Галәм аланы
Бу мәкаләгә башка Википедия мәкаләләре сылтамыйлар. Зинһар, ярдәмчене кулланып, кабул ителгән киңәшләргә күрә сылтамалар куегыз.
|
Галәм аланы яки космодром (юнанча космос һәм δρόμος - "йөгерү өчен урын") — галәми аппаратны Галәмгә җибәрү өчен корылмалар комплексы урнаштыру урыны.
Атамасы һава аланы (аэродром) белән аналогия буенча бирелгән. Гадәттә галәм аланнары зур мәйданны били һәм эре шәһәрдән ерак урнашкан, чөнки очканда ташланган ракета баскычлары торак пунктларга зыян китерә ала.
Галәм аланы иң уңайлы урнаштыру урыны - экваторда, шул очракта Җирнең әйләнү энергиясен тулырак кулланып була. Экватордан җибәрелгән йөртүче ракета 10% ягулыгын экономияли, шуңа күрә орбитага зуррак файдалы йөк китерә ала.
Экваторда ракеталарны җибәрерлек илләр аз булганга күрә диңгездәге галәм аланы проектлары барлыкка килгән.
2012 елда төрле галәм аланнарыннан җибәрелгән йөртүче ракеталар саны:
- Байкоңгыр галәм аланы (Казакъстан, Россия тарафыннан арендага алынган) — 21;
- Канаверал борынындагы галәм аланы (АКШ) — 10;
- Куру галәм аланы (Франция)— 10;
- Сичан (Кытай) — 9;
- Тайюань (Кытай) — 5;
- Цзюцюань (Кытай) — 5;
- Плесецк (Россия) — 3;
- Тын океан (старт платформасы «Одиссей») — 3;
- Шрихарикота (Һиндстан) — 2;
- Танегасима (Япония) — 2;
- Ванденберг базасы (АКШ) — 2;
- Сохэ (КХДҖ) — 2;
- Семнан (Иран) — 1;
- Атолл Кваджалейн (АКШ) — 1.
Сылтамалар
үзгәртү- Китайские космодромы
- Космодромы по классификации НАСА 2009 елның 16 июнь көнендә архивланган.
- Энциклопедия «Astronautix»