.

Россиядән башка, ССРБнең барча республикаларында һәм дөньянең бик күп илләрендә зур танылу яулый.

Мәскәү дәүләт мәдәният институтында («Халык хоры» кафедрасы доценты һәм профессоры), Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясендә укыта. Аның укучыларының күпчелеге халыкара һәм русия конкурслары лауреатлары, атказанган артистлар һәм педагоглар булып китте. Л. Зыкина еш кына илелебездә һәм чит илләрдә узгарылган төрле кимәлдәге фестивальләр һәм конкурсларга жюри әгъзасы итер чакырыла.

Җырчының тавышы — тулы яңгыравыклы, йомшак һәм тембрлы меццо-сопрано. Гомере буена, башта хорда, соңыннан ялгыз башкаруда, халык стилендә җырлады. Аның танылуына рус халык җырлары гына түгел, халык җырларына стильләштереп язылган композиторлар Марк Фрадкин, Григорий Пономаренко, Александр Аверкиннарның зур булмаган касаба һәм эшче төбәкләр совет җырлары һәм Л. Зыкина өчен генә Александр Иванович Гадалов сүзләренә Виктор Темнов һәм Н. Поликарпов язган беренче соло җырлар: «Глазки кари мне моргали» һәм «Не спалось мне ночкой долгой» ярдәм итә. ССРБ биләмәләрендә һәм аның чикләренән тыш җырчының үзенчәлекле танылу визит карточкасы булган җыр — данлыклы «Течёт река Волга» .

Җырчы озак еллар дәвамында шикәр диабеты белән чирләде, 2007 елда бот буыннарын алмаштыру буенча авыр операция үткәрде. Диабет аркасында йөрәк-бөер җитешмәүчәнлек чире үсеште.[5][6], вафатыннан берничә көн алдарак киске йөрәк сумите инфарктын кичереп, 2009 елның 1 июлендә вафат була.

Шәхси тормышы үзгәртү

  • 50нче елларда Александр Аверкин белән яши.[7][8].
  • Зыкинаның дүртенче ире — Гридин Виктор Фёдорович (1943—1997), виртуоз баянчы, композитор, дирижёр, РСФСРның халык артисты (1987), аның белән 17 ел яшиләр[9][10].
 
Җырчының 80 яшен билгәләү

Өстәмә фактлар үзгәртү

 
Россия почта маркасы, 2011 ел Калып:ЦФА/Михель.
  • М. Пятницкий исемендәге хорда җырлаганда, Кремлдәге концерттн соң, Югары Башкомандующий И. В. Сталин яраткан ансамбле белән фотога төшкән чагында очраклы рәвештә яшь солист Л. Зыкина янәшәсенә баса һәм алар танышып китә. Л. И. Брежнев һәм Н. С. Хрущёв белән яхшы мөнәсәбәттә була.
  • Л. Зыкина Е.А. Фурцева белән бергә мунсага йөрергә яратканнар. Министрның вафаты алдыннан да алар мунса керә. Л. Зыкина юлга әзерләнергә тиеш була, ә Е. Фурцева Кече театрның юбилей банкетына бара. Икенче көндә җырчы Горький шәһәренә китә, ә көндез аңа әхирәтенең үлеме турында хәбәр итәләр. Л. Зыкина кичектермисә Мәскәүгә кайта[2].
  • 1991 елда җырчы, башка сәясмәннәр һәм мәдәният эшлеклеләре белән, «Совет Россиясе» газетасында басылып чыккан Михаил Сергеевич Горбачёв һәм Борис Николаевич Ельцин алып барган курсны тәнкыйтьләгән «Халыкка сүз» мөрәҗәгатенә ҡул ҡуя.
  • Людмила Зыкина төбәк хәйрия җәмәгать фонды бар, 2001 елдан бирле аның директоры Михаил Кизин.
  • 2006 елда «Гасыр автографы» сериясеннән икенче китапны әзерләүдә һәм басып чыгаруда катнашты. Ярты ел эчендә җырчы киләсе буыннарга үзенең мөрәҗәгатьләре язылган 250 бит бастыра.
  • Л. Зыкина дөньяның 92 илендә гастрольләрдә була[11][12].
  • «Пежо»да йөрергә теләсәм дә, гомеремнең күп өлешен «Волга»да йөрдем, ди җырчы. Җырчының «Мерседес»ы да була, әмма аны урлыйлар[13].
  • Гомеренең соңгы елларында «Россия» ансамбле солисты, баритон тавышлы җырчы, Россиянең халык артисты М. Кизин Л. Зыкинаның якын дусты һәм укучысы була.
  • 2011 елда Л. Зыкинага арналган почта маркасы басыла.
  • 2012 елның 3 мартында җырчының варисы, туганының улы Сергей Зыкин «Гелос» аукцион йорты аша җырчының ювелир әйберләрен сатырга куя[14]. Нижняя оценка представленных 25 украшений составила 11 миллионов рублей, а итоговые суммы продаж превысили 31 миллион рублей[15]. Как сообщалось, все вырученные от продажи украшений средства должны были пойти на увековечение памяти певицы. Но по жалобе родственников результаты торгов были аннулированы и драгоценности вернулись С. Зыкину, который позже исчез[16].
  • Россия Гохраны Алмаз фондында сакланган 51 карат авырлыгындагы алмазга 1999 елда Людмила Зыкина исеме бирелә[17].

Дискографиясе үзгәртү

Л. Зыкина җырлары язылган пластинкаларның гомуми тиражы 6 000 000 экземплярдан күберәк[18]

CD үзгәртү

  • Течёт река Волга, Союз (лейбл), 1996 елда Иҗатының 50 еллыгына чыгарылды.
  • А любовь всё жива, Мелодия фирмасы, 1996 ел.
  • Любовь моя, моя Россия (Людмила Зыкина, Виктор Гридин, Владимир Красноярцев, «Россия» ансамбле), Great Hall (лейбл), 2000 г.
  • Grand Collection. Людмила Зыкина, Квадро-Диск, 2003 г.
  • Я люблю Вас… Людмила Зыкина. Антология вокального искусства. Коллекция на 20 дисках. Региональный благотворительный общественный фонд «Фонд Людмилы Зыкиной», 2004 г.
  • Великие исполнители России XX века. Людмила Зыкина, диск 1, 2, Moroz Records, 2004 г.
  • Людмила Зыкина. Любимые песни, Парк-Рекордз, 2004 г.
  • Отчалившая Русь (Людмила Зыкина, Михаил Кизин, ГАРНА «Россия»), Парк-Рекордз, 2004 г.
  • Людмила Зыкина. 60 лет Победы, Парк-Рекордз, 2005 г.
  • О, мой Бог… (Людмила Зыкина, ГАРНА «Россия», Михаил Кизин), Парк-Рекордз, 2005 г.
  • 100 русских народных песен (Людмила Зыкина, ГАРНА «Россия»), часть 1, 2, Мистерия Звука, 2005 г.
  • Серия «MP3 Коллекция. Антология вокального искусства». Людмила Зыкина, CD 1, 2, 3, 4, Российское авторское общество (РАО), Первое Музыкальное Издательство, РМГ Рекордз, 2006 г.
  • Людмила Зыкина. Русские народные песни, часть 1, 2, ООО «Бомба Мьюзик», 2007 г.

Җыр репертуары үзгәртү

Җырчы репертуарында 2 меңнән артык рус халык җырлары, хәзерге заман композиторлары, рус романслары, шулай уҡ дөнья халыклары җырлары бар иде[19][20]. Җырчылар Юлиан, Марк Алмонд, Николай Расторгуев, М. Кизин белән дуэтта җырлады. 1968 елда Родион Щедринның «Поэтория»сында вокал партия башкарды. 1970 юбилей елында Р. Щедринның тагы бер әсәрен — «Ленин в сердце народном» ораторииясен башкаруда катнашты. Бу әсәр ССРБнең Дәүләт премиясенә лаек булды. Моннан тыш, җырчы төрле елларда: «Тебе, женщина», «Вам, ветераны», «Вечер русской песни и романса», «Русские народные песни», «Героям космоса посвящается», «Лишь ты смогла, моя Россия» тематик концерт программаларын һәм бик күп башкаларын халыкка җиткерде.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

  • Бурят АССРының атказанган артисты (1963)[21].
  • РСФСРның атказанган артисты (14 октябрь, 1963)[22].
  • РСФСРның халык артисты (22 август, 1968 й.)[23]
  • ССРБнең халык артисты (30 март, 1973 й.)[24]
  • Азәрбайҗан ССР-ның халык артисты (1973)
  • Удмуртиянең АССР-ның халык артисты (1974)
  • Үзбәк ССР-ның халык артисты (1980)
  • Сулица Республикасының халык артисты (1997)[25][26]
  • Ырынбур дәүләт университетының мактаулы профессоры (1998)
  • Ленинград дәүләт мәйдан университетының мактаулы профессоры (1999)
  • Краснодар мәдәният академиясенең гуманитар фәннәр академигы (хәзер Краснодар дәүләт мәдәният институты) (2000)
  • Мәскәү дәүләт университетының мактаулы профессоры (2002)
  • Атказанган орджоникидзеле
  • Мактаулы матрос.

Россия Федерациясе һәм ССРБ дәүләт бүләкләре үзгәртү

 
Россия Президенты Борис Ельцин Людмила Зыкинага орден III дәрәҗә «За заслуги перед Отечеством» орденын тапшыра. 1997 ел, 27 март.
 
Россия Президенты Владимир Путин Людмила Зыкинага Андрей Первозванный Изге апостол ордены тапшыра. 2004 елның 15 июне
  • Социалистик Хезмәт Каһарманы (1987 ел, 4 сентябрь) — совет музыкаль сәнгате үсешендә зур казаныштары өчен[27]
  • Андрей Первозванный Изге апостол ордены (12 июнь, 2004 ел)Орден Святого апостола Андрея Первозванного (12 июня 2004 года)[28]
  • I дәрәҗә «Ватан алдында казанышлары өчен» ордены (10 июнь, 2009 ел) [29]
  • II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлары өчен» ордены (10 июнь, 1999 ел)[30]
  • III дәрәҗә «Ватан алдында казанышлары өчен» ордены (25 март, 1997 ел)[31]
  • Ленин ордены (8 июнь, 1979 ел)[32], (4 сентябрь, 1987 ел)
  • «Почёт Билдәһе» ордены (27 октябрь, 1967 й.)Орден «Знак Почёта» (27 октября 1967 года) [33]
  • М«1941-1945 ее. Бөек Ватан сугышында мактаулы эшчәнлеге өчен» медале (1945)
  • «Мәскәүне обороналаган өчен» медале[34]
  • юбилей медалләре, хөкүмәт дан кәгазьләре
  • Ленин премиясе (9 апрель, 1970 ел)[35]
  • РСФСРның М И. Глинка исемендәге Дәүләт премиясе (14 декабрь, 1983 ел)[36]

Призлары һәм премияләре үзгәртү

  • Лауреат VI Всемирного фестиваля молодёжи и студентов (Москва, 1957)
  • Лауреат конкурса на лучшее исполнение произведений о Советской Армии и Флоте (1958)
  • Победительница Всероссийского конкурса артистов эстрады (1960)
  • Приз на Международной ярмарке грамзаписи и музыкальных изданий (MIDEM) в Каннах — за наибольший тираж пластинок, пропагандирующих народную музыку (1968)
  • «Золотой диск» звукозаписывающей компании Ariola-Eurodisc (ФРГ, 1969)
  • «Янтарный диск» на Международной ярмарке грамзаписи и музыкальных изданий (MIDEM) в Каннах (1974)
  • Приз «Золотой диск» фирмы «Мелодия» — за запись народных песен «Степь да степь кругом», «Тонкая рябина», «Вот мчится тройка почтовая» (1982)
  • Международная премия святых равноапостольных Кирилла и Мефодия (Московский патриархат, Славянский фонд России, 1998)
  • Премия «Овация» (1999, 2004)
  • Премия «Сокровищница Родины» (журнал «Родина», 2004)[37]
  • Национальная премия общественного признания достижений женщин «Олимпия» (Российская академия бизнеса и предпринимательства, 2005)[38].
  • Премия в области вокально-хорового искусства имени Г. Ф. Пономаренко (администрация Краснодарского края, 2006)[39].

