Риза Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназияӘлмәт шәһәрендә урнашкан белем бирү оешмасы.

1 нче гимназия (Әлмәт)
Төре:

урта гомуми белем бирү

Адресы:

Татарстан байрагы Әлмәт

Координаталары:
Телефон:

+7 (84375) 39-3-10

Факс:

+7 (84375) 39-3-10

Эл. почтасы:
Сайт:

mal-tsilna.ucoz.ru

Телләр:

татар теле, инглиз теле

Тарих үзгәртү

Гимназия үзенең эшчәнлеген 1991 нче елның 1 нче сентябрендә нефть регионының иң беренче инновацион милли белем бирү оешмаларының берсе буларак башлап җибәрде. Аның беренче директоры – Шакиров Ядкәр Габдулла улы. Мәктәпнең биш еллыгы уңаеннан “Татнефть” оешмасы 1996 нчы елның 1 нче сентябренә аңа Ленин урамы 124 нче йортта урнашкан, 700 укучыны сыйдыра алган зур яңа бина бүләк итте. Бүгенге көндә гимназия шушы адрес буенча урнашкан.

Гимназиягә Риза Фәхреддин исеме 1996 нчы елның ноябрь аенда Мәгариф Министрлыгы рөхсәтеннән бирелде. Ә 1999 нчы елның 17 нче гыйнварында, Риза Фәхреддиннең 140 яшьлек юбилее уңаеннан гимназиядә аңа багышланган музей ачылды.

Бүгенге көн үзгәртү

Гимназиядә 1037 укучы белем ала, аларны 58 укытучы укыта. Мәктәптә ике телле белем бирү алып барыла (татар һәм рус телләре). Аның директоры – Валиуллина Фирүзә Җәвит кызы. Гимназия кысаларында музыка мәктәбе, “Ялкын” бию ансамбле һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен “Тамчыкай” лагере эшләп килә.

Гимназиядә түбәндәгеләр бар:

  • 53 белем бирү кабинеты
  • Музыка, рәсем ясау белән шөгыльләнү өчен махсус кабинетлар
  • Китапханә һәм уку залы
  • Фктлар һәм хореография заллары
  • Лицензияләнгән медицина кабинеты (шул исәптән стоматология бүлмәсе дә)
  • Кызлар һәм малайлар өчен хезмәт белән шөгыльләнер өчен 2 махсус остаханә
  • 2 спорт залы,спорт мәйