Антиматдә
Антиматдә — антикисәкчекләрдән торган табигатьтә тотрыклы халәттә хасил булмаучы матдә (әлегә галактикабызда һәм аннан тыш күзәтелмәгән).
Нульсез тикторыш массалы барлык кисәкчекләрнең антикисәкчекләре булуы исбатланмаган.
Үзлекләре
үзгәртүМатдәнең төзелешен билгеләүче көчләр:
кисәкчекләр һәм антикисәкчекләр өчен бертигез (симметрик). Димәк антиматдәнең төзелеше матдәнең төзелешенә тиң булырга тиеш.
Ләкин матдә һәм антиматдә зәгыйфь тәэсир итешүдә төрлечә катнашалар: әлеге тәэсир итешүдә җөплелек саклану кануны бозыла, ягъни антиматдәнең үзлекләре матдәнең көзге аша чагылышына тиң.
Матдә һәм антиматдә тәэсир итешкәндә аннигилләнә, шул процесста югары энергияле фотоннар яки кисәкчек-антикисәкчек парлары барлыкка килә.
1 кг антиматдә һәм 1 кг матдә тәэсир итешкәндә 1,8·1017 джоуль энергия чыгарыла, бу 42,96 мегатонна тротил шартлавы энергиясенә тиң.
Күзәтелә торган Галәмнең өлеше тик матдәдән тора, антиматдәдән торган өлешләре табылмаган, ягъни матдәнең һәм антиматдәнең асимметриясе - Галәмнең барион асимметриясе күзәтелә, аның сәбәпләре - физиканың чишелмәгән мәсъәләләренең берсе.
Шундый көчле асиммерия Зур Шартлаудан беренче секунда өлешеннән соң хасил булган дип фараз ителә.
Чыгару
үзгәртү1965 елда тәҗрибәханәдә анти-дейтрон чыгарыла.
1995 елда АТТОда позитроннан һәм антипротоннан торган анти-сутуар атомы булдырыла.
Антиматдә - Җирдәге иң кыйбат җитештерелә торган әйбер була, 1 миллиграмм позитрон 25 миллион доллар тора.
Моны да карагыз
үзгәртүӘдәбият
үзгәртү- Власов Н. А. Антивещество. — М.: Атомиздат, 1966. — 184 с.
- Широков Ю. М., Юдин Н. П. Ядерная физика. — М.: Наука, 1972. — 670 с.