Болгарга әл-Моктәдир илчелеге

(Bolğarğa äl-Moqtädir ilçelege битеннән юнәлтелде)

Болгарга әл-Моктәдир илчелегеБагдад хәлифәлегенең 921-23 елларда Идел буе Болгары илчелегенә (Бохарага һәм Багдадка Алмыш хан илчелеге) җавап рәвешендә җибәрелгән сәяси миссиясе. Ниятләре: Хәзәр каганлыгына каршы бердәмлек килешүен төзү, хәлифәлекнең дәрәҗәсен күтәрү, ислам йогынтысын җәелдерү. Илчелек җитәкчесе Сәхсән әр-Рәсиби, сәркәтибе Ибне Фазлан, әгъзалардан төрки телле хәрбиләр Тәкин белән Барс булган. Илчеләр Болгарлар җиренә 922 елның 12 май көнендә килеп җитә, каршы алучы Алмыш ханга хәлифәнең хатын һәм бүләкләрен тапшыра. Илчелек исламны Болгарда рәсми дин дип игълан итүдә катнаша.

Тышкы сылтамалар үзгәртү