Әрмәнстанда Зәрдөштлек

Әрмәнстанда Зәрдөштлек безнең эрага кадәр бишенче гасырга кадәр вакытка карый, бигрәк тә Әрмәнстан Таулы Югары Җирләрендә Ахеменид һәм Парфия чорларында. Әрмәнстанда Христианлык кертелгәнгә кадәр, илдә күбесенчә Зәрдөштлек иң күбе таралган дин булган. Митра (Миһр) һәм Веретһрагна (Ваһагн) язаталары илдә аеруча зур ихтирам ителгән.

Багратидның урта гасыр Ани шәһәрендә Әрмән Зәрдөштлек ут гыйбадәтханәсе.

Зәрдөшт (Заратустра, Зороастр) исеме классик Әрмән чыганакларында Zradašt дип китерелгән (еш Zradešt юрамасы белән). Бу шәһадәтләрнең иң әһәмиятлеләре Колб Эзникы, Элише һәм Мовсес Хоренаци тарафыннан тәэмин ителгән булган. Элише шулай ук Zradaštakan, ягъни "Зороастрий" сыйфат сүзен тәэмин иткән. Zradašt исеме *zur- белән башланган борынгырак формадан формалашкан булган, бу фактны Алман иранологы Фридрих Карл Андреас (1846–1930) Урта Гасыр Фарсы *Zur(a)dušt сөйләм формасы өчен шәһадәт итеп кулланган.
Зәрдөштлек өчен синоним булган Маздаизм шулай ук иртәрәк сакланып калган Әрмән текстларында бар. Классик Әрмән телендә язылган 5-енче гасыр “Эпик Хикәяләре” (Buzandaran Patmut‘iwnk‘) маги (“могк”, մոգք) сүзен Маздаизм белән ассоциацияли, аноним автор аны “Маздезн” дип атый, ягъни “Маздейлар” ышануы. Бу сүз Фарсы “Маздаязн”нан һәм урта Фарсы “Маздесн”нан алынган. 6-нчы гасырда Элише текстларында mogut‛iwn сүзен кулланган, моның һичшиксез иртә Гөрҗи агиографияләрендә булган могобай/могуэбай ("Магизм" ягъни "Маздеизм", "Зәрдөштлек") белән параллель булып тора. Бу хасиятне шулай ук башка Көнбатыш Азия телләрендә күреп була; мәсәлән, Сириак христиан текстларында Маздаизм гадәттә mgošūtā дип атала.

Зәрдөштлек Әрмәнстанга Ахеменид чорында кертелгән һәм Парфян Арсакид хөкеме вакытында тәэмин ителә башлаган.[1] Зәрдөштлекнең төшенчәләре, ышануы һәм символизмы Әрмән дини фикер йөртүенә һәм лексиконына үтеп кергән.[1] Асаба Әрмән чыганакларына өстәп классик чорның сакланып калган чыганаклары Әрмән Зәрдөштлек пантеонын һәм табыну үзәкләрен өйрәнү өчен мәгълүмат буларак кулланылган булган. [1] Арменолог Серхио Ла Порта The Oxford Dictionary of Late Antiquity-да 5-енче гасыр Әрмән тарихчысы Агафангелос культ үзәкләрен искә алган сигез Илаһның алтысы "ачык рәвештә Әрмәнстанда табылган Зәрдөштлек язаталарын яки Илаһларын чагылдыра" дип билгели.[1] Арамазд (Шулай ук Оһрмазд буларак мәгълүм булган Аһура Мазда) Әрмән пантеонының башы булган һәм бу культның үзәге күбесенчә Ани-Камахта (хәзерге Кемаһ) һәм Багаванда урнашкан булган.[1] Анаһитка табыну (Иранда Анаһита, шулай ук Анаһид буларак мәгълүм), Экелеатс (Акилисене) даирәсендә доминант булган, ә Ваһагнныкы (Иранда Верефрагна, шулай ук Ваһрам буларак мәгълүм), Аштишатта булган.[1] Миһр Илаһына (Иранда Митра) культы күбесенчә Багаяричта урнашкан булган һәм шулай ук Әрмән дини традициясендә күп искә алынган булган.[1] Тир Илаһы (Иранда Тиштрья) культының Арташатта урнашкан гыйбадәтханәсе булган.[1] Семитларның Нане Алиһәсе Әрмәнстанга Парфян бәйләнешләре белән кергән булган мөмкин.[1] Борынгы Юнан географы һәм тарихчысы Страбо (б.э.к. 64 яки 63 ел – б.э. 24 елы) Geographica-сында Иран һәм Әрмән дини йолалары арасында охшашлык турында язган.[1] Безнең эраның 53 елында Парфян Арсакид династиясе Әрмәнстанга килгән, патша Трдат I Әрмәнстанда Зәрдөштлек дәгъва итү өчен күп эшләгән дип уйланыла.[2] Арсакид патшлары хөкемнәрен Зәрдөштлек Илаһы (язата) (Веретһрагна, җиңү Ходае) абруе аша законлаштырганнар.[3] Дж. Рассел буенча Зурванизм Язагирид II (438-57) астында аның тарафыннан Фарсы Әрмәнстанында дәгъва ителгән Зәрдөштлекнең формасы булган.[4]
Әрмән календаренда Зәрдөштлек календаре йогынтылары бар.
Арменолог Джеймс Р. Рассел раслаганча Әрмән Хачы Әрмәнстанның Зәрдөштлек үткәне йогынтыларын кертә.

Arewordikʿ

үзгәртү

Мәгълүмат Әрмәнстанда Атәшпәрәст Әрмәннәр 1920-нче елларга кадәр булганга ишарә итә. Гасырлар аша сакланып калган бу Әрмән Атәшпәрәстләре төркеме Arewordikʿ ("Кояш Балалары") буларак мәгълүм булган.
Аревордиклар Әрмән телендә сөйләшкән һәм Джеймс Р. Рассел билгеләп үткәнчә, тирәк һәм барлык гелиотропик үсемлекләргә ихтирам күрсәткәннәр. Аревордик Мардин (хәзерге көн көньяк-көнчыгыш Төркия) даирәсендә 14-енче гасыр ахырында дүрт авылда торулары мәгълүм, шул ук вакытта башкалар Самосатада (хәзерге көндә Самсат, Төркия) һәм Амидада (хәзерге көндә Диярбакыр, Төркия). Марсован шәһәрчегендә (хәзерге көндә Мерзифон, Төркия) 20-нче гасыр башында Әрмән кварталы "Ареворди" буларак мәгълүм булган.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,00 1,01 1,02 1,03 1,04 1,05 1,06 1,07 1,08 1,09 La Porta, 2018
  2. The Heritage of Armenian Literature, Volume I - Agop Jack Hacikyan Gabriel Basmajian Edward S. Franchuk Nourhan Ouzounian, page 70
  3. Garsoian, 2004
  4. J. Russell, Zoroastrianism in Armenia, 136-138

Чыганаклар

үзгәртү

Дәвам итеп укырга мөмкин

үзгәртү