Фибоначчи
Леона́рдо Пиза́но (лат. Leonardo Pisano, як. 1170 ел, Пиза — як. 1250 ел, шунда ук) — Урта гасырлар Аурупасының беренче эре математигы. Фибона́ччи (Fibonacci) исеме астында билгеле.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Фибоначчи | |
---|---|
Туган телдә исем | Леонардо Пизано лат. Leonardo Pisano |
Туган | як. 1170 ел Пиза |
Үлгән | як. 1250 ел Пиза |
Күмү урыны | Кладбище Кампо-Санто[d][1] |
Ватандашлыгы | Пизанская республика[d] |
Һөнәре | математик |
Ата-ана |
|
Фибоначчиның әтисе сәүдә эшләре буенча еш кына Алжирда була. Анда ул гарәп галимнәреннән математика өйрәнә торган була. Соңрак ул Мисырда, Сүриядә, Византиядә, Сицилиядә дә була. Леонардо ислам дөньясы галимнәренең хезмәтләрен өйрәнә (әл-Хәрәзми, Әбу Камил һ.б.), гарәп тәрҗемәләре буенча борынгы грек һәм һинд математикларының хезмәтләре белән дә таныша.
Фиббоначчи саннары
үзгәртүФиббоначчи хөрмәтенә Фиббоначчи саннары атала, бу саннар рәтендә алдагы сан элекке ике санның суммасы булып тора. Хәзерге вакытта кайбер галимнәр аны 0-дән башлана торган итеп билгелиләр, кайберәүләр 1-дән башлана торган итеп билгелиләр. Фиббоначчи саннары шулай бара:
0, 1, 1, 2, 3, 5, 8, 13, 21, 34, 55, 89, 144, 233, 377, 610, 987, 1597, 2584, 4181, 6765, 10946, 17711, ...
Фиббоначчи саннарына туры килгән эзлеклелекләр табигатьтә очрый.
Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Fibonacci (ингл.) Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз.
|
Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Фибоначчи (рус.) Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз.
|
- ↑ 1,0 1,1 Find A Grave — 1996.
- ↑ 2,0 2,1 Pas L. v. Genealogics — 2003.