𐰦 (Борынгы төрки руна)

(𐰦 битеннән юнәлтелде)

𐰦 - борынгы төрки әдәби әлифбаның рунасы, ул Орхон төрки язу һәйкәлләрендә очрый, заманча төрки телләрдә нт, нд дифтонгына (ХФӘда nt, nd авазларына) туры килә. Гадәттә бүгенге төрки руник язуларда нәкъ бу руна кулланыла, ә аның Енисей аналогы 𐰧 тарихи текстлар өчен кулланыла.

Талас елгасы янында табылган төрки руннар белән таш.

𐰦 тарихи чыганакларда мөһим мәгънәсенә ия, 𐰦 рунасы бирелгән "ант" дип билгели, текст ахырында язылган 𐰦 - сүзләрнең намуслылыгын күрсәтә.

2009 елдан Юникод 5.2 юрамасына кертелгән, Юникодта 𐰦 рунасы U+10C26 дип билгеләнгән:

Юникод  	U+10C26
HTML-код  & #68646;
CSS-код    \10C26

Мисаллар үзгәртү

Борынгы төрки язмаларда аерым сүзләр ике ноктага охшаган махсус билге : белән аерыла, хәрефләр уңнан сулга языла.

𐱃𐱃𐰺𐰽𐱃𐰦𐰀 - Татарстанда

𐱇𐰺𐰦𐰀 - турында

𐰦:𐰃𐱅𐰇 - ант итү

𐰢𐰃𐰦𐰀 - миндә

𐰇𐰾𐰦𐰃 - үсенте

𐰤𐱅𐰘𐰾𐰦𐰀 - нәтиҗәсендә

Язу һәйкәлләре үзгәртү

𐰦 рунасы бөтен борынгы төрки язу һәйкәлләрендә очрый:

  • Орхон елгасы буенда табылган (Көнчыгыш Төрки Каһанлык, Монголия)
  • Алтайда табылган (Көнбатыш Төрки Каһанлык, Үзәк Азия)
  • Орхон елгасы буенда табылган (Уйгыр каһанлыгы, Монголия)
  • Турфанда табылган (Уйгыр дәүләте, Көнчыгыш Төрекстан)
  • Лена елгасы буенда, Байкал янында табылган (курыканнар кабиләсе).

Әдәбият үзгәртү

  • Аврутина А. С. Древнетюркские рунические памятники: Система письма и фонологическая реконструкция. — М.: URSS, 2011. — (136). — ISBN 978-5-354-01703-4.
  • Ахатов Г. Х. Некоторые следы языка орхоно-енисейских памятников в диалекте западносибирских татар // Материалы Всесоюзного совещания по общим вопросам диалектологии и истории языка. Тезисы докладов и сообщений. — М., 1975. — С. 35—36.
  • Батманов И. А., Арагачи З. Б., Бабушкин Г. Ф. Современная и древняя енисеика. — Фрунзе, 1962. — 252 с.
  • https://unicode-table.com/ru/10C26/