Парфия патшалыгы

Парфия патшалыгы (Пәһләви телендә: Aryānšaθr / Aryānšahr, шулай ук Парфия державасы яки Парфия империясе; ориг. Parθava — Pahlav/Pahlavanigh)[1] — борынгы дәүләт, аның биләмәләре Каспий диңгезеннән көньякка һәм көньяк- көнчыгышка таба хәзерге Төркмәнстан, Иран, Гыйрак, Әфганстан һәм Пакьстан территорияләрендә урнашкан була. Безнең эрага кадәр 250 еллар тирәсендә Селевкид дәүләтенә буйсынган Парфия сатрапиясендә барлыкка килә. Төп халкы — парфяннар. Патшалык чәчәк аткан чорында (Безнең эрага кадәр I гасыр уртасы) Месопотамиядан Һиндстан чикләренә кадәр гаять киң өлкәне үзенә һәм үзенең сәяси йогынтысына буйсындыра. 470 ел дәвамында дип әйтерлек бу патшалык була һәм безнең эрага кадәр 220-енче елларда дәүләт баларак яшәүдән туктый.

Борынгы Рим тарихчысы Марк Юниан Юстинның «Помпей Троганың „Филипп тарихы“ әсәре эпитомасы» әсәрендә, Парфия патшалыгына скифлар нигез салган дип күрсәтелә.[2]

Кытайның Чжан Цянь елъязмаларында Парфия Аньси дип атала[3].

Тарихы үзгәртү

Фаразларзың берсе буенча, Аршакидларның парфян династиясенә Бактриядан Аршак I Парфянский нигез сала. Аның җитәкчелегендә парналарның (дахтарның) күчмә кабиләләре Селевкид дәүләтенең провинциясе булган һәм Иранның төньяк-көнчыгыш территориясендә урнашкан Парфияга басып керә (Безнең эрага кадәр 238 ел). Озак һәм күп кан коелган сугышларда парфяннар Иранның бөтен территориясен дип әйтерлек, Месопотамияны, ә көнчыгышта — Грек- Бактрия өлкәләрен үзенә буйсындыра. Безнең эрага кадәр I гасыр башында Парфия патшасы Митридат II хәкимлек иткәндә (Безнең эрага кадәр 123—88 еллар) парфяннар Рим дәүләте белән беренче бәйләнешләрне урнаштыра; алга таба Парфия Көнчыгышта Римның төп дошманына әйләнә. Бу сугышта я берсе, я икенчесе җиңүгә ирешә: Красс белән Антонийның җиңелүенә (ярашлы рәвештә безнең эрага кадәр 53 һәм 36 еллар) Рим императорлары Траян, Луций Вера (Марк Аврелий белән бергә хәкимлек итүче, ул, номиналь командующий гына булганга күрә, һугыш операцияларенә командалык итми) һәм Септимий Северның (Безнең эрага кадәр 115—117, 162—165 и 198—199 еллар) хәрби походлары белән җавап бирә, бу сугышлар барышында алар Парфияның Тигр елгасында урнашкан баш каласы Ктесифонны өч тапкыр басып алуга ирешә. Рим белән алып барылган талдыргыч сугыш һәм ил эчендә тотрыклылыкның булмавы парфяннар державасының көчсезләнүенә китерә. Шундый шартларда Парс провинциясендә (хәзер Фарс) үзләрен фарсы Әһәмәнидләренең варислары дип игълан иткән Сасанидлар династиясе күтәрелә. Безнең эрага кадәр 226 елда соңгы Аршакид — патша Артабан V Сасанидлар династиясеннән Ардашир (Артаксеркс) белән сугышканда һәлак була.

Юстин үзенең «Помпей Троганың „Филипп тарихы“ әсәре эпитомасы» дигән хезмәтенең XLI—XLII китапларында[4]. Парфия, Грек-Бактрия һәм Әрмәнстан тарихын ентекле һүрәтләй.

Династиягә нигез салу һәм патшалыкны булдыру үзгәртү

Тулаем кабул ителгән концепцияләр буенча, селевкидларның Парфия өлкәсендәге наместнигы Андрагор, бәйсезлек игълан итеп, грекларга охшатып Парфия дип аталган яңа патшалык булдыра. Бу дәүләт хәзерге Иранның төньяк-көнчыгышында һәм борынгы Иран чыганаклары буенча Апартик баларак билгеле булган Төркмәнстанның көньяк өлешендә урнаша. Андрагорның бәйсезлек игълан итүе дахлар кабиләләренең аларның җиренә басып кергән чорына туры килә. Басып керүдә төп рольне дакларның юлбашчылары чыккан парна кабиләсе уйный. Иран тарихында Парфия дәверен Безнең эрага кадәрге 247 елдан алып исәпләү кабул ителгән, еш кына бу дата башында Аршак торган Парфия патшалыгына нигез салу елы дип хата ясыйлар. Безнең эрага кадәр 247 елда Аршакидлар династиясе тарафыннан соң барлыкка китерелгән Парфия патшалыгы белән бутамау өчен еш кына Андрагор патшалыгы дип аталган Парфия патшалыгына дакларның басып керүе башлана. Дакларның юлбашчысы Аршак I ике елдан соң Андрагор гаскәре белән сугышканда һәлак була, һәм власть Парфияны яулап алуны дәвам иткән энесе Тиридат кулына күчә. Җиңгәннән соң, властьны кулына алып, Тиридат үзен Аршак II исеме астында Парфия патшасы тәхеткә утыра. Күп кенә галимнәр Тиридат ул — Аршак I дип фикер йөртә, һәм элек Аршак Беренченеке дип танылган күп кенә хезмәтләр Тиридат хезмәтләре буларак теркәлә.

Династиянең һәм дәүләтнең килеп чыгышы турында башка юрамалар үзгәртү

Фәндә тулаем кабул ителгән юрамалардан тыш Аршакидлар династиясенә һәм Парфия дәүләтенә нигез салу турында тулаем кабул ителгән, әмма фән тарафыннан исбат ителмәгән фактлары булган башка юрамалар да бар.

Беренче юрама буенча, Селевкидлар дәүләтендә низагъ тугач, Бактрия хакиме Диодот һәм Парфия хакиме Андрагор бәйсезлек яулап алуга ирешә. Диодот Бактрияда үз властен ныгыта, ә Андрагор властен саклый алмый. Парфиягә төньяктан парналар һөҗүм итә, шул сугыш вакытында Андрагор һәлак була, илдәге власть парналарның хакиме Аршак (Арсак) кулына эләгә. Вакыт үтү белән көнбатышта яшәүчеләрнең күзен кыздырган Парфия патшалыгы Көнчыгышта Римның даими дошманына әверелә. Бу юрама бик популяр.[5]

Икенче юрама буенча, Андрагор, парналар һәм аларның яулап алган җирләре турында бер нәрсә дә әйтелми. Селевкид дәүләте наместнигы (Аррианда — ул Ферекл, Синкелда — Агафокл) абый-эне икәүнең (аларның исемнәре — Тиридат һәм Аршак) берсенең җирләренә басып керә. Шуннан соң яшерен килешү барлыкка килә һәм басып кергән хаким һәлак була, ә парфяннар азатлыкка ия була. Аршак 2 ел гына хәкимлек итә, ә Тиридат — 37 ел. : Өченче юрама буенча, Парфияны барлыкка китерүдә Искәндәр Зөлкәрнәйннең (Александр Македонскийның) ролен исәпкә алырга кирәк. «Парфяннарны буйсындырып, Искәндәр чыгышы белән фарсы аксөякләренә караган Андрагорны алар өстеннән хаким (praefectus) итеп куя (ex nobilis Persarum); Парфияның соңгы патшаларының тамырлары Андрагорга барып тоташа» (Iust. XII, 4, 12).

Искәндәр үлгәннән соң (Безнең эрага кадәр 323 ел) Иран башта Сүрия хуҗалары Селевкидлар кулында була, әмма Бөек Искәндәр үлгәннән соң берничә ел үткәч, Атропат Мидияда бәйсез дәүләтне торгыза, аны Атропатена дип атыйлар. Көнчыгышта барлыкка килгән дәүләтләр — Иранның ерак төньяк-көнчыгышындагы Грек-Бактрий дәүләте (Безнең эрага кадәр 256 елдан) һәм Хорасанда Парфия патшалыгы ярыйсы ук ныгып ала.

Безнең эрага кадәр 250 ел тирәсендә парналар Аршак җитәкчелегендә Селевкидларның сатрапиясы булган Парфиенага ягни Парфияга басып керә һәм аның белән бергә күрше генә яткан Гиркания өлкәсен дә буйсындыра. Тагын бер юрама буенча, Аршак үзе Селевкидлар белән сугышта һәлак була, алга таба парналар Аршакның энесе Тиридатның кул астында кала, ул үзенә тәхет исеме итеп Аршак II исемен ала. Безнең эрага кадәр 230—227 елларза Селевк II үз властен ныгытырга тырышып карый, әмма барып чыкмагач, Парфияга Аршакидларның хуҗа булуын танырга мәҗбүр була. Безнең эрага кадәр 209 елда Парфия Селевкид патшасы Бөек Антиох Өченчегә буйсындырыла, ләкин тиздән бәйсезлек яулап алуга ирешә.

Патшалыкның чәчәк атуы үзгәртү

Парфия патшасы Митридат I безнең эрага кадәр 170—138/137 елларда Селевкидлардан көнчыгыш сатрапияларны — Персияны (хәзер Иран), Месопотамияның зур гына өлөшен тартып ала һәм Грек-Бактрий дәүләтенең Һиндукушка кадәрге өлөшен буйсындыра. Ул беренчеләрдән булып патшалар патшасы титулын кабул итә, моның белән ул үзен Әхәмәнидлар варисы дип игълан итә. Селевкидлар үзләренең хакимлеген торгыза алмый — селевкид патшасы Антиох Җиденченең гаскәре Безнең эрага кадәр 129 елда тар-мар ителә. Шуңа карамастан Парфия бик озак вакыт күршеләре белән сугыш алып бара. Безнең эрага кадәр 123—88/87 еллар тирәсендә Дрангиананы, Арейяны һәм Маргиананы, шулай ук төньяк Месопотамияны яулаган Митридат II тәхеткә килгәч кенә тотрыклылык урнаша. Парфяннар соңгы Селевкидларның Сириядагы сәяси көрәшенә башта кушыла, Әрмәнстан парфяннарның сәяси йогынтысы астында була, анда безнең эрага кадәр 95 елда тәхеткә Тигран II утыртыла. Азак Тигран Парфияның бер өлешен буйсындыра һәм үзенә «Патшалар патшасы» титулын ала.

Патша резиденциясе Нисада урнаша, аның хәрабәләре ЮНЕСКО-ның Бөтен дөнья мирасы исемлегенә кертелгән.

Әрмән тарихчысы Мовсес Хоренаци Парфия кабиләләрендә 68 патшаның булуы турында яза:

Изге Китапта Авраамның Әдәмнән алып егерме беренче патриарх булуы күрсәтелә; парфяннарның нәселе аннан башлана да инде. Сарра үлгәннән соң Авраам хатынлыкка Кетуруны ала, ә аннан Емран һәм аның энеләре туа. Аларны Авраам, үзе тере чакта ук Исахактан аерып, көнчыгыштагы илгә җибәрә. Парфян кабиләсе алардан килеп чыккан да инде, ә курку белмәс Аршак бу нәселнең соңгы әгъзасы. Ул Кушаннар илендә 31 ел патша булып тора, аннан соң Патшалык аның улы Арташеска кала. Егерме алты елдан соң улы Аршак атасынан калган тәхеткә утыра. Ул Бөек Аршак буларак таныла һәм, Антиохны үтереп, Әрмәнстан патшасы итеп энесе Валаршакны куя. Үзе Бахлга юллана һәм 53 ел буе шунда хәкимлек итә. Бөек Аршакның варислары Пахлавалар, энесе Валаршакның варислары Аршакуннар дип атала

Пахлавалар патшалары: Аршактан соң патша булып Аршакан кала (20 ел хакимлек итә); алга таба Аршанак (30 ел); шунан Аршез — егерме ел; алга таба Аршавяр — кырк алты ел. Аршавярның өч улы һәм бер кызы була: Арташес, Карен, Сурен; кызының исеме[6] Кошм.

Рим белән бәйләнешләре үзгәртү

Кытай белән бәйләнешләре үзгәртү

Парфия патшалыгының таркалуы үзгәртү

Урындагы сепаратизмның өстенлек ала баруы, династияләр арасындагы талаш-тартыш, аланнарның баскынчылык кылулары — Парфияның таркала башлавының беренче сәбәпләре. Шунлыктан римлылар Парфияның көнбатыш өлкәләрен талаудан тартынмый. Бигрәк тә Әрмәнстан белән Месопотамияны яулап алган һәм Парфиянең башкаласы Ктесифонга басып кергән Траян парфяннарга сизелерлек зур зыян китерә. 217—218 елларда Рим императоры Макрин парфяннарга каршы уңышсыз поход белән чыгыш ясый. Парфия гаскәре римлыларга каршы каты торса да, бу хәл Парфия дәүләтенең таркалу процесын туктатып алмый. Маргиана, Сакастан, Гиркания, Элимаида, Парс, Харакена, Хатра каласы бәйсезлек алуга ирешә. Тышкы дошманнар белән сугыш һәм эчке талаш-тартыш илне бөлгенлеккә төшерә. Бөек Кир һәм Дарийның туган җире Парста парфяннарның хәкимлек итүенә чик куйган хәрәкәт башлана. Папакның улы, Сасанның оныгы Арташир, Аршакидларга каршы ихтилал күтәреп, бөтен Парсны үзенең кул астында берләштерә. 227 елның 28 апрелендә Хормиздагане[7] янында барган сугышта Ардашир Парфия патшасы алга таба да җиңә, шул сугыш яланында ук шаханшах (патшалар патшасы) титулын кабул итә.[8][9].

Парфияның гаскәре үзгәртү

Парфияның гаскәре беренче Аршакидлар чорында ук Үзәк Азияның дахлар белән кабилә союзына берләшкән күчмә кабиләләре яугирләреннән туплана.

Селевкидларның пехотасына каршы җайлы укчылар сугыкан. Алга таба катафрактариялар (арбага җигелгән атлар) барлыкка килә. Катафрактарийларның атлары да, яугирләре да тимер тәңкәле кием белән капланган була.

Парфяннарда да пехота була, әмма ул ярдәмче рольдә генә чыгыш ясый. Буйсындырылган халыклар вәкилләре, атап әйткәндә, Парфияга күченеп килгән греклар, гадәттә, пехотага куела.

Атаманың этимологиясе үзгәртү

Парфия термины борынгы фарсы топонимы Aphartik — Апартиктың грек юрамасы булып тора. Даклар телендә бу топоним Pahlava'(nig) — Парфян/Парфян ягы кебек сыман яңгырый, иске фарсы теленә дә шул ук формада килеп керә.

Хакимнәре үзгәртү

Парфияда парфяннарның (парналарның) хакимнәре. Башкаласы Ниса

  • 1. Сиявуш (Сияварша) (Безнең эрага кадәр 500 еллар тирәсе).
  • 2. Улы.
  • 3. Ашкан, улы.
  • 4. Шапур, улы.
  • 5. Вологез (Балаш), улы.
  • 6. Ашкан, улы.
  • 7. Аршак (Ашк), улы (250—247 еллар тирәсе, 248 елдан — Иран шаһы).

Парфия (башкаласы Гекатомпил).

  • Амминан (331 е.)*
  • Фратаферн, Гиркания сатрабы (331—323 ее.).
  • билгесез (323—318 ее.).
  • Эвдам (318—312 ее.).
  • 312 ел — Селевканы яулап алу.
  • 312—248 еллар — Иран Сирия патшалыгы составында.
  • Андрагор (сатрап, 255—248 елларда)*
  • 248 ел — парналарны (парфяннарны) басып алу.[10]

Галерея үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

  • Аршакидлар
  • Сасанидлар

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Дана транскрипция с парфянского языка
  2. Марк Юниан Юстин. Книга II // Эпитома сочинения Помпея Трога «История Филиппа» = Epitoma Historiarum Philippicarum Pompei Trogi / Ред. М. Грабарь-Пассек. Переводчики: А. Деконский, Моисей Рижский. — СПб.: Из-во Санкт-Петербургского университета, 2005. — 496 с. — ISBN 5-288-03708-6.
  3. Лев Н. Гумилев. Хунну // История народа хунну / Составитель: Айдер И. Куркчи. — М.: ДИ-ДИК, 1997. — 944 с. — (Сочинения Л. Н. Гумилева). — 12 000 экз. — ISBN 5-87583-066-2.
  4. Юстин «Эпитома сочинения Помпея Трога „История Филиппа“»[1]
  5. Wolski J. L’empire des Arsacides (Acta Iranica. Textes et memoires. Vol. XVIII). Lovanii, 1993 (здесь же основная предшествующая литература). Г. А. Кошеленко. Третья версия происхождения Аршакидов? // Мнемон Исследования и публикации по истории античного мира. Под редакцией профессора Э. Д. Фролова. Выпуск 3. Санкт-Петербург, 2004. http://www.centant.pu.ru/centrum/publik/kafsbor/mnemon/2004/kosh.htm(үле сылтама)Калып:Недоступная ссылка
  6. ИСТОРИЯ АРМЕНИИ
  7. Iranica. ARDAŠĪR I i. History
  8. Iranica. ARDAŠĪR I i. History
  9. Iranica. ARDAŠĪR I i. History
  10. Правители Мира. В. Эрлихман. 2009.

Әдәбият үзгәртү

  • Бокщанин А. Г. Парфия и Рим : Возникновение системы политического дуализма в Передней Азии. — М. : Издательство МГУ, 1960. — Т. 1. — 251 с.
  • Бокщанин А. Г. Парфия и Рим : Возникновение системы политического дуализма в Передней Азии. — М. : Издательство МГУ, 1966. — Т. 2 : Система политического дуализма в передней Азии. — 303 с.
  • Дибвойз Н. К. Политическая история Парфии / Пер. В. П. Никонорова. — СПб. : Филологический факультет СПбГУ, 2008. — 816 с. — (Историческая библиотека). — ISBN 978-5-8465-0638-1.
  • Дьяконов М. М. Очерк истории древнего Ирана / Академия наук СССР ; Институт народов Азии. — М. : Издательство восточной литературы, 1961. — 444 с.
  • Дьяконов И. М., Лившиц В. А. Документы из Нисы. I век до нашей эры : Предварительные итоги работы. — М. : Издательство восточной литературы, 1960. — 120 с. — (XXV Международный конгресс востоковедов).
  • Массон М. Е. Народы и области южной части Туркменистана в составе парфянского государства // Труды Южно-Туркменистанской археологической комплексной экспедиции / Под ред. проф. М. Е. Массона ; Туркменский филиал Академии наук СССР. — Ашхабад, 1955. — Т. 5. — 261 с.
  • Кошеленко Г. А. Культура Парфии. — М. : Наука, 1966. — 220 с.
  • Кошеленко Г. А. Некоторые вопросы истории ранней Парфии // Вестник древней истории : журнал. — 1968. — № 1.
  • Wolski J., L’historicité d’Arsace I, «Historia», 1959, Bd 8, № 2;
  • Ghirshman R., Persian art. The Parthian and Sassanian dynasties…, N. Y., [1962]: _Schlumberger D., L’orient hellénisé, P., 1970.

Сылтамалар үзгәртү