𐰆 (Борынгы төрки руна)
𐰆 - борынгы төрки әдәби әлифбаның рунасы, ул Орхон һәм Енисей төрки язу һәйкәлләрендә очрый, заманча төрки телләрдә о, у һәм в (w) хәрефләренә (ХФӘда u, o, w авазларына) туры килә.
Беренче (тамыр) иҗектә 𐰆 рунасы языла, ләкин киләсе иҗекләрдә язылмый, тик соңгы ачык иҗектә языла.
𐰆 - рунасы каты төрки сүзләрдә кулланыла (арткы рәт сузыкларына карый).
2009 елдан Юникод 5.2 юрамасына кертелгән, Юникодта 𐰆 рунасы U+10C06 дип билгеләнгән:
Юникод U+10C06 HTML-код & #68614; CSS-код \10C06
Мисаллар
үзгәртүБорынгы төрки язмаларда аерым сүзләр ике ноктага охшаган махсус билге : белән аерыла, хәрефләр уңнан сулга языла.
𐰆𐰣 - ун, он, 𐰆 - рунасы беренче иҗектә языла.
𐰆𐰭 - уң
𐰣𐰆𐰺𐰞𐰣𐰆 - нурлану, 𐰆 - рунасы беренче һәм соңгы иҗектә языла, а - 𐰁 - рунасы язылмый.
𐰆𐰶𐱃 - вакыт / waqıt, 𐰆 - рунасы беренче иҗектә w авазын билгели.
𐰆𐰭𐰍𐰁:𐰉𐰺𐰆 - уңга бару, 𐰆 - рунасы беренче һәм соңгы иҗектә языла, а - 𐰁 - рунасы соңгы иҗектә дә языла.
𐰆𐱃𐰣 - Ватан, бу сүздә 𐰆 - рунасы языла, ә а - 𐰁 - рунасы язылмый
𐰢𐰃𐰤𐰢:𐰆𐱃𐰣𐰢:𐱃𐱃𐰺𐰽𐱃𐰣 - минем Ватаным Татарстан, 𐰆 - рунасы языла, ә а - 𐰁 - рунасы язылмый диярлек.
𐰡𐰣:𐰆𐰺𐰑𐰁 - Алтын Урда
Борынгы төрки әлифбада күп сүзләр татарча да казакъча бертигез языла, бу үзлеге кирил һәм латин әлифбалары алдыннан өстенлек була.
Язу һәйкәлләре
үзгәртү𐰆 рунасы бөтен борынгы төрки язу һәйкәлләрендә очрый:
- Талас елгасы буенда табылган (Кыргызстан, аргу кабиләсе)
- Енисей елгасы буенда табылган (Көньяк Себер, Кыргыз каһанлыгы)
- Орхон елгасы буенда табылган (Көнчыгыш Төрки Каһанлык, Монголия)
- Алтайда табылган (Көнбатыш Төрки Каһанлык, Үзәк Азия)
- Орхон елгасы буенда табылган (Уйгыр каһанлыгы, Монголия)
- Турфанда табылган (Уйгыр дәүләте, Көнчыгыш Төрекстан)
- Лена елгасы буенда, Байкал янында табылган (курыканнар кабиләсе).
Әдәбият
үзгәртү- Аврутина А. С. Древнетюркские рунические памятники: Система письма и фонологическая реконструкция. — М.: URSS, 2011. — (136). — ISBN 978-5-354-01703-4.
- Ахатов Г. Х. Некоторые следы языка орхоно-енисейских памятников в диалекте западносибирских татар // Материалы Всесоюзного совещания по общим вопросам диалектологии и истории языка. Тезисы докладов и сообщений. — М., 1975. — С. 35—36.
- Батманов И. А., Арагачи З. Б., Бабушкин Г. Ф. Современная и древняя енисеика. — Фрунзе, 1962. — 252 с.
- https://unicode-table.com/ru/10C06/