Бөек Татарстан
Бөек Татарстан, Бөек Татар иле яки рус язылышында Бөек Татария (Тартария), лат. Tartaria, Tartaria Magna; англ. Tartary, Great Tartary - XIII-XIX гасырларда Урта Авразия төбәгенең исеме, Алтын Урда дәүләтенә буйсынган зур регионның XVIII гасыр ахырына кадәр яшәгән географик атамасы. Шунысы кызыклы, XIX гасырга кадәр Көнчыгыш Европада чыккан географик хариталарда һәм Энциклопедиядләрдә (мәс. Encyclopædia Britannica) бу атама Россия сүзен алыштыра, яки алар янәшә торалар. Татар дәүләтләре: Кырым ханлыгы, Казан ханлыгы, Нугай Урдасы, шулай ук Мәскәү кенәзлеге һәм Россия дәүләте карталарда Бөек Татариянең өлкәләре итеп күрсәтелә.
Бөек Татарстан | |
Бөек Татарстан Викиҗыентыкта |
Күпчелек тарихи чыганакларда Алтын Урдада яшәгән халык татарлар дип атала, шуннан бу территория көнбатыш китапларында Бөек Татария, Тартария дип билгеләнә, татарча Бөек Татар иле. Бүгенге Татарстан Бөек Татариянең төньяк өлеше генә, Бөек Татар иле Татарстаннан шактый зуррак, бөтен Алтын Урдага туры килә.
Байрак
үзгәртүТарихи чыганаклар буенча Тартарияның берничә байраклары булган. Һоланд тарихчысы Карл Алярд китабына караганда "Бөек Татар иле патшасының" ике байрагы булган:
"Бөек Татар иленең байрагында аждаһа (Бараҗ) сурәтләнә, икенче сары төсле байракның үзәгендә кара ябалак сурәтләнә"[1].
Пьер Дюваль Д’Аббевиль "Бөтендөнья җәгърафиясе" китабында шулай ук Бөек Татарстанның гербында ябалак булганын яза[2].
Бараҗ (риваятьтәге болгарлар аҗдаһасы) хәзер Казанның гербында һәм байрагында Зилант буларак сурәтләнә, ә ябалак Чирмешәннең гербында бар, шулай ук литва татарларында очрый.
Чыганаклар
үзгәртү- http://www.vostlit.info/Texts/rus8/Celebi2/text62.phtml
- http://lib.aldebaran.ru/author/defo_daniyel/defo_daniyel_dalneishie_priklyucheniya_robinzona_kruzo/ 2011 елның 26 декабрь көнендә архивланган.
- XIV - XVIII гасырда Татарстанның карталары. Кешелекнең серләре(үле сылтама)
- http://tartaria.su/Великая_Тартария 2016 елның 26 ноябрь көнендә архивланган.
- http://maxpark.com/community/6782/content/1638499
- http://www.kramola.info/vesti/letopisi-proshlogo/flag-i-gerb-tartarii 2015 елның 9 июль көнендә архивланган.
- YouTube сайтында Великая Тартария - Только Факты