Бистә
(Bistälär битеннән юнәлтелде)
Бистә яки касәбә, посёлок — Россия, Украина, Беларус, Казакъстанда торак пункт атамасы. Татар теленә фарсы теленнән килеп кергән. Фарсы телендәге бәст сүзе «йорт», «киртәләп алынган урын» дигәнне аңлата. Чит сәүдәгәрләр яши торган урынны белдергән.[1] [2]
Бистә | |
рус. Посёлок укр. селище | |
Бистә авыл һәм шәһәр тибында була ала. Халык санын алу барышында да авыл бистәләре авыл халкы исәбенә, ә штпларда яшәүчеләр шәһәр халкы исәбенә кертелә.
Бистә дип тагын шәһәрләрнең үзгәрәк районнарын да атыйлар, мәсәлән Казандагы Дәрвишләр бистәсе. Еш кына алар шәһәргә кушылганчы аерым торак пункт булып саналганнар.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Рифгать Әхмәтьянов. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге.
- ↑ рус. место — «урын» сүзеннән килеп чыккан дип ялгыш уйлаучылар да бар.