Игорь Додон
Игорь Додон, Игорь Николае улы Додон (молдав. Igor Dodon, 1975 елның 18 феврале, Молдаван ССР, Калараш районы,Садова) — Молдова сәясәтчесе, дәүләт эшлеклесе. 2016—2020 елларда Молдова президенты. Икътисад фәннәре докторы. Социалистлар фиркасе лидеры (2020 елдан).
Игорь Додон | |
---|---|
8нче Молдова президенты | |
Вазыйфада 2016 елның 23 декабре – 2020 елның 23 декабре | |
Аңа кадәр | Николае Тимофти |
Дәвамчысы | Майя Санду |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 18 февраль 1975 (49 яшь) Молдавия, Калараш районы |
Сәяси фирка | МКФ (2009-2011) МСФ рәисе (2011 елдан) |
Җефет | Галина Доmnic[d] |
Белем | Кишенәү аграр университеты |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1975 елның 18 февралендә Молдаван ССР Калараш районы Садова авылында туган. Кишенәүдә дәүләт аграр университетының икътисад факультетын, Молдова икътисади гыйлемнәр академиясенең менеджмент факультетын, Халыкара икътисад институтының менеджмент факультетын тәмамлаган.
Хезмәт юлы
үзгәртү- 2005, май — 2006, сентябрь Молдованың икътисад һәм сәүдә министры урынбасары.
- 2006 елның 18 сентябреннән Молдованың икътисад һәм сәүдә министры.
- 2008, март — 2009, апрель Молдованың премьер-министры урынбасары — икътисад һәм сәүдә министры.
- 2009 елның 5 апреленнән Молдова парламенты депутаты.
Сәяси эшчәнлеге
үзгәртү- 2009 елның 5 апрелендә МРКФ фиркасеннән Молдова парламентына депутат булып сайлана.
- 2011 елның июнендә узган Кишенәү генераль примарын[1] сайлауларда Киртоакэ Доринга җиңелә.
- 2011 елның ноябрендә Молдова коммунистлар фиркасеннән чыга, МСФ фиркасенә кушыла.
- 2011 елның 18 декабрендә узган МСФнең X корылтаенда фирка рәисе итеп сайлана.
- 2014 елның 30 ноябрендә узган парламент сайлауларында Игорь Додон җитәкләгән МСФ 20,25 % тавыш җыя, Молдованың XX чакырылыш парламентында иң зур фракция төзи. Европа яклы фиркаләрнең программасын кабул итмичә, МСФ оппозициягә күчә.
- 2016 елның 13 ноябрендә узган Молдова президентын сайлауларның (молдав. Alegerile prezidențiale în Republica Moldova) 2нче турында 52,18:47,82 чагыштырмасында «Хәрәкәт һәм теләктәшлек фиркасе» вәкиле, Молдова мәгариф министры (2015 елга кадәр) Майя Сандуны җиңеп, Молдованың бөтен халкы сайлаган 3нче президенты (Мирча Снегур, Игор Лучинскийдан соң) була [2].
Европа берлеге белән, ассоциациягә берләшмичә генә, тыгыз элемтәләр булдыру, шул ук вакытта РФ белән мөнәсәбәтләрне яхшырту яклы сәясәтче. Президентлыкка кандидат И. Додонның «Кырым — РФ территориясе» дигән фикере өчен Молдованың тышкы эшләр министры гафу үтенергә мәҗбүр була[3].
2020 елның 1 ноябрендә узган Молдова президентын сайлауларда сайлаучыларның 32,61 % тавышын җыеп, икенче урынны ала һәм икенче турга үтә. Беренче турда беренче урынны алган PAS фиркасе нәмзәте Майя Санду сайлаучыларның 36,16 % тавышын җыйган. Икенче тур Додон белән Санду катнашында 2020 елның 15 ноябрендә уза.
15 ноябрьдә узган икенче тур нәтиҗәләре буенча, Майя Санду Игорь Додонны җиңә. Үзәк сайлау комиссиясе белдерүенчә, Санду сайлаучыларның 57,7 %, Додон 42,25 % тавышын җыйган[4][5][6][7] [8].
Гаиләсе
үзгәртүХатыны Галина (Galina). 1999 елның августында өйләнешкәннәр.
- уллары Богдан (Bogdan), Влад (Vladut), Николае (Nicolae)[9]
Сылтамалар
үзгәртү- Рәсми сайты 2010 елның 31 декабрь көнендә архивланган.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Примар – Кишенәү шәһәренең иң югары вазифаи заты
- ↑ Выборы Президента Республики Молдова 30 октября 2016 года // alegeri.md.
- ↑ Избранный президент Молдовы назвал Крым де-факто территорией России
- ↑ ЦИК Молдавии назвал окончательные итоги выборов президента (16 ноября 2020). әлеге чыганактан 2020-11-17 архивланды. 2020-11-16 тикшерелгән.
- ↑ Молдова президенты сайлауда оппозиция намзәте Майя Санду җиңә. Азатлык радиосы, 16.11.2020
- ↑ Додон поздравил Санду с победой на президентских выборах. msn.com, 16.11.2020(рус.)
- ↑ Igor Dodon a felicitat-o „preliminar” pe Maia Sandu, după rezultatul scrutinului prezidențial. tv8.md, 16.11.2020
- ↑ Путин поздравил Санду с победой на президентских выборах в Молдавии. РИА Новости, 16.11.2020(рус.)
- ↑ inprofunzime.protv.md сайтында