Әхмәт Абдулаев

Дагстан мөфтие

Әхмәт Абдулаев, Әхмәт Магомедович Абдулаев (авар. АхӀмад ХӀажи ГӀабдулаев, 1959 елның 15 сентябре, СССР, РСФСР, Дагстан АССР, Гумбет районы, Югары Инхо) ― ислам дин әһеле, Дагстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе (1998 елдан), югары мөфти, нәкшбәндия[d] һәм шәзилия[d] тарикатьләре шәехе.

Әхмәт Абдулаев
Туган телдә исем авар. АхӀмад ХӀажи ГӀабдулаев
Туган 15 сентябрь 1959(1959-09-15) (65 яшь)
СССР, РСФСР, Дагстан АССР[d], Гумбет районы[d], Югары Инхо[d]
Милләт авар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре дин әһеле, мөфти
Бүләк һәм премияләре Дуслык ордены (РФ, 2019) «Дагстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены (2009) III дәрәҗә Почет ордены (Дагстан, 2023)
Дагстанның халык каһарманы (2015)

 Әхмәт Абдулаев Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1959 елның 15 сентябрендә Дагстан АССР Гумбет районы Югары Инхо авылында туган. Кечкенәдән гарәп телен һәм Ислам дине нигезләрен өйрәнгән. Аның гаиләсендә һәрвакыт иманга һәм дингә тугрылык атмосферасы сакланып калган, хәтта совет чорында, дин тотучылар рәсми рәвештә эзәрлекләүләргә дучар ителгәндә дә, аның туганнары үз диннәрен саклаган һәм балаларын үз диннәре васыятьләре буенча тәрбияләргә курыкмаган. Әхмәт ― нәкшбәндия һәм шәзилия тарикатьләренең мәшһүр суфи шәехе Габделхәмид Әфәнденең (Абдулхамид-Афанди) оныгы.

Дин юлында

үзгәртү

Дин гыйлемен 1972 елда өйрәнә башлаган. 1991 елда Кызылйорт районындагы[d] мәчетнең имамы булган.

1992 елдан Кызылйорттагы Имам Шамил исемендәге ислам институтында укытучылык эшчәнлеге белән шөгыльләнгән, анда ректор вазыйфасын башкарган.

1998 елда Дагстан голәмәләре[d] шурасында Әхмәт Абдулаев бертавыштан мөфти һәм Дагстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп сайланган.

2010 елда имам Сәгыйть әфәнде Чиркәйледән[d] (1937―2012) рухи остаз дәрәҗәсен (иҗазә) алган, мөридләрне үгетләү белән шөгыльләнмәгән. Сәгыйть әфәнде Чиркәйле терактта үтерелгәннән соң, аның варисы Габделҗәлил Әфәнде (Абдулжалил Афанди) Ә. Абдулаевка мөридләргә үгет-нәсыйхәт бирергә боерык биргән.

2013 елда Дагстан мөфтие шәех Әхмәт Абдулаев «Мөхәммәт пәйгамбәрнең изге реликвияләрен саклаучы» дигән мактаулы статус алган, шулай ук аңа реликвияләр үзләре, шул исәптән Мөхәммәт пәйгамбәрнең чәчләре дә, тапшырылган.

2024 елның 29 октябрендә Ә. Абдулаев Рус православ чиркәве башлыгы, патриарх Кирилл белән очрашуда аннан мәктәпләрдә яулыктан йөрү мәсьәләсендә мөселманнарны хуплауны сораган. Мөфти фикеренчә, Россиядә яулыктан йөрүне дә күзаллаган уртак мәктәп формасын кертергә кирәк. Бу социаль буллинг мәсьәләсен хәл итәргә һәм дини кешеләрнең традицион кыйммәтләрен сакларга ярдәм итәчәк. Рус православ чиркәве башлыгы Дагстан мөфтие тәкъдиме белән килешкән[1].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү
  • 2023 ― III дәрәҗә Почет ордены (Дагстан) "Дагстан Республикасы алдындагы зур казанышлары, актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен[2]
  • 2019 ― «Дуслык» ордены (Россия) ― рухи һәм мәдәни традицияләрне саклаудагы һәм үстерүдәге казанышлары, халыклар арасында дуслыкны ныгытуга юнәлдерелгән актив эшчәнлеге өчен[3][4]
  • 2015 ― Дагстанның халык каһарманы[5]
  • 2009 ― «Дагстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены[6]

Библиография

үзгәртү

2015 елда «Благонравие праведников» китабы чыккан; китап гарәп телендә язылган, чиратлашып авар һәм рус телләренә тәрҗемәләре чыккан[7]. 2015 ел ахырына аның гомуми тиражы 200 000 данәдән артып киткән. Китап буенча видеодәресләр сериясе, шулай ук аудиокитап чыгарылган.

Шәхси тормышы

үзгәртү

Өйләнгән. Хатыны Айна (Патимат) Заирбековна Гамзатова (1971 елда Махачкалада туган), Дагстан мөфтиятенең медиахолдингын нигезләүче һәм җитәкчесе. Балалары: уллары — Магомед һәм Әхмәт (Гамзатов), кызлары — Патимат, Хадижат һәм Хабиба.

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү