Ренат Әюпов

(Әюпов Ренат битеннән юнәлтелде)

Ренат Мирзахәсән улы Әюпов — татар артисты, режиссер, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2007), Россия Федерациясенең атказанган артисты (2014). Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты (2015).

Ренат Әюпов
Туган телдә исем Ренат Мирзахәсән улы Әюпов
Туган 28 март 1964(1964-03-28) (60 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР Питрәч районы, Шәле
Яшәгән урын Минск урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре артист, режиссер
Бүләк һәм премияләре Гаяз Исхакый премиясе (2011)
Дамир Сираҗиев премиясе (2015)
Россия Федерациясенең атказанган артисты - 2014Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе - 2007

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1964 елның 28 мартында Татарстан АССРның Питрәч районы Шәле авылында дөньяга килә. 1988 елда Щепкин исемендәге Мәскәү Югары театр училищесын, ә 1995 елда Щукин исемендәге Мәскәү Югары театр училищесының режиссерлык факультетын тәмамлый.

Үзенең иҗат эшчәнлеген Ренат Әюпов Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында артист буларак башлап җибәрә. 1995 елда ул Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры итеп билгеләнә, 1996 елданЯр Чаллы татар дәүләт драма театрының баш режиссеры. 2002 елдан аны янә Татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры итеп билгелиләр.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү