Дәрбәнт
Дәрбәнт (рус. Дербент, әзери. Dərbənd, Дәрбәнд, лезг. Кьвевар, авар. Дербенд, Фарсыча: دربند, Darband) — Дагыстан җɵмһүрᴎятсында урнашкан борынгы шәһәр.
Халык саны | 124 953 (2021, Җанисәп) |
---|---|
Нигезләнгән | 438 |
Хөкүмәт башлыгы | Пирмагомедов, Рустамбек Седретдинович |
Сәгать поясы | Мәскәү вакыты, UTC+03:00 |
Кардәш шәһәрләр | Якима, Кронштадт, Гәнҗә, Хадера[d] һәм Псков |
География | |
Ил | Россия |
Мәйдан | 69.63 км² |
ДДӨБ | 0 метр |
Координатлар | 42°3'28"тн, 48°17'20"кнч |
Почта индексы | 368600 |
Хөкүмәт башлыгы | Пирмагомедов, Рустамбек Седретдинович |
Дитәлләр | |
Мирас статусы | Бөтендөнья мирасы |
Җәгъpафиясе
үзгәртүДәрбәнт Хәзәр диңгезенең көнбатыш ярында, Рубас елгасы тамагыннан төньяктарак урнашкан. Дәрбәнт янында Кавказ таулары диңгезенә бик якын килә — диңгез һәм таулар арасында 3 километрлы тигезлек полосасы гына кала — бу урын Дәрбәнт үтү юлы яки Каспий капкасы дип атала.
Климат
үзгәртүДәрбәнт климаты | |||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | |
Абсолют максимум, °C | 17,0 | 25,0 | 18,0 | 24,0 | 31,0 | 41,0 | 38,0 | 40,0 | 34,0 | 27,0 | 23,4 | 19,0 | |
Уртача максимум, °C | 5,0 | 4,3 | 7,5 | 13,2 | 19,4 | 24,6 | 27,9 | 27,5 | 23,3 | 16,7 | 11,6 | 7,7 | |
Уртача температура, °C | 2,7 | 2,0 | 5,0 | 10,2 | 16,1 | 21,4 | 24,7 | 24,2 | 20,0 | 13,8 | 9,2 | 5,3 | |
Уртача минимум, °C | 0,6 | −0,2 | 2,8 | 7,4 | 12,7 | 17,7 | 21,3 | 20,7 | 16,6 | 10,9 | 6,7 | 3,1 | |
Абсолют минимум, °C | −14 | −10,9 | −14 | 0,1 | 1,9 | 10,0 | 12,9 | 9,0 | 6,0 | −1 | −3,9 | −12 | |
Явым-төшем нормасы, мм | 13 | 21 | 19 | 12 | 16 | 17 | 34 | 16 | 26 | 34 | 18 | 29 | |
Су температурасы, °C | 4,1 | 3,2 | 4,9 | 9,7 | 15,2 | 21,1 | 24,8 | 25,4 | 22,0 | 16,9 | 11,3 | 6,6 | |
Чыганак: ЕСИМО http://www.webcitation.org/69g2ueffv |
Тарих
үзгәртүЯкынча б.э.к V—IV гасырларда биредә массагет кабиләсе кешеләре торган урыны урнашкан. Якынча б.э.к. II гасырда биредә Чола исемле шәһәр корыла, соңрак ул массагет дәүләтенең башкаласына әверелгән. Б.э. I гасырда Чола, бөтен массагет дәүләте белән Кавказ Албаниясенең вассаллык бәйлелеккә эләгә.
VI гасырда шәһәр Сасанидлар хакимиятенә буйсындырылган. VI гасырның азагында Хосров Әнүширван шахы тарафыннан Чола ныгытмасы үзгәртеп төзелә һәм аңа Дәрбәнт исеме кушыла.
630-елларда шәһәр хәзәрләр тарафыннан басып алына.
652 елда шәһәр Гарәп хәлифлегенә кушылган. Шәһәрда мәчетләр төзелгәннәр, торучыларның зур өлеше исламга күндерелгән. VIII гасырда Дәрбәнт — зур хәрби-сәяси үзәк, биредә хәлифнең калгае резиденциясе урнашкан. VIII—Х гасырларда Дәрбәнт диңгез сәүдәсе үзәге, Каспий портларының иң мөһиме булып торган.
1071 елда шәһәр сәлҗүк төрекләре тарафыннан алынган. Монголлар тарафыннан басып алынган Дәрбәнт (13 гасыр) таркалышка төшкән. 16—18 гасырларда шәһәр Фарсы иле cастaфында булган.
1722 елда шәһәр пөтр Іның Фарсы явы нәтиҗәсендә Русигә кушылгән, әмма 13 ел үткәч, Гәнҗә килешүе буенча, Фарсы иленә кайтарылган. 1743 елдан — Дәрбәнт ханлыгы башкаласы. 1796 елда руслар тарафыннан басып алынган, ә 1813 елда, Гүлистан солых килешүе буенча Россия империясенә кушылган.
1840 елдан — Каспий өлкәсе, 1846—1860 елларда — Дагстан губернасы үзәге. 1898 елда Дәрбәнткә тимер юл килә.
Халык
үзгәртү1856[1] | 1897[2] | 1926[1] | 1939[1] | 1959[3] | 1970[4] | 1979[5] | 1989[6] | 2002[7] | 2010[8] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
~13 900 | 14 649 | ~23 100 | ~34 100 | 47 318 | 57 192 | 69 575 | 78 371 | 101 031 | 119 200 |
Милли cастaф (2010 ел): ләзгиләр — 33,7%, әзериләр — 32,3%, табасараннар — 15,8%, даргиләр — 5,6%, руслар — 3,7%, агуллар — 3,1%.[9]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 «Минем шәһәр» энциклопедиясе
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/emp_lan_97_uezd.php?reg=364
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus10_reg2.php
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2017-10-11, retrieved 2014-07-24
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|