Алексей Казаков

(Aleksey Kazakov битеннән юнәлтелде)

Алексей Казаковволейбол буенча Россиянең атказанган спорт остасы. Алексей Казаков — дөньяда иң биек волейболчы[1]. Аның буе 217 см.

Алексей Казаков
Туган телдә исем Казаков Алексей Валерий улы
Туган 18 март 1976(1976-03-18) (48 яшь)
Татарстан, Чаллы
Ватандашлыгы Россия байрагы Россия Федерациясе
Һөнәре спортчы
Спорт такымы әгъзасы Зенит

 Алексей Казаков Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Алексей Казаков 1976 елның 18 мартында Чаллы шәһәрендә туа. Кама дәүләт физик культура институтын тәмамлый. Беренче тренеры — Алексеев Олег Александр улы.

Спорт карьерасы үзгәртү

Яшьләр арасында 1994 елда Европа чемпионы, ә 1995 елда дөнья чемпионы.

1996 елда XXVII Олимпиадада да (Атланта, АКШ) катнаша һәм дүртенче урын ала.

1999 елда Дөнья лигасында көмеш медаль, ә 2001 елда бронза медаль ала. 1999 елда Дөнья кубогында җиңә.

2000 елда Сиднейда (Австралия) узган XXVII Олимпия уеннарында көмеш медальгә, ә 2004 елда Афиннарда (Греция) узган XXVIII Олимпия уеннарында бронза медальгә лаек була.

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Выше - только горы, archived from the original on 2012-05-10, retrieved 2011-07-10