Өзелмәс буш ара

сүзләр юлында гадәти буш ара булып куренә торган, әмма шул урында сүзләр юлын өзәргә мөмкинлек бирми торган санак сүзләр кодировкасы элеме

Өзелмәс буш ара[1] (ингл. non-breaking space) — сүзләр юлында гадәти буш ара булып күренә торган[2], әмма сүзләрне күрсәтә һәм бастыра торган программаларга, шул урында сүзләр юлын өзәргә мөмкинлек бирми торган санак сүзләр кодировкасы элементы. Сүзләр юлын өзү сәламләнмәгән биткә салу кагыйдәләрен саклауын автоматлаштыру өчен кулланыла (күбрәк җиңел укылучанлык өлеше өчен).

Ничек өзелмәс буш араны куярга үзгәртү

Өзелмәс буш ара Windows операцион системасының стандарт төймәсар җәемнәрендә юк, әмма кайбер махсус җәемнәрдә бар — мәсәлән, Илья Бирманның Windows өчен типография җәемендә ул AltGr + Буш ара[3] төймәләр тиңдәшлеген басып кертелә (теләсә кайсы программада). MacOS гаилә системаларында өзелмәс буш ара 

Option + Буш ара төймәләр тиңдәшлеген басып куела.

Өзелмәс буш ара кертүен җиңеләйтү өчен кайбер сүзләр процессорларында шулай ук махсус төймәләр тиңдәшлекләре кулланыла — әйтик, Microsoft Word[4] һәм OpenOffice.org Writer дигән сүзләр процессорларында Ctrl +

Shift + Буш ара төймәләр тиңдәшлеге белән кулланырга була.

Шушы өзелмәс буш арадан башка (ягъни гадәти буш ара символыннан сүзләр юлын өзәргә мөмкинлек бирми торуы белән генә аерылып тора торган символдан), Юникодта тагын берничә өзергә ярамый торган буш аралар символлары билгеләнгән. Алар бер-берсеннән киңлекләре белән аерылып торалар.

Юникодтагы исем Юникодтагы код Күренә HTML 4-тәге мнемоника Аңлатмалар
уналтылык унарлык
NO-BREAK SPACE 00A0 0160 « »   Киңлеге буенча гадәти буш ара белән туры килә
CLASSES SPACE 2007 8199 « »   яки   Киңлеге, шушы хәрефлектәге саннарның киңлеге белән туры килә, бу таблица җыяр өчен билгеләнгән 
NARROW NO-BREAK SPACE 202F 8239 « »   яки   Кыска өзелмәс буш ара
WORD JOINER 2060 8288 «⁠» ⁠ яки ⁠ Күчерү билгесен куймыйча (аермалы буларак, «йомшак» сызыкчага караганда), сүзләр юлын өзәргә ярый торган урыннарны күрсәтә; киңлеге аның тулысынча юк. Бу символ белән буш ара белән кулланмый торган телләр дә файдалана. Сүзләрне киңлеге буенча тигезләгәндә, теләсә кайсы буш ара кебек киңәя ала.

Сүз җыю эшендә куллану үзгәртү

  • ике инициал арасында куела, шулай ук инициаллар һәм фамилия арасында куела («А. С. Пушкин»);
  • кыскартылган мөрәҗәгатләр һәм фамилия арасында куела («Иванов ә-де»), шулай ук географик кыскартуларыннан соң куела («Санкт-Петербург ш.», «Мадагаскар у.»);
  • номер, шулай ук параграф билгеләре һәм аларга катнашкан саннар арасында куела («№ 8», «§ 104»);
  • кыскартулар эчендә куела («һ. б.», «б. э.»);
  • саннар һәм аларга катнашкан үлчәү берәмлекләре арасында, яки хисап сүзләре арасында куела («12 кг», «1981 ел», «IV б.»);
  • җөмлә уртасында тире алдында куела («Унсигез — ул бөтенләй аз»). Типография кагыйдәләре буенча тиреның ике ягында да ике-пунктлы шпация куярга таләп ителә (ике типография пункты киңлеге хәтле буш ара), әмма, еш кына, санак чикләүләре сәбәбендә гадәти буш ара символын куялар (тиреның сул ягында — өзелмәс буш ара, уң ягында — гадәтине);
  • күпмәгънәле саннарда сан төркемнәре арасында куела, өч сан уңнан сулга, дүрт-[5] яки бишмәгънәле[6] саннардан башлап («2 132 128 байт»): типография кагыйдәләре бу очракта кыска буш ара куярга таләп итә, әмма, еш кына, мондый саннарны җыю эшендә санак чикләүләре өчен тулы буш ара куялар;
  • саннардан һәм кыскартулардан торган программаларның юрама номерлары һәм аларның исем өлешләре алдында куела («Ubuntu 14.04», «Windows XP»);
  • кисәкчәләр алдында куела («шулай ук», «бүлмә дә»).

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. ГЛОССАРИЙ КОМПЬЮТЕРНЫХ ТЕРМИНОВ НА ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ 2016 елның 19 октябрь көнендә архивланган.: «Өзелмәс буш ара» — 1326-че сүз
  2. Нәшрият санак программаларда шулай ук фиксацияләнгән өзелмәс буш ара бар, ул кыскартканда/киңәйткәндә сүзләр юлының киңлеген үзгәртми.
  3. Илья Бирманның типография җәеме.
  4. Шулай ук MacOS гаилә системаларында.
  5. Мильчин А.Э., Чельцова Л.К. П. 6.1.3. // Справочник издателя и автора. Редакционно-издательское оформление издания. — 2-е изд., испр. и доп. — М.: ОЛМА-Пресс, 2003. — 800 с. — ISBN 5-224-04565-7.
  6. П. 2.3.9 // Наборные и фотонаборные процессы. — М., 1983.