Зәрдөштлек календаре

Зәрдөштлек календаре - ул һәрберсендә утызар көн булган унике айдан плюс елларның ахырында бернинди айга да карамаган өстәмә биш көннән (→Эпагомене) торган Кояш календаре булып тора. Бу календарьның төрле юрамалары бар, алар 1 ел төрлечә билгеләнүе белән аерылып тора:
• Кадими календарь (борынгы календарь) Иранда кулланылган булган.
• Шеншай календаре (патшалар календаре) Һиндстандагы Парслар тарафыннан кулланыла һәм 30 көнгә соңрак бара.
• Яңа Фасли календаренда (фасыл календаре) яки Бастани (традицион календарь) 365 көнлек гомуми еллар һәм 366 көнлек кәбисә еллар бар. Яңа ел язгы көн-төн тигезлеге вакыты белән башлана.

Тарихы үзгәртү

Иң борынгы фарсы ай атамалары патша Дарий I-нең (б.э.к. 522-486 елы) бастырылган фетнәчеләр өстеннән җиңүе турында өч телле Беһистун язмасыннан мәгълүм. 30 ай көне турында иң борынгы билгеләнүләр Бундаһишнда очрый.
Борынгы фарсы елы башта һәрберсе 30-ар көннән 12 айдан торган ел булган. Календарьны фасыллар белән туры китерер өчен вакыты-вакыты белән тулы ай өстәлгән булган. Безнең эрага кадәр якынча 5-енче яки 6-нчы гасырда календарь реформаланган булган, һәм һәр 6 елны тулы ай өстәве урынына һәр елга 5 көн өстәлгән булган, шулай итеп, 365 көнлек үзгәртелгән ел барлыкка килгән, ул тропик елга караганда һәр дүрт ел бер көнгә күчкән. Шулай итеп, ел башы безнең эрага кадәр 6-ынчы гасырында март уртасыннан безнең эраның 5-енче гасырында июльгә кадәр үзгәргән. Сасанид хөкемдары Кавад I астында безнең эраның 500-дә яңа ел бәйрәме язгы көн-төн тигезлегенә якын булган айга күчерелгән булган; һәр 120 ел өстәмә кәбисә ай өстәлергә тиеш булган. Шулай да, кәбисә аен өстәү регуляр булмаган һәм безнең эраның 641 елда гарәпләрнең фарсыларны җиңүеннән соң калдырылган булган, шулай итеп яңа ел башы яңа ел башы калдырылган булган.
Фарсыларда Ислам кертелә башлаганнан соң, Ислам календаре таралган булган. Фарсыларның кайберәүләре фарсы календарен дәвам иткәннәр. Безнең эраның 1131 елында кәбисә елы өстәлсә, Фарсы илендә атәшпәрәстләр шулай итмәгәннәр. Шулай итеп, ике календарь аерыла башлаган. Шулай да, соңрак бер ай бүтән өстәлмәгән. Гөҗәратта фарсылар 18-енче гасырда бу аерманы тапкач, алар “Кадими” буларак дөресрәк календарьга кайткан. “Традиционалистлар” үз календаренда калган һәм үзләрен Шеншаһилар дип атаганнар.
Бөек солтан Җәләлетдин Мәлик Шаһ астында 1079 елда фарсы календаре нигездә реформаланган булган (карагыз Иран календаре). Ел башы астрономик язгы көн-төн тигезлегенә беркетелгән булган. Кәбисә көннәрнең төгәл өстәлүе билгеле түгел, гәрчә фараз ителгәнчә 33 елдан 37 елга кадәр кәбисә периодында башкарылган булган. Бу календарь соңрак 1940 ел календарь реформасының нигезе булган, аның буенча Зәрдөштлек нигезләре буенча Фасли календаре (Һиндстанда) һәм Бастани календаре (Иранда) алып барылган булган.

Ел үзгәртү

 
Зәрдөштлек 3740, Иран 1381, Ислам 1423, Грегориан 2002 ел өчен календарь (уңнан сулга таба)

• Елда һәрберсе 30-ар көн булган унике ай һәм биш өстәмә көн бар (Эпагоменелар).
• Кадими календарьда һәм Шенһаи календарендә төгәл 365 көн бар.
• Фасли календарендә елда 365 көн бар, кәбисә елында 366 көн бар.

Елларны санау үзгәртү

Дәвам итеп, еллар саналган булган. Төрле эпохалар бар. Чор соңгы Сассанид хөкемдары Язгәрд III-нең тәхеткә утыруыннан исәпләнә, Гайсә Раббы тууына кадәр 362-нче елның 16 июненнән башлап эпоха. Башка эра Гайсә Раббы тууына кадәр 651 елдан санала. Өченче эра Гайсә пәйгамбәр тууына кадәр 1738 ел белән башлана, бу Зәрдөшт пәйгамбәрнең риваять тууы елы.

Ел башы үзгәртү

Ел Кадими календарендә июльдә башлана, Шеншай календарендә августта башлана. Фасли календарендә ел язгы көн-төн тигезлеге белән башлана. Гайсә Раббы тууыннан соң 2015 елдан 2030 елга кадәр ел башлары түбәндәге таблицада тупланган:

Кадими
Ел
Грегориан
дата
Шеншай
Ел
Грегориан
дата
Фасли
Ел
Грегориан
дата
1385 19. Июль 2015 1385 18. Август 2015 1394 21. Март 2015
1386 18. Июль 2016 1386 17. Август 2016 1395 20. Март 2016
1387 18. Июль 2017 1387 17. Август 2017 1396 21. Март 2017
1388 18. Июль 2018 1388 17. Август 2018 1397 21. Март 2018
1389 18. Июль 2019 1389 17. Август 2019 1398 21. Март 2019
1390 17. Июль 2020 1390 16. Август 2020 1399 20. Март 2020
1391 17. Июль 2021 1391 16. Август 2021 1400 21. Март 2021
1392 17. Июль 2022 1392 16. Август 2022 1401 21. Март 2022
1393 17. Июль 2023 1393 16. Август 2023 1402 21. Март 2023
1394 16. Июль 2024 1394 15. Август 2024 1403 20. Март 2024
1395 16. Июль 2025 1395 15. Август 2025 1404 20. Март 2025
1396 16. Июль 2026 1396 15. Август 2026 1405 21. Март 2026
1397 16. Июль 2027 1397 15. Август 2027 1406 21. Март 2027
1398 15. Июль 2028 1398 14. Август 2028 1407 20. Март 2028
1399 15. Июль 2029 1399 14. Август 2029 1408 20. Март 2029
1400 15. Июль 2030 1400 14. Август 2030 1409 21. Март 2030

Фасли календаренда кәбисә еллар киңрәк шрифт белән күрсәтелгән.

Кәбисә елы үзгәртү

Кадими- һәм Шеншай- календарьнең үзгәргән елында кәбисә өстәлүе юк, шулай итеп календарь елы Грегориан календаре белән чагыштырып караганда һәр дүрт ел бер көнгә үзгәреп тора. Фасли календарендә үзгәреш шулай итеп куелган ки, ел озынлыгы мөмкин кадәр төгәл уртача Кояш ел уртысына туры килә. Шуңа өстәп, аерма мөмкин кадәр кечкенә итеп тотыла – Грегориан календарендә кебек –тулы бер көнгә. Шулай итеп, һәр дүрт елны кәбисә елы, әмма кайвакыт бишенче елны.

Төгәллек үзгәртү

365 көн озынлыгы белән Кадими- һәм Шеншай календаре тропик елдан ел саен 0,24219052 көнгә һәм якынча 4 елда 1 көнгә аерылып тора.

Ай үзгәртү

Календарь айлары Ай йөрешенә бәйле түгел. Ел һәрберсе 30-ар көн булган унике тигез айга бүленгән, аннан соң биш, Фасли календарендә алты өстәмә көн бара.
Унике ай түбәндәге атамаларга ия:

фарсы телендә[1] транскрипция
ﻓﺮوردﻳﻦ Ferverdîn
اردﻳﺒﻬﺸﺖ Ardebehesht
ﺧﺮﺩاد Khordâd
ﺗﻴﺮ Tîr
ﻣﺮداد Mordâd
ﺷﻬﺮﻳﻮر Sharîr
ﻣﻬﺮ Mehr
ﺁﺑﺎﻥ Âbân
ﺁﺫﺭ Âder
دﯼ Deï
ﺑﻬﻤﻦ Bahmen
اﺳﻔﻨﺪ Asfend(ârmed)

Айның 30 көне түбәндәге атамаларга ия:

фарсы телендә [2] транскрипция[3]
ﻫﺮﻣﺰ Aûharmazd
ﺑﻬﻤﻦ Vahûman
اردﻳﺒﻬﺸﺖ Ardavahisht
ﺷﻬﺮﻳﻮر Shatvaîrô
اﺳﻔﻧﺪﺍﺭﻣﺪ ^Spendarmad
ﺧﺮﺩاد Horvadad
ﻣﺮداد Amerôdad
ﺁﺫﺭ ﺑﻪ ﺩﻯ Din-i pavan Âtarô
ﺁﺫﺭ Âtarô
ﺁﺑﺎﻥ Âvân
ﺧﻮﺭ Khûrshêd
ﻣﺎﻩ Mâh
ﺗﻴﺮ Tîr
ﮔﻮﺵ Gôsh
ﻣﻬﺮ ﺑﻪ ﺩﻯ Din-i pavan Mitrô
ﻣﻬﺮ Mitrô
ﺳﺮﻭﺵ Srôsh
ﺭﺷﻦ Rashnû
ﻓﺮوردﻳﻦ Farvardî̄n
ﺑﻬﺮﺍﻡ Vâhrâm
ﺭﺍﻡ Râm
ﺑﺎﺩ Vâd
ﺩﻳﻦ ﺑﻪ ﺩﻯ Din-i pavan Dînô
ﺩﻳﻦ Dînô ̄n
ﺍﺭﺩ Ard
ﺍﺷﺘﺎﺩ Âshtâd
ﺍﺳﻤﺎﻥ Âsmân
ﺯﺍﻣﻴﺎﺩ Zamjâd
ﻣﺎﺭﺳﻔﻨﺪ Mârspend
ﺍﻧﻴﺮﺍﻥ Anîrâ̄n

Биш, я алты өстәмә көн түбәндәге атамаларга ия:

persisch[4] Transkription[5]
ﺍﻫﻧﺪ Ahnad
ﺍﺷﻧﺪ Ashnad
اﺳﻔﻧﺪﺍﺭﻣﺪ Esfandârmed
ﺍﺧﺸﺘﺮ Achschatar
ﺑﻬﺸﺖ Wahisht

Атна үзгәртү

Хәзер җиде көнлек атна кулланыла, гәрчә бары тик җомга һәм шимбә үз исемнәренә ия, башка көннәр шимбәдән саналган көннәр булып санала:

شنبه Shanbeh Шимбә
یک‌شنبه Yek-shanbeh Якшәмбе
دوشنبه Do-shanbeh Дүшәмбе
سه‌شنبسه‌ Se-shanbeh Сишәмбе
چهارشنبه Chahar-shanbeh Чәршәмбе
پنج‌شنبه Panj-shanbeh Пәнҗешәмбе
آدینه Aadineh Җомга

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Edward M. Reingold, Nachum Dershowitz: Calendrical Calculations. The Millennium Edition. Cambridge University Press, Cambridge u. a. 2001, Persian Calendar, Month Names
  2. Edward M. Reingold, Nachum Dershowitz: Calendrical Calculations. The Millennium Edition. Cambridge University Press, Cambridge u. a. 2001, Persian Calendar, Day Names
  3. F. K. Ginzel: Handbuch der mathematischen und Technischen Chronologie. Band 1: Zeitrechnung der Babylonier, Aegypter, Mohammedaner, Perser, Inder, Suedostasiaten, Chinesen, Japaner und Zentralamerikaner. Hinrichs, Leipzig 1906, S. 281
  4. Edward M. Reingold, Nachum Dershowitz: Calendrical Calculations. The Millennium Edition. Cambridge University Press, Cambridge u. a. 2001, Persian Calendar, Epagomenæ Names
  5. F. K. Ginzel: Handbuch der mathematischen und Technischen Chronologie. Band 1: Zeitrechnung der Babylonier, Aegypter, Mohammedaner, Perser, Inder, Suedostasiaten, Chinesen, Japaner und Zentralamerikaner. Hinrichs, Leipzig 1906, S. 287
  6. Edward M. Reingold, Nachum Dershowitz: Calendrical Calculations. The Millennium Edition. Cambridge University Press, Cambridge u. a. 2001, Persian Calendar, Weekday Names
  7. Lance Latham: Standard C Date/Time Library. Programming the World's Calendars and Clocks. R & D Books, Lawrence KS 1998, S. 346

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Календарь таблицалары үзгәртү

Календарь калькуляторлары үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • F. K. Ginzel: Handbuch der mathematischen und Technischen Chronologie. Band 1: Zeitrechnung der Babylonier, Aegypter, Mohammedaner, Perser, Inder, Suedostasiaten, Chinesen, Japaner und Zentralamerikaner. Hinrichs, Leipzig 1906.
  • Lance Latham: Standard C Date/Time Library. Programming the World's Calendars and Clocks. R & D Books, Lawrence KS 1998, ISBN 0-87930-496-0.
  • Edward M. Reingold, Nachum Dershowitz: Calendrical Calculations. The Millennium Edition. Cambridge University Press, Cambridge u. a. 2001, ISBN 0-521-77167-6, Compact Disc.