Борынгы төрки тел
Борынгы төрки тел — заманча төрки телләрнең уртак элгәре, тарихи-чагыштырма ысул ярдәмендә торгызылган.
Борынгы төрки тел Ностратик гаиләлектәге борынгы алтай теленнән Алтай таулары итәгендә барлыкка килгән дип фараз ителә.
Төркиләр борынгы төрки руник язуны кулланганнар. Шулай итеп, Орхон-Енисей әдәби теле килеп чыккан.
Борынгы төрки телдән иң иртә (23 гасыр элек) огур телләре аерылганнар.
Иң борынгы төрки язу һәйкәлләре - VII гасырдагы Орхон әлифбасы. VII-XIII гасырлардагы борынгы төрки тел һәм аның диалектлары буенча иң тулы, объектив концепцияле һәм ышанычлы чыганак — “Древнетюркский словарь” (1969 елда урыс телендә дөнья күргән)[1].
Борынгы төрки телне тикшерү берничә мәсьәләне күтәргән: ротацизм (р-тел) яки зетацизм (з-тел) беренчел булуы хакында сораулар.
Иң борынгы төрки язу һәйкәлләре - төрки руник петроглифлар төрки телнең р-төрендәге һәм з-төрендәге диалектларын күрсәтә инде. Бүтән Алтай телләре: монгол һәм тунгус-мәнҗүр телләре тик р-төрендәге диалектларын күрсәтә (чуаш телендә кебек).
БЭК 4 меңьеллыкта (6 меңьеллык элек) Алтай борынгы теле борынгы төрки телгә һәм монгол телләренә таркалган. 23 гасыр элек борынгы төрки телдән р-төрендәге огур телләре (чуаш теле) аерылган. Шуңа күрә р-төрендәге телләрне (монгол телләре, чуаш телен) тикшерү нигезендә борынгы төрки телне торгызырга була.
Чагыштыру җәдвәлеҮзгәртү
Саннар[2]
Сан | Борынгы төрки телдә | Татарча |
1 | *bir / бир | бер |
2 | *ėki / еки | ике |
3 | *üč / үч | өч |
4 | *tȫrt/ төрт | дүрт |
5 | *bēš/ беш | биш |
6 | *altï/ алты | алты |
7 | *yeti/ йети | җиде |
8 | *sekiz / секиз | сигез |
9 | *tokuz/ токуз | тугыз |
10 | *on/ он | ун |
20 | *yėgirmi/ егирми | егерме |
30 | *otuz/ отуз | утыз |
40 | *kïrk/ кырк | кырык |
50 | *elig/ елиг | илле |
60 | *altmïš/ алтмыш | алтмыш |
70 | *yetmïš/ йетмыш | җитмеш |
80 | *sekizon/ секизон | сиксән |
90 | *tokuzon/ токузон | туксан |
100 | *jür, *yüz/ җүр, йүз | йөз |
Алмашлыклар
Алмашлык | Борынгы төрки телдә | Татарча |
мин | *ban / бан | мин |
син | *san / сан | син |
ул | *o / о | ул |
без | *bız/ быз | без |
сез | *sız/ сыз | сез |
алар | *ular/ улар | алар |
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ https://ru.convdocs.org/docs/index-268947.html
- ↑ Andras Rona-Tas, 'The Reconstruction of Proto-Turkic and the Genetic Question', in L. Johanson, The Turkic Languages, Routledge Language Family Descriptions, Routledge (1998), ISBN 0-415-08200-5, pp. 67–80.
СылтамаларҮзгәртү
- Н. Н. Поппе. О родственных отношениях чувашского и тюрко-татарских языков. Чебоксары, 1925.
- Гамирзан Давлетшин. Булгарская письменность (Раннебулгарский и домонгольский периоды). Журнал Гасырлар Авазы/Эхо веков, Раздел: Из глубины столетий, 2008-1.
- Г.М. Давлетшин. Этапы письменности тюрко-татар, «Научный Татарстан», 2'2009, стр.132-145.
- Древнетюркский словарь