Диләрә Зөбәерова

татар язучысы, журналист
(Dilärä Zöbäyerova битеннән юнәлтелде)

Диләрә Зөбәерова (Диләрә Гази кызы Зөбәерова)- татар журналисты, язучысы, Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1980).

Диләрә Зөбәерова
Туган телдә исем Диләрә Гази кызы Зөбәерова
Туган 6 гыйнвар 1930(1930-01-06)
Күтәмәле, Минзәлә өязе, Татарстан АССР, ССРБ
Үлгән 16 декабрь 2000(2000-12-16) (70 яшь)
Казан
Милләт татар
Һөнәре журналист, язучы

Тәрҗемәи хәле.

үзгәртү

1930 елның 6 гыйнварында Татарстан АССРның Минзәлә өязе (1930 елның 10 августыннан Сарман районы) Күтәмәле авылында рухани гаиләсендә туа.[1] Күтәмәледә башлангыч, Иске Кәшердә җидееллык белем ала.

1948 елда Алабуга педагогия училищесын, 1952 елда Казан педагогика институтының татар филологиясе бүлеген кызыл диплом белән тәмамлый.

1952-1955 елларда Татарстан китап нәшриятында яшьләр-балалар әдәбияты мөхәрририятендә мөхәррир.

1955-1959 елларда төрле районнарда укытучы, район мәгариф бүлеге инспекторы, район гәҗитләрендә тәрҗемәче, әдәби хезмәткәр.

1960-1962 елларда "Социалистик Татарстан" гәҗитендә бүлек мөдире урынбасары. 1962-1985 елларда "Азат хатын"да бүлек мөдире.

ССРБ Журналистлар берлеге әгъзасы (1966).

ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы (1971).

Иҗаты.

үзгәртү

Диләрә Гази кызы Зөбәерова үзенең бөтен аңлы гомерен татар журналистикасына һәм әдәбиятына хезмәт итүгә багышлаган романтик җанлы каләм остасы була. Нәшрият, район һәм республика газеталары редакцияләрендә беренче журналистлык чыныгуы алганнан соң, ул егерме өч елга якын (19621985) «Азат хатын» (хәз. «Сөембикә») журналы редакциясендә мөхәррир, бүлек мөдире булып эшләде, һәрчак юлда, кешеләр арасында булу, киң хәбәрдарлык аңа журналистлык эшендә һәм әдәби иҗаты өчен бай тормыш материалы тупларга мөмкинлек бирде. Аның әдәби иҗат мирасы – хикәяләре, нәсерләре, очерклары, «Дустым авазы», «Куш өянке шаһит», «Кыр чәчәге» исемле повестьлары, «Халкым хаклы» (1990) дигән җыентыгына кергән публицистик язмалары үз заманы чынбарлыгын, бигрәк тә яшьләр тормышын оптимистик, романтик рухта гәүдәләндерүе белән үзенчәлекле була.

Диләрә Зөбәерова 2000 елда вафат була.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Сарман районы энциклопедиясе: Чаллы, 2000, 86 бит.

Чыганаклар

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү