Абсолют йолдызча зурлык
Абсолют йолдызча зурлык — астрономик объектның яктыртучанлыгын тасвирлаучы физик зурлык. Төрле объектлар өчен абсолют зурлыкның төрле билгеләмәләре бар.
Абсолют йолдызча зурлык (М) — 10 парсек ераклыгындагы объектның күренүчән йолдызча зурлыгы. Мәсәлән, Кояшның абсолют болометрик йолдызча зурлыгы (электромагнит дулкыннары барлык диапазонын исәпкә алып) = +4,7.
Әгәр m - күренүчән йолдызча зурлык, d - объектка кадәрге аралык булса, абсолют йолдызча зурлык:
биредә: = 10 пк ≈ 32,616 яктылык елы
Тиешенчә күренүчән һәм абсолют йолдызча зурлыклар билгеле булсалар, объектка кадәрге аралыкны болай исәпләргә була:
Абсолют йолдызча зурлык яктыртучанлык белән бәйләнеше:
биредә - Кояшның яктыртучанлыгы, — Кояшның абсолют йолдызча зурлыгы.
Кояш системасы
үзгәртүКояш системасының объектлары өчен абсолют йолдызча зурлыгы башкача билгеләнә. Алар өчен абсолют йолдызча зурлык Кояштан һәм күзәтүчедән 1 а.б. ераклыгындыгы күренүчән йолдызча зурлыкка тигез.
Планетаның абсолют йолдызча зурлыгы g:
- ,
биредә m0 — Кояшның күренүчән йолдызча зурлыгы
- A — планетаның геометрик альбедосы, r — аның радиусы
Яки планетаның зурлыгы буенча:
- .
биредә: ρ - 1 а.б. ераклыгыннан планета күренгән почмагы
Астероидларның альбедо иң таралган саны 0,25 — 0,05.
Метеорлар өчен:
- ,
- К - һавада йотылу өчен җаваплы төзәтмә
- R — метеорга кадәр аралык
- m - күренүчән йолдызча зурлык
Әдәбият
үзгәртү- Шкловский И. С. Звёзды: их рождение, жизнь и смерть, М.: Наука, 1984 2005 елның 10 декабрь көнендә архивланган.
- Физика космоса. Маленькая энциклопедия, М.: Советская Энциклопедия, 1986
- Постнов К. А. Эволюционная астрофизика
- Alpert, Mark (Nov. 2005). «Red Star Rising». Scientific American, p. 15.
- Neptune-Size Planet Orbiting Common Star Hints at Many More