Әсхәт Вәли улы Җәббаров (14 февраль 1946, Урта Тигәнәле, Алексеевск районы, ТАССР, РСФСР байрагы РСФСР, / ССРБ) — авыл хуҗалыгы эшлеклесе, депутат.

Әсхәт Җәббаров
Туган телдә исем Әсхәт Вәли улы Җәббаров
Туган 14 февраль 1946(1946-02-14) (78 яшь)
Урта Тигәнәле, Алексеевск районы, ТАССР, РСФСР байрагы РСФСР, / ССРБ
Милләт татар
Ватандашлыгы / ССРБ>Россия байрагы Россия Федерациясе
Һөнәре авыл хуҗалыгы эшлеклесе, депутат
Җефет Зөлфия Хәйретдин кызы
Балалар кызлары Сиринә һәм Рәзинә, улы Илфат
Ата-ана
  • Вәли (әти)
Бүләк һәм премияләре Хезмәт Кызыл Байрагы ордены

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

  Заббаров Әсхат Вәли  улы 1946 нчы елның 14 нче февралендә Татарстан АССРның Алексеевск  районы Урта Тигәнәле авылында туа. Мәктәптә укыганда да алдынгылыкны бирми. Бигрәк тә математика, физика фәннәрен яратып өйрәнә.
  Юкка гына аны Аю Әсхате дип атамыйлар. Чөнки аларның кушаматы аю булган.  Нәсел тамырлары Җаббарга барып тоташса да, бөтен документлары Заббаров булып йөри. 
  Үсеп җиткән егетне армия сафларына чакыралар. Ләкин йөрәгенең дөрес эшләмәве аркасында, аны өенә кайтарып җибәрәләр. Ул төшенкелеккә бирелми. 1964нче елда Корноухо авыл хуҗалыгы № 17 һөнәри-техник белем училищесында белем ала. Аннан кайткач, төрле тракторларны, комбайннарны егәрлекли. Беркемгә дә алдынгылыкны бирми.  Аның техника белән кызыксынуы әнисеннән килгән дисәк, бер дә хата булмас. Чөнки сугыш вакытында Җүвәйрә Заббарова (кыз фамилиясе Сафина) һәм берничә кыз тракторчы һөнәрен үзләштерәләр һәм трактор рычагы артына утыралар. Кырларны эшкәртү алар кулына кала.
  1971нче елда әти-әнисеннән ерак түгел күл буенда, җир бүлеп алып,  йорт салып чыга. Бу эштә аңа әтисе булыша. Ул авыл советында эшли тоган чагы була. Җирнең тиешлесен, 30метр киңлектә бүлеп бирә. Вәли абый малайларын читкә җибәрми. Кечесен үз янында калдыра, ә калганнарына җир бүлеп алып, өй салып бирә, өйләндерә. Яшь ир өйнең ишек-тәрәзәләренә хәтле үзе сипли. Ике яклы өйне җылытырлык итеп бер генә мич чыгаруны авылда ул башлап җибәрә. Мичне матурлап, төрле сырлар белән сырлап, алгы ягына көзгеләр куеп, бер ягына казан, мич авызына плитә урнаштырып  чыгара. Хәзерге көндә дә ул чыгарган мичләр сакланып калган.
 Ул бер генә эштән дә тартынып тормый, белмәгән эше юк  иде. Көндәлек эшләрдән кала телевизорын да, сипараторын да төзәтә. Мотоциклны әйткән дә юк. Һәр җирен сүтеп-җыя белә. Электричество, тимер һәм балта эшен дә яратып эшли. Авыл кешеләре өчен җанын бирергә әзер иде. Үзенең эшәп торган ут чыбыгын кисеп алып, башка кешеләргә биреп җибәргән чаклары булды. Печән чаба торган чалгысы да 9лы я 10лы була иде. Хәтта пешекче эшен дә яратып башкара.
 Исәнлеге какшау аркасында механизатор эшен ташларга туры килә. Берничә ел терлекчелектә эшләп,  лаеклы ялга чыга. 
 1965нче елда урып-җыюда югары хезмәт күрсәткечләренә ирешкәне өчен ВЛКСМның Татарстан өлкә комитетының Почет Мандаты белән бүләкләнә.
 1967нче елда партиягә керә.

Бүләкләре һәм казанышлары үзгәртү

  • 1971нче елда “Коммунистик хезмәт ударнигы” дигән мактаулы исемгә лаек була.
  • 1975нче елда “1974нче елда үткәрелгән ярышта җиңүче”исеменә лаек була.
  • 1980нче елда “Унынчы бишьеллык ударнигы” , 1982нче елда “Унберенче бишьеллык ударнигы” исемле билгеләр белән бүләкләнә.
  • 1984нче елда (№1125199) “Хезмәт Кызыл Байрак” ордены белән бүләкләнә.
  • 1979нчы елда Язгы чәчү эшләрендә зур уңышларга ирешкәне өчен район мактау грамотасы белән бүләкләнә.
  • 1982нче елда “Колос” комбайнында 10000 центнерга якын ашлык суктырып алганы өчен ТАССРның Министрлар советы тарафыннан 2нче дәрәҗәдәге “Мактау дипломы” белән бүләкләнә һәм телеграмма җибәрелә.
  • 1983нче елда социалистик ярышта район буенча җиңүче дип табыла һәм РСФСРның авыл хуҗалыгы министры тарафыннан 1984нче елның 18нче апрелендә “Мактау дипломы” белән бүләкләнә.
  • 1984нче елда XXXIX өлкә партия конференциясендә сайланган КПССның Татарстан өлкә комитеты члены.
  • 1985нче елда “Алга” колхозы мехнизаторы Заббаров Әсхат Вәли улы Татарстан АССРның 939нчы номерлы Чистай сайлау округыннан РСФСР Югары Советына 11нче чакырылыш депутаты итеп сайлана.
 Андый кешеләрне, техниканың телен белә, диләр. Берничә ел рәттән урак батыры булып гел беренче урыннарны гына алып торды. Ике мәртәбә мотоцикл, суыткыч, келәм һәм башка зур бүләкләргә лаек була. Чистай округы буенча депутат итеп сайлангач, Мәскәүгә барып, берничә съездда катнаша.  Ел саен мәктәптә үткәрелә торган “Төрле профессия кешеләре белән очрашу” кичәсендә катнашып тора. Аның чыгышларын укучылар кызыксынып тыңлыйлар, төрле сораулар бирәләр.

Гаилә хәле үзгәртү

  Тормыш иптәше Зөлфия Хәйретдин кызы, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Зур кызлары Сиринә Әсхат кызы Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмалап кайтып, “Алга” колхозында бухгалтер булып эшләде, кадрлар бүлеген җитәкләде. Икенчесе, Рәзинә Әсхат кызы Казан педагогия университетын тәмамлап, Алексеевск үзәгендә 1нче мәктәптә укытучы булып эшли. Өченчесе, Заббаров Илфат Әсхат улы мәктәпне тәмамлагач, армия сафларында хезмәт итеп кайтты һәм район үзәгендә полиция бүлегенә эшкә урнашты. Хәзерге көндә  ТР Алексеевск районының ГИБДД җитәкчесе. Әтисеннән аерылып торган ягы – авыл һәм район сабантуйларында күп мәртәбәләр батыр калды. Хәзерге көндә улы Ренальне көрәш алымнарына өйрәтә.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Бәдертдин Шәйхетдинов“Тигәнәле – туган җирем”. – Казан: “ Матбугат йорты” нәшрияты, 2005. – 167б.
  2. Депутаты Верховного Совета РСФСР одиннадцатого созыва. – Москва. Издательство “Известия”, 1987г.
  3. “Таң” район газетасы. 1982нче ел №106.
  4. “Таң” район газетасы. 1982нче ел №121.
  5. “Таң” район газетасы. 1984нче ел №35.
  6. “Таң” район газетасы. 1982нче ел №92-б.
  7. “Күңелле атна” газетасы. 12нче февраль 2004нче ел №6.