Касыйм Әхмиров

(Әхмиров Касыйм битеннән юнәлтелде)

Касыйм Әхмиров, Әхмә́ров (1923-1951) — Советлар Союзы Герое (17.10.1943), өлкән лейтенант (1946).

Касыйм Шабан улы Әхмиров
Туу датасы 24 гыйнвар 1923(1923-01-24)
Туу урыны Алтата, Сарытау губернасы, Россия
Үлем датасы 6 июнь 1951(1951-06-06) (28 яшь)
Үлем урыны Белогорск, Амур өлкәсе, Россия
Иялек 383-нче полк < 121-нче дивизия < 60-нче армия < Үзәк фронт
Гаскәр төре пехота
Дәрәҗә
Өлкән лейтенант
Өлкән лейтенант
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге Каһарманы (1943)

Ленин ордены I дәрәҗә Ватан сугышы ордены Кызыл Байрак ордены
 Истигъфада 1946

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Әхмиров Касыйм Шабан улы 1923 елда, Сарытау өлкәсенең Дергачи районы Алтата авылында туган. Милләте буенча татар. 1937 елда гаиләсе Көнчыгыш Казакъстан өлкәсенең бер совхозына күченеп китә. Совхозда хисапчы, ягулык салучы, тракторчы булып эшли. 1941 елда 7 сыйныф тәмамлый.

1942 елның 23 мартында Эшче-крестьян Кызыл Гаскәренә алына. Кече лейтенантлар курсын тәмамлый (1942). 1942 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 383 нче укчылар полкы взводы командиры (60 нчы армиянең 121 нче укчылар дивизиясе). Воронеж, Үзәк, 1 нче һәм 4 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Курск шәһәрен (1943), Украина, Беларус, Польша һәм Чехословакияне азат итү сугышларында катнаша. 1943 нең 4 сентябрендә Чумаково авылы (Конотоп шәһәреннән көнчыгыштарак) янында барган сугышта батырлык күрсәтә. Сугыштан соң ССРБ Оборона министрлыгының офицерлар составы белемен күтәрү курсларын тәмамлый (1945). 1946 дан запаста.

Демобилизацияләнүдән соң Үзбәкстан ССР Шәһрисәбз каласының консерв заводында урнаша. 1951 елны Амур өлкәсендә, җиләк-җимеш төягән эшелонны озата барганда һәлак була.

Бүләкләүләре үзгәртү

Ленин, Кызыл Байрак, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Сылтама үзгәртү