Өлфәт Бәдретдинов
Өлфәт Бәдретдинов, Өлфәт Шәйхетдин улы Бәдретдинов (удм. Ульфат Шайхутдинович Бадретдинов, 1957 елның 21 гыйнвары, СССР, РСФСР, БАССР, Борай районы, Алтаю) ― язучы, журналист, 2000 елдан Россия Язучылар берлеге әгъзасы. 1995 елдан удмурт телендәге «Кизили» балалар журналының баш мөхәррире. Әдәбият өлкәсендә Удмурт Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты (2016)[1]. Удмурт Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2007).
Өлфәт Бәдретдинов | |
---|---|
Тугач бирелгән исеме: | удм. Ульфат Шайхутдинович Бадретдинов |
Туу датасы: | 21 гыйнвар 1957 (67 яшь) |
Туу урыны: | СССР, РСФСР, Башкортстан АССР, Борай районы, Алтаю |
Милләт: | удмурт |
Ватандашлык: | СССР РФ |
Эшчәнлек төре: | язучы, журналист, баш мөхәррир |
Иҗат итү еллары: | 1982 – х. в. |
Юнәлеш: | проза |
Жанр: | хикәя, повесть |
Иҗат итү теле: | удмурт теле |
Дебют: | 1988 |
Премияләр: | Удмурт Республикасы Дәүләт премиясе (2016) |
Бүләкләр: |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1957 елның 21 гыйнварында Башкортстан АССР Борай районы Алтаю (Алтау) авылында туган[2]. Сигезьеллык мәктәпне, Можга педагогика училищесын (1999 елдан көллият[d]; 1972 елда) тәмамлаган. Училищеда прозаик Григорий Данилов һәм шагыйрь Николай Байтеряков җитәкчелегендәге әдәби-иҗат түгәрәгендә шөгыльләнгән. Училищены тәмамлагач, туган авылында укытучы булып эшләгән. Армиядән кайткач, ике ел БАССР Калтасы районы Зур Качак авылында урта мәктәптә эшли. Читтән торып, Удмурт дәүләт университетының удмурт филологиясе факультетын тәмамлаган.
1982 елдан «Советской Удмуртия» (хәзерге «Удмурт дунне») газетасында эшләгән. 1990―1992 елларда «Инвожо»?! журналының баш мөхәррир урынбасары була. 1992 елның сентябреннән ― «Кизили» журналында баш мөхәррир урынбасары, 1995 елның июленнән ― баш мөхәррир. 2000 елда Россия Язучылар берлегенә кабул ителә.
Иҗаты
үзгәртүБалачактан ук хикәяләр, газеталар өчен мәкаләләр язу белән кызыксына. «Дась лу!» (хәзерге «Ӟечбур!») газетасының яшь хәбәрчесе була. Алга таба аның әсәрләре «Рабоче-крестьянский корреспондент», «Миша», «Мурзилка», «Луч» журналларында басыла. Аның аерым хикәяләре башкорт, татар, коми, коми-пермяк, карел телләренә тәрҗемә ителгән. Уннан артык хикәясе удмурт теле һәм әдәбияты буенча дәреслекләргә һәм кулланмаларга кертелгән.
Удмурт теленә рус, фин, венгр, коми, башкорт, татар язучыларының әсәрләрен тәрҗемә итү белән шөгыльләнә.
Библиография
үзгәртү- 1988 ― беренче «Һәм йөрәгендә чәчәк ачыла» (Сяська сюлэмын но жужа) хикәяләр җыентыгы
- 1991 ― «Иртәгә нәрсә булачак?» (Мар луоз чуказе?) җыентыгы
- 1993 ― «Кенеш» журналында «Керпе энәсез туа» (Чушъял вордиське веньестэк) повесте басылып чыга
- 1994 ― урта һәм кече яшьтәге балалар өчен «Мар со кадик?» җыентыгы
- 1997 ― кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Чакыра» (Оте...) сценарийлар җыентыгы; «Көлке – күренми торган көч» (Серекъян-адскиськем кужым) юморескалар җыентыгы
- 2000 ― «Инвожо» журналында автобиографик «Шордин» повесте басылган. Бу ― Башкортстанда яшәүче удмурт малайлары турында беренче әсәр.
- 2002 ― «Елмаеп уйлану» (Пальпотон но малпаськон) китабы
- 2004 ― рус теленә тәрҗемә ителгән «Шордин, сердцевина моя зоревая» повестен (тәрҗемәче Анатолий Демьянов) аерым китап итеп бастырып чыгару
- 2007 ― Ӵушъял вордӥське веньёстэк: повестьёс, веросъёс, пьесаос. — Ижевск: Удмуртия, 2007. — 247 с.: ил. — ISBN 978-5-7659-0406-0
- 2008 ― «Керпе энәсез туа» (Чушъял вордиське веньестэк) повестьлар, хикәяләр һәм пьесалар җыентыгы
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 2007 ― «Удмурт Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре»[3].
- 2008 ― «Россия Федерациясенең гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе ― 'мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре өчен
- 2010 ― Эстониянең Тугандаш халыклар программасының әдәби премиясе
- 2016 ― Әдәбият өлкәсендә Удмурт Республикасының Дәүләт премиясе [4]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ «Удмуртская правда»: 4 писателя получат литературные премии Правительства Удмуртской Республики 2021 елның 23 декабрь көнендә архивланган.
- ↑ Ульфат Шайхутдинович Бадретдинов. Сайт д. Алтаево
- ↑ Архивная служба Удмуртии. әлеге чыганактан 2018-03-31 архивланды. 2024-02-18 тикшерелгән.
- ↑ Ульфат Шайхутдинович Бадретдинов. Современные удмуртские писатели(рус.)
Әдәбият
үзгәртү- Бадретдинов У. БУШ – ӧвӧл буш / вераськиз О. Самигулова // Удмурт кизилиос. – Ижевск, 2007. – С. 84–85.
- Бадретдинов У. 56, яке «Кучыранлы» удалтӥз // Удмурт дунне. – 2011. – 28 сент. – С. 7.
- Зайцева Т. Понять ребенка // Современная удмуртская проза (1980–2000-е гг.) / Т. Зайцева. – Ижевск, 2006. – С. 143–159.
- Уваров А. Ульфат Бадретдинов (1957) // Писатели и литературоведы Удмуртии. – Ижевск, 2006. – С. 13–14.
- Шкляев А. Бадретдинов Ульфат Шайхутдинович // Удмуртская Республика : энциклопедия. – Ижевск, 2008. – С. 194.