Александр Серафимович

(Aleksandr Serafimoviç битеннән юнәлтелде)

Александр Серафим улы Серафимович (чын фамилясе — Попов) — рус совет язучысы, беренче дәрәҗә Сталин премиясе лауреаты.

Александр Серафимович
Туган телдә исем Александр Серафим улы Попов
Туган 19 гыйнвар 1863(1863-01-19)
Нижнекурмоярская, Дон гаскәре өлкәсе, Русия империясе
Үлгән 19 гыйнвар 1949(1949-01-19) (86 яшь)
Мәскәү, РСФСР, ССРБ
Күмү урыны Новодевичье зираты[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Санкт-Петербург дәүләт университеты
Һөнәре язучы, шагыйрь, прозачы
Эш бирүче Санкт-Петербург дәүләт университеты
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләк һәм премияләре I дәрәҗә Сталин премиясе, Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Хөрмәт Билгесе ордены

 Александр Серафимович Викиҗыентыкта

Биография үзгәртү

 
Новодевичье зиратында Серафимович кабере

Александр Серафимович 1863 елның 7 (19) гыйнварында Нижнекурмоярская станицасында (хәзер Ростов өлкәсенең Цимлянск районына карый) полк казначысы, Дон гаскәре есаулы гаиләсендә туган.[1]

1883 елда Петербург университетының физик-математик факультетына укырга килгән; революцион студенлары арасында ул марксизм идеяләре белән танышты. инкыйлаби хәрәкәтендә һәм Александр III-ны үтермәкче булу сәбәпле Попов өч елга Архангельск губернасына сөргенгә җибәрелә. Анда ул Серафимович псевдонимы астында беренче хикәяне яза.

18901892 елларда Усть-Медведицкаяда, 18921902 елларда — Новочеркасскида яши, 1902 елда Мәскәүгә күчеп киткән.

Беренче бөтендөнья сугышы вакытында «Русские ведомости» гәзитендә фронт корреспонденты булып эшли. 1918 елда бәлшәвикләр фикасенә керә.

1926—1929 елларда — «Октябрь» журналының баш редакторы. 1934 елда ССРБ язучылар берлегенең идарә президиумына сайланыла.

1949 елның 19 гыйнварында вафат булган. Мәскәүнең Новодевичье зиратында күмелгән.

Төп әсәрләр үзгәртү

  • «Железный поток»

Бүләкләр үзгәртү

Истәлек үзгәртү

Серафимович исемен Волгоград өлкәсендәге шәһәр, Волгоград дәүләт педагогика университеты йөртә. Шуның өстәвенә, Серафимович хөрмәтенә аталган урамнар да бар (Казан (Авиатөзелеш районы), Мәскәү, Белгород, Воронеж, һ.б.)

Искәрмәләр үзгәртү

  1. архив күчермәсе, archived from the original on 2012-10-20, retrieved 2013-12-05 

Тышкы сылтамалар үзгәртү