Галләмова Әлфия Марс кызы— башкорт җырчысы. Халыкара һәм республика күләмендәге конкурслар лауреаты.

Әлфия Галләмова
Туган телдә исем Галләмова Әлфия Марс кызы
Туган 26 август 1977(1977-08-26) (46 яшь)
Башкорт АССР ның Әбҗәлил районы Дәүләт авылы
Һөнәре җырчы

Биографиясе үзгәртү

Галләмова Әлфия Марс кызы 1977 елның 26 августында Башкорт АССР ның Әбҗәлил районы Дәүләт авылында туган.

  • Хезмәт юлын Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының хор коллективында башлый. Бу коллектив белән Гирн шәһәрендә (Төньяк Кипр) төрки телле илләрнең халыкара опера җырчылары фестивалендә башкорт опера сәнгате вәкиле булып чыгыш ясый.
  • 2001 елдан Башкорт дәүләт филармониясендә солист-вокалист булып эшли. Җырчының репертуарында — халык җырлары, шулай ук, башкорт, татар, рус һәм композиторларының җырлары һәм романслары.

Казанышлары үзгәртү

Сәнгать училещесында укыганда ук төрле конкурсларда катнашып призлы урыннар яулый:

  • Галләмова Әлфия Марс кызының исеме "XX гасырдан — XXI гасырга «Яңа исемнәр» Алтын китабы"на (1995) кертелгән;
  • Яшь музыкантларның «Язгы тамчылар» X Ачык республика смотр-конкурсында беренче урын яулый (1995);
  • Заһир Исмәгыйлев исемендәге I Ачык конкурс-фестивальдә беренче урын яулый (1996);
  • Салих Сәйдәшев исемендәге IV региональ ачык җырчылар конкурсында беренче премиягә лаек була(Нижнекамск, 1998).
  • Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге Ачык республика җырчылар конкурсында беренче дәрәҗәле диплом белән бүләкләнә(1999).
  • 2004 елда Уфа дәүләт сәнгать академиясенең «Вокал сәнгате» бүлеген тәмамлап «Камера концерты җырчысы» квалификациясенә ия була. Филормониядә, шулай ук, гастрольләрдә концертларда катнаша.
  • 2012 елның ноябрендә III халыкара «Илһам» («Вдохновение») конкурс-фестивалендә «Кызлар» дуэты (филармониянең музыка-әдәбият лекторие артисткасы Зөлфия Авзалова белән) чыгышы өчен «Академик вокал» номинациясе буенча III дәрәҗә дипломга ия була (Уфа шәһәре).

Гаиләсе үзгәртү

Билгеле курайчы мәрхүм (2013) Шәрипов Рөстәм Фазылҗан улының хатыны. Гаиләләрендә ике бала (ул һәм кыз) үсә.

Сылтамалар үзгәртү