Dark Soulsaction/RPG жанрындагы санак уены, япон компаниясе From Software тарафыннан эшләнгән һәм 2011 елда PlayStation 3 һәм Xbox 360 өчен чыгарылган. Япониядә уенның нәшир From Software булган; халыкара базарда уенны Namco Bandai Games компаниясе бастырган. Dark Souls, башта Project Dark эшче исеме белән билгеле, Demon's Souls уенның идея варисы һәм Souls сериясенең икенче өлеше булып тора.

Dark Souls
Уйлап табучы:

FromSoftware
n-Space (Windows)
QLOC (Remastered)
Virtuos (Switch)

Чыгаручы:

Bandai Namco Entertainment
FromSoftware (JP)

Композитор:

Мотой Сакураба

Чыгу көне:

Оригиналь версия
PS3, Xbox 360:
Япониядә: 2011 елның 22 сентябрендә
Төньяк Америкада: 2011 елның 4 октябрендә
Австралиядә: 2011 елның 6 октябрендә
Аурупада: 2011 елның 7 октябрендә
Windows:
Австралиядә: 2012 елның 23 августында
Төньяк Америкада: 2012 елның 24 августында
Аурупада: 2012 елның 24 августында
Япониядә: 2012 елның 25 октябрендә
Remastered
Windows, PS4, Xbox One:
Япониядә: 2018 елның 24 маенда
Дөньяда: 2018 елның 25 маенда
Switch:
Дөньяда: 2018 елның 19 октябрендә

Платформа:

PlayStation 3, PlayStation 4, Xbox 360, Xbox One, Windows, Nintendo Switch

Идарә итү:

төймәсар һәм тычкан, геймпад

Уен урта гасырлар Аурупасын хәтерләткән уйлап чыгарылган Лордран патшалыгында бара. Лордран халкы ләгънәт аркасында җеннәргә әверелә. Төп геройга, ул да җен, дөньяны каһәрдән коткару өчен изге утны яңадан кабызу бурычы йөкләнә. Dark Souls уен процессы дөньяны өйрәнү, төп предметларны табу һәм боссларны үтерү белән бәйле. Уен югары катлаулылык дәрәҗәсе белән аерылып тора.

Dark Souls тәнкыйтьчеләрнең күбесенчә уңай бәяләмәләрен алган — тәнкыйтьчеләр сугыш системасын, яхшы төзелгән дөнья дәрәҗәләре һәм галәмнең эшкәртелгән тарихын югары бәялгәннәр[1]. Кайбер кешеләр уенның югары катлаулылыгын югары бәялгәннәр, ә башкалар уенны уенчыга карата артык таләпчән дип атканнар; Microsoft Windows өчен версия шулай ук күп санлы техник проблемалар аркасында тыйнакрак бәяләмәләр алган.

2014 елда Dark Souls II чыккан[2].

Сюжет үзгәртү

Уен күп санлы, әмма зурлыгы буенча кечкенә үзара бәйләнгән фрагментлар белән мәгълүмат бирә. Уенчы бу фрагментларны интерпретацияләргә һәм уйлап җиткерергә һәм шулай итеп аларны бербөтен итеп җыярга тиеш. Сюжетның күп өлеше һәм дөнья турында мәгълүмат намуслылыгы һәм авторитетлыгы шик астына алынган персонажлар белән диалоглар аша, предметларны тасвирлау аша яки кыска кат-сценаларда бирелә[3].

Dark Souls мифологиясе буенча, башта дөнья рәсмиләштерелмәгән һәм үзгәрешсез булган. Дөньяда үлемсез аждаһалар гына яшәгән. Әмма бөек агачларның тамырлары астында Ялкын барлыкка килгән, ул яктылыкны караңгылыктан һәм тормышны үлемнән аерып торган. Тирәнлектән кечкенә, куркып һәм рәнҗи торган җан ияләре чыккан. Бу җан ияләре куыш дип аталган. Аларның дүртесе ут эчендә бөек җаннарны тапкан, аларга тәңреләр булырга мөмкинлек биргән: яктылыкның җанын алган Гвин патша; тормыш җанын алган мәчкәй Изалита; һәм үлем җанын алган Нито. Җаннар биргән көч белән геройлар үлемлеләр өчен дөньяны Ялангач Сит аждаһасы ярдәмендә яулап ала алганнар. Ялангач Сит башка аждаһаларга хыянәт иткән. Ул аждаһаларга үлемсезлек биргән тәңкәсез туган. Сит үлемсез булу юлын бик тырышып эзләгән. Искә алынмаган дүртенче герой — хәйләкәр кәрлә — ялкында үзенчәлекле, караңгы җан тапкан. Ул аны үзенә алмаган. Аның урынына ул аны ярылган һәм шуның белән кешеләр расасына нигез салган, ләкин үзен тәңрлек хокукыннан мәхрүм иткән, шуңа күрә аны бик җиңел онытаканлар.

Аждаһаларны юк итеп, «хуҗалар» дөнья үзәгендә Анор Лондо шәһәрен төзегәннәр, аның тирәсендә яңа кешеләр патшалыклары барлыкка килгән. Ләкин, беренчел ялкын сүнә башлаган. Бу караңгылык чорының башы дигәнне аңлаткан[4].

Караңгылык чорының нәрсә икәнен беркем дә белми иде. Гвин патша билгесезлектән бик нык курыккан. Ул Ут Чорын озайту өчен үзен корбан иткән. Бу исә кешеләргә (һәм башка күп кенә тереклек ияләренә) җеннәр каһәре китергән. Каһәрләнгән кеше үлгәч, үледән терелә, әмма үз шәхесенең бер өлешен югалта. Тора-бара ул куыш (акылсыз һәм ихтыяр иреге булмаган тере үлгән кешегә) әверелә. Ләкин каһәргә каршы торырга мөмкин, әгәр каһәрләнгән кеше иң өметсез ситуацияләрдә иман һәм өмет сакласа.

Протагонист төньяк Җеннәр Cыену Урыныннан таныш булмаган кеше ярдәмендә кача. Төп герой таныш булмаган кешедән пәйгамбәрлек турында белә. Пәйгамбәрлек буенча, сайланган Сыену Урыныннан чыгып, сәяхәткә чыгачак һәм Лордрандагы Уяну Кыңгырауларына шалтыратачак. Бу аңа «җеннәрнең язмышын» белергә ярдәм итәчәк[5]. Шул ук вакытта пәйгамбәрлекнең реаллыгы зур шик астына куела. Төп геройның сайланган түгел булуы турында зур ишарәләр бар. Бәлки ул иң гади җен, ләкин ул батырлык эшләргә һәм тарих барышын үзгәртергә җитәрлек үзсүзле.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Bakalar, Jeff (7. 10. 2011). Is Dark Souls too hard?. CNET.com. 19. 12. 2011 тикшерелгән.
  2. Dark Souls 2 out on March 14, PC version to follow • Eurogamer.net
  3. Rich Stanton (20/04/2014). Telling Tales: Skyrim and Dark Souls (en). Eurogamer. 2017-02-26 тикшерелгән.
  4. Денис Майоров (05.05.2016). Анализ сюжета Dark Souls: эпоха огня (ru). Игромания. 2017-02-26 тикшерелгән.
  5. Rich Stanton (15/04/2016). The secrets of Dark Souls lore explained and explored (en). Eurogamer. 2017-02-26 тикшерелгән.