Әмирхан Еники истәлегенә мемориаль такта

Әмирхан Еники истәлегенә мемориаль тактаТатарстан Республикасының Казан шәһәре Чехов урамындагы 53нче йорт диварына Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Әмирхан Еники истәлегенә мемориаль такта (әдип монда 1994-2000 елларда яшәгән). Аны ачу тантанасы 2020 елның 14 февралендә үтә. Әлеге вакыйга язучының вафатына 20 ел тулган көннәргә туры килгән. Мемориаль тактаның авторы – рәссам, скульптор, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Бакый Урманчы исемендәге бүләк лауреаты Павел Бердников.

Мемориаль такта ачу тантанасында язучылар, шагыйрьләр, журналистлар, артистлар, күренекле мәдәният эшлеклеләре, иҗат интеллигенциясе һәм республика җәмәгатьчелеге вәкилләре, шулай ук язучының туганнары – кызы Флера Карташова, оныгы Рөстәм Тюменев һәм оныкчыгы Регина Тюменева катнаша.

Тантана чарасында Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев: “Безнең чор балалары Әмирхан Еники әсәрләрен укып үсте. Аның хикәяләре кайчагында зур повестьләрне дә алмаштыра. “Кем җырлады?” әсәрен генә искә төшерик. Әмирхан аганың әсәрләре күңелләрне тетрәндерә торган. Безгә бу әдәби мирасны сакларга кирәк” – дип әйтә.

КФУның Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәреннән татар, рус, инглиз һәм төрек телләрендә өзекләр укый.

Чыганаклар үзгәртү

  • «Казан утлары» журналы һәм Татарстан Республикасының башка массакүләм мәгълүмат чаралары.