Зенит-Казан (волейбол клубы)

"Зенит-Казан" (tat.lat. Zenit-Qazan (woleybol klubı) (үле сылтама)) — Татарстан Җөмһүрияте Казанның волейбол клубы, Россиянең 11 тапкыр чемпионы, Россия Кубогы 5 тапкыр иясе, Чемпионнар Лигасында 5 мәртәбә җиңүче (2015 һәм 2016 елда рәттән).

Владимир Алекно — Зенит-Казан баш тренеры

2000 елда нигезләнгән, 2004 елга кадәр "Динамо" булып исемләнде, 2005-2008 елларда — "Динамо-Таттрансгаз" дип атала.

Элек уеннарын "Баскет-холл" аренасында, 2010 елдан Казанның «Санкт-Петербург» волейбол үзәгендә үткәрә.

Төп төсләре: ак-зәңгәр.

Виктор Сидельников дәвере үзгәртү

Казан волейбол клубы 2000 елның 13 маенда нигезләнде. Өч ел эчендә Казан клубы беренче лигасыннан Руссия волейбол төп дивизионына ирешеп чыкты. 2002 елда мәшһүр Совет волейболчысы Виктор Сидельников Казанга чакырылды. 2003 дебют елында Казан волейбол клубы бердән бронза медальләрен яулады. Бик көчле, яхшы уенчы Дмитрий Фомин Руссия Кубогы Финалында 2004 Казанлыларга беренче мәшһүр җиңүен ирешергә булышты.

Казан килә! үзгәртү

"Казан килә!", "Бер елда титулсыз" — шулай Россия волейбол комментаторлары Россия Кубогы казанлылар тарафыннан яулаганнан соң әйтәләр иде. 2004 елда Казан волейбол клубы беренче алтын медальләрен яулады, 2007/2008 Европа Чемпионнар Лигасында җиңде. "Казан килә!" Европада да яңгырады.

Владимир Алекно чоры үзгәртү

2008 елда Казан волейбол клубына баш тренер урынына алдагы ике тренер белән бергә ССРБ җыелма командасын өчен уйнаган Владимир Алекно килде һәм Казан җиңү гадәтләрен дәвам иттерде. Аның белән килгән 36 яшьлек Олимпия чемпионы америкалы Ллой Болл 2011 елга кадәр команданың капитаны була.

Казан килде! үзгәртү

Казан волейбол клубы 2006 елдан Россия Чемпионатында өстенлек итә: 2006/2007, 2008/09, 2009/10, 2010/11, 2011/12, 2013/14, 2014/15, 2015/16, 2016/17, 2017/2018, 2022/2023[1] сезоннары алтын медальләре иясе.

Европа Чемпионнар Лигасында 2011/12 җиңде.

2014 елның 30 апрелендә Локомотив (Новосибирск) командасын 3:0 исәбе белән җиңеп Зенит-Казан 5-тапкырдагы Россия чемпионы булды.

Олимпия могҗизасы үзгәртү

Казан волейбол клубының уенчылары — Россия җыелмасының нигезе. Лондон Олимпия уеннарында 2012, 12 августта волейбол финалында Россия волейбол җыелмасы Владимир Алекно җитәкчелегендә чын могҗиза эшләде: Бразилиягә 0:2 оттырганда, Алекно кирәкле алмашлар ясап драматик көрәшендә җиңде. 32 ел үткәннән соң «безнекеләр» яңадан Олимпия Алтын медальләрен яулады!

Искәрмәләр үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү