Клара Булатова
татар шагыйрәсе
(Klara Bulatova битеннән юнәлтелде)
Клара Булатова (тулы исеме Клара Гариф кызы Булатова) – татар шагыйре. Г. Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты (2015). Татарстанның халык язучысы (2019). Сарман районының мактаулы гражданы (2021).
Әлмәт районы Нәдер авылында яшәп иҗат итә.
Клара Булатова | |
---|---|
Туган телдә исем | Клара Гариф кызы Булатова |
Туган | 18 март 1936 (88 яшь) ТАССР, Сарман районы, Татар Карамалысы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | укытучы, шагыйрә |
Балалар | улы Марс |
Бүләк һәм премияләре | (2015) Рафаил Төхфәтуллин премиясе(1994) Саҗидә Сөләйманова премиясе (2007) Татарстанның халык язучысы (2019) Сарман районының мактаулы гражданы (2021). |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1936 елның 18 мартында Сарман районы Татар Карамалысы авылында укытучы гаиләсендә туган. Сарман урта мәктәбен (1954), Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген (1969) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
үзгәртү- Түбән Ләшәү, Колшәрип, Яңа Кәшер, Әлмәт шәһәре мәктәпләрендә укытучы булып эшли.
- Әлмәт шәһәрендә төзелештә, көнкүреш комбинатында, “Нур” телекомпаниясендә эшли.
Иҗаты
үзгәртү1960 еллардан башлап иҗат итә. Дистәдән артык шигырь китаплары авторы. Аның сүзләренә күп кенә җырлар язылган.
1970 ел дан ССРБ Язучылар берлегендә тора.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
- 1994 — Рафаил Төхфәтуллин премиясе
- 2007 — Саҗидә Сөләйманова премиясе — «Әрнү» китабы өчен
- 2015 — Г. Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты (2015)[1]
- 2019 — Татарстанның халык язучысы[2]
- 2021 ― Сарман районының мактаулы гражданы[3]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Татарстанда Туган тел көне, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2021-08-09
- ↑ Клара Булатовага һәм Ркаил Зәйдуллага Халык язучысы исеме бирелгән.(үле сылтама) Татар-информ, 5.05.2019
- ↑ Сабантуйда районыбызның почетлы гражданнары билгеле булды. sarman-rt.ru, 13.06.2021
Чыганаклар
үзгәртү- "Мәйдан" журналының К. Булатовага багышланган махсус саны.
- Сарман районы энциклопедиясе, Яр Чаллы, 2000, 32 бит.