Булат Ибраһимов (1975)
Булат Ибраһимов ― Г. Камал театрында куючы рәссам (2002―2022). Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2022)[1].
Булат Ибраһимов | |
---|---|
Туган телдә исем | Булат Фаил улы Ибраһимов |
Туган | 12 декабрь 1975 (48 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Актаныш |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР РФ |
Һөнәре | рәссам |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1975 елда Чаллы шәһәрендә (вариант: Актанышта[2]) туа. Әтисе Фаил Мирзамөхәммәт улы Ибраһимов, театр режиссёры, әнисе Зилә, музыкант[3]. 1991 – 1995 елларда Чаллы сәнгать училищесында (2007 елдан көллият) Ш. Мотыйгуллин, Л. Сафиуллин курсында укый. 1995 – 2000 елларда Санкт-Петербургның Театр сәнгате академиясендә белем ала.
Булат Ибраһимов Татарстанның күп кенә татар театрлары белән хезмәттәшлек итә. Әлмәт татар драма театрында ул Ф.Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт», Р.Кинҗәбаевның «Гүргә керер сер иде», З.Хәкимнең «Көзге романс» әсәрләрен сәхнәләштергәндә куючы рәссам буларак катнаша. Чаллы театрында «Язгы моңнар» (Ә.Гаффар), «Аты барның дәрте бар» (Н.Гаетбай), Минзәлә татар дәүләт драма театрында «Сихерче» (Н.Гыйматдинова) спектакльләрен бизи.
2001―2002 елларда – Казан дәүләт яшь тамашачы театрында баш рәссам. 2002―2022 елларда Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында куючы рәссам[2].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Булат Ибрагимов - заслуженный деятель искусств РТ! Театр Камала, 1.12.2022
- ↑ 2,0 2,1 Ибрагимов Булат Фаилевич. Театр имени Ленсовета, Санкт-Петербург(рус.)
- ↑ Ибраһимов Фаил Мирзамөхәммәт улы / Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 404нче бит.
- ↑ Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның 47 күренекле хезмәткәренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Татар-информ, 11.10.2024
Сылтамалар
үзгәртү- Сәхнә журналы сайты. 2016 елның 4 март көнендә архивланган.