Җәмәгатьчелек бүләкләре үзгәртү

  • Почётная грамота ЦК профсоюза работников культуры «За патриотический поступок и большую работу по культурному обслуживанию полярников в Арктике и на Северном полюсе в 1958 году»
  • Почётная медаль Правления Советского фонда мира (1976)
  • Золотая медаль Советского фонда мира|Золотая медаль Правления фонда мира (1984)
  • Почётный знак Международной корпорации «Славянский базар» (1996)
  • Золотая медаль «За миротворческую и благотворительную деятельность» (Международная ассоциация фондов мира, 1999)
  • Орден «Меценат столетия» (2004)
  • Орден «Национальное достояние» — за выдающийся вклад в российскую культуру (2006)
  • Награда общественного признания — орден Преображения (2007)[40]

Чит ил дәүләтләре орден, медальләре һәм исемнәре үзгәртү

  • Орден «За эстетическое воспитание молодежи» (Франция, 1965) — за миллионный тираж пластинок, способствующий популяризации песен в среде французской молодежи[41]
  • Орден «За художественное воспитание» (Франция, 1974) — за служение искусству и за укрепление франко-советской дружбы [42]
  • Почётное звание «Заслуженный активист» (ГДР, 1978)
  • Медаль Дружбы (Вьетнам, 1980)
  • Юбилейная медаль «50 лет Целине» (Казахстан, 2004)[43]

Фильмографиясе үзгәртү

Хәтер үзгәртү

  • Дәүләт академик рус халык «Россия» ансамбле Людмила Зыкина исемен йөртә.
  • 2019 елның июнендә Мәскәүдә Л. Зыкина яшәгән Котельническая яр буе урамындагы йортка мемориаль такта куелды[44].
  • 1996—2009 елларда даими яшәгән мәскәү яны дачасындагы «Архангельское» ял йортына мемориаль такта куелды.
  • Астероидка җырчы исее бирелде (4879 Зыкина)
  • 2012 елның 1 июлендә Новодевичье зиратында Л. Зыкина һәйкәле ачылды. Авторлары Фридрих Мкртичевич һәм Микаэль Фридрихович Согоян[45][46]
  • 2012нче мәскәү мәктәбенә Л. Зыкина исеме бирелде. Һәйкәле куелачак[47].
  • Людмила Зыкинага «Людмила» сериалы арналган (2013)
  • Сасово шәһәрендә (Рязань өлкәсе) Людмила Зыкина урамы бар.
  • Ижевск шәһәрендә (Удмуртия) Людмила Зыкина урамы бар.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Газета «Москвичка», archived from the original on 2012-01-11, retrieved 2020-08-25 
  2. 2,0 2,1 Л. Зыкина. Течет моя Волга... — М.: АО «Издательство „Новости“», 1998. — 416 с. — 10 000 экз. — ISBN 5-7020-1098-1.
  3. Зыкина Людмила Георгиевна // Кто есть кто в культуре
  4. Нина Константиновна Мешко. Государственный академический Северный русский народный хор. 2017-05-01 тикшерелгән.
  5. Людмила Зыкина: «Столько лет прожила, а люблю как в первый раз!»
  6. Людмила Зыкина: кого любила легендарная певица? Русская семёрка
  7. Тайный супруг Людмилы Зыкиной. Дни ру. 2019-09-27 тикшерелгән.
  8. Анна ВЕЛИГЖАНИНА | Сайт «Комсомольской правды» (2009-07-09). Тайны Людмилы Зыкиной. KP.RU — сайт «Комсомольской правды». 2019-09-27 тикшерелгән.
  9. Людмила Зыкина и Виктор Гридин
  10. Людмила Зыкина: Если любви нет, никакое приданое не спасёт 2020 елның 22 сентябрь көнендә архивланган.
  11. Наталья Лебедева {{{башлык}}}(рус.) // Российская газета. — В. 105(4929).
  12. Медведев: Людмила Зыкина была олицетворением России. Программа "Вести недели". Вести.Ру (1 июля 2009). әлеге чыганактан 2011-02-18 архивланды. 2019-06-09 тикшерелгән.
  13. Людмила Зыкина: До сих пор ношу крестик, подаренный «Битлами»!. Звёзды. Комсомольская правда (09.06.2004). әлеге чыганактан 2004-06-12 архивланды. 2019-06-09 тикшерелгән.
  14. Драгоценности Людмилы Зыкиной выставлены на торги в Москве. РИА Новости (20 февраля 2012). 2019-06-09 тикшерелгән.
  15. Драгоценности певицы Зыкиной проданы почти за 32 млн рублей. РИА Новости (3 марта 2012). 2019-06-09 тикшерелгән.
  16. Анна Велигжанина (14.03.2018). Бриллианты Людмилы Зыкиной: за пропавшими драгоценностями королевы русской песни охотится наследник иранского шейха. Комсомольская правда. әлеге чыганактан 2018-03-14 архивланды. 2019-06-09 тикшерелгән.
  17. {{{башлык}}}(рус.) // Газета "Коммерсантъ". — № 230. — С. 6.
  18. Названа официальная причина смерти Людмилы Зыкиной // Lenta.ru, 2 июля 2009
  19. SovMusic.ru — Песни в исполнении Людмилы Зыкиной. sovmusic.ru. 2019-09-27 тикшерелгән.
  20. Дискография Людмилы Зыкиной. popsa.info. 2019-09-27 тикшерелгән.
  21. ЗЫКИНА Людмила | С. А. Есенин ::: Жизнь моя, иль ты приснись мне
  22. Указы Президиума Верховного Совета РСФСР от 14 октября 1963 года «О присвоении почетного звания заслуженной артистки РСФСР Зыкиной Л. Г.»
  23. Указы Президиума Верховного Совета РСФСР от 22 августа 1968 года «О присвоении почетного звания народной артистки РСФСР Зыкиной Л. Г.»
  24. Указы Президиума Верховного Совета ССРБ от 30 марта 1973 года № 4085—VIII «О присвоении почетного звания народной артистки ССРБ Зыкиной Л. Г.»
  25. Мочаев, 2007
  26. Энциклопедия Башкортостан сулица, 2009
  27. Указ Президиума Верховного Совета СССР от 4 сентября 1987 года № 7660—XI «О присвоении звания Героя Социалистического Труда тов. Зыкиной Л. Г.»
  28. Указ Президента Российской Федерации от 12 июня 2004 года № 765 «О награждении орденом Святого апостола Андрея Первозванного Зыкиной Л. Г.», Archived from the original on 2011-11-11, retrieved 2020-08-25 
  29. Указ Президента Российской Федерации от 10 июня 2009 года № 639 «О награждении орденом „За заслуги перед Отечеством“ I степени Зыкиной Л. Г.»
  30. Указ Президента Российской Федерации от 10 июня 1999 года № 725 «О награждении орденом „За заслуги перед Отечеством“ II степени Зыкиной Л. Г.»
  31. Указ Президента Российской Федерации от 25 марта 1997 года № 261 «О награждении орденом „За заслуги перед Отечеством“ III степени Зыкиной Л. Г.»
  32. Указ Президиума Верховного Совета СССР от 8 июня 1979 года № 251—X «О награждении народной артистки СССР Зыкиной Л. Г. орденом Ленина»
  33. Ведомости Верховного Совета СССР. — М.: Издание Верховного Совета СССР, 1967. — № 44 (1 ноября). — 681—716 с. — [Статьи 586—605]. Научно-практическая электронная библиотека «Наука права». 2018-03-12 тикшерелгән.
  34. Издалека долго: Москва Людмилы Зыкиной
  35. Постановление ЦК КПСС, Совмина СССР от 9 апреля 1970 года № 249 «О присуждении Ленинских премий в области литературы, искусства и архитектуры 1970 года»
  36. Постановление Совета Министров РСФСР от 14 декабря 1983 года № 552 «О присуждении Государственных премий РСФСР 1983 года в области литературы, искусства и архитектуры»
  37. «Балтика» — Международный журнал русских литераторов
  38. Официальный сайт Российской академии бизнеса и предпринимательства
  39. Григорий Пономаренко: жизнь как песня
  40. События — Генеральный директор ИЭС БУШУЕВ В. В. награждён Международным орденом Преображения II степени
  41. ЗЫКИНА Людмила Георгиевна (1929—2009)
  42. Зыкина Л.Г. «Я люблю вас», 2009
  43. В Посольстве Казахстана в России состоялось вручение юбилейных медалей «50 лет Целине», archived from the original on 2013-07-06, retrieved 2020-08-25 
  44. В Москве открыли мемориальную доску Людмиле Зыкиной. Телеканал «Россия. Культура» (10.06.2019). әлеге чыганактан 2019-06-26 архивланды. 2020-08-25 тикшерелгән.
  45. Фридрих Согоян: Над памятником Людмиле Зыкиной работалось легко, «Вечерняя Москва», 4 июля 2012
  46. Памятник Людмиле Зыкиной на сайте Новодевичьего кладбища
  47. Людмила Зыкина даст школе имя и памятник.

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Калып:Кавалеры Ордена Святого апостола Андрея Первозванного (с 1998)