Алексей Галактионов

(Aleksey Galaktionov битеннән юнәлтелде)

Алексей Пётр улы Галактионов (рус. Алексей Петрович Галактионов) – дәүләт һәм партиянең күренекле эшлеклесе, КПССның Татарстан өлкә комитетының беренче сәркатибе (гынвар — июнь 1922).

Алексей Галактионов
Туган телдә исем Алексей Пётр улы Галактионов
Туган 13 март 1888(1888-03-13)
Россия империясе, Ырынбур губернасы, Бозаулык өязе, Алексендровка авылы
Үлгән 5 июль 1922(1922-07-05) (34 яшь)
Казан
Ватандашлыгы Русия империясе байрагы Россия империясе
ССБР байрагы СССР
Һөнәре дәүләт һәм партия эшлеклесе
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

 Алексей Галактионов Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Алексей Галактионов Ырынбур губернасы Бозаулык өязенең Алексендровка авылында дөньяга килә. Аның ата-анасы турында беренәрсә дә мәгълүм түгел, аны эшче-слесарь улылыкка алган һәм үз фамилияне биргән.

1906 елда РСДРП партиясенә керә. Бозаулыкта механик заводында слесарь булып эшләгән, 1906—1915 елларда Ташкәнттә, Чиләбедә, Петроградта яшерен эш алып баручы. 1916 елда Себергә сөрелгән.

Самара губерна комитеты әгъзасы, Самара губернасы эчке эшләр комиссары, Самара губерна башкарма комитеты рәисе (1917—1921), КПССның Татарстан өлкә комитетының беренче сәркатибе (гыйнвар — июнь 1922).[1] Авиацион һәлакәтендә һәлак була.

Истәлек үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

  Шәхесләр порталы
  Сәясәт порталы
  Казан порталы
  Тарих порталы