Константин Пәтс

(Konstantin Päts битеннән юнәлтелде)

Константин Пәтс (эст. Konstantin Päts; 23 февраль 1874, Лифляндия губернасы — 18 гыйнвар 1956, Калинин өлкәсе) — Эстониянең беренче президенты.

Константин Пәтс
Туган телдә исем эст. Konstantin Päts
Туган 23 февраль 1874(1874-02-23)
Тахкуранна, Лифляндия губернасы, Россия империясе
Үлгән 18 гыйнвар 1940(1940-01-18) (65 яшь)
Бурашево, Калинин өлкәсе, РСФСР, ССРБ
Күмү урыны Урман зираты[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
 Эстония
Әлма-матер Дерпт университеты[d]
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Аграриләр берләшмәсе[d]
Балалар Viktor Päts[d]

 Константин Пәтс Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәл

үзгәртү

Константин Пәтс Лифляндия губернасы Пернов өязенең Таһкуранна авылында (хәзер Эстониянең Пәрну өязенә карый) праваслау эстон җирбиләүче Якоб Пәтс гаиләсендә туа. Гаиләдә икенче бала булган. Әнисе, Ольга Туманова, милләте буенча рус, Валка шәһәре башлыгы Разумовский тарафыннан кызлыкка алынган. Россия армиясе офицеры буларак, шәхси дворянлык дәрәҗәсен ала.

1898 елда Юрьев университетының юридик факультетын тәмамлый. 1901 елда Рөвелдә «Teataja» («Хәбәрче») газетаны нигезли, аннан соң Рөвел муниципалитетында эшли (1904—1905 — шәһәр киңәшчесе, 1905 — шәһәр башлыгының урынбасары). Патша хакимияте тарафыннан эзəрлеклəүләр сәбәпле, чит илгә китә; үзеннән башка ясалган суд тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителә. Караны гамәлдән чыгарудан соң, Россиягә кире кайта һәм суд алдына килеп баса, бер елга иректән мәхрүм ителү җәзасына хөкем ителә. 19111916 елларда — «Tallinna teataja» («Таллин хәбәрчесе») газетасының редакторы, 1916 елда сугышка мобилизацияләнә, Рөвел крепосте штабында прапорщик булып хезмәт иткән.

Сәяси карьера

үзгәртү

1918 елда алман хакимияте тарафыннан кулга алына һәм июнь-ноябрьдә Польшада урнашкан концентрацион лагерендә ябылуда була. 19181919 елларда — Эстониянең премьер-министры һәм хәрби министры.

Гыйнвар 1921ноябрь 1922, август 1923март 1924, февраль 1931 — февраль 1932, ноябрь 1932 — май 1933 һәм октябрь 1933 — январь 1934 периодларда — Эстония дәүләте башлыгы.

1934 елда Йохан Лайдонер белән хәрби түнтәрелешне тормышка ашыра; шул түнтәрелеш нәтиҗәсендә илдә авторитар идарә итү формасы урнаштырыла, гадәттән тыш хәле игълан ителә; Пәтс Эстониянең дәүләт протекторы дип игълан ителә. 1938 елда Эстония президенты булып сайланыла.

Төрмәдә ябылу

үзгәртү

Эстониянең ССРБ эченә керткәннән соң, гаилә белән Уфага депортацияләнә. 1942 елда бернинди гаепләүсез Казан төрмә психиатрия хастаханәсенә урнаштырыла.[1] Суд карары — 25 елга иректән мәхрүм ителү һәм милекләрен конфискацияләү —, Пәтска 1952 елда гына игълан ителә.

Константин Пәтс 1956 елның 18 гыйнварында Калинин өлкәсенең Бурашево авылында психиатрик клиникада вафат була.

Галерея

үзгәртү

Тышкы сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. архив күчермәсе, archived from the original on 2012-04-19, retrieved 2013-07-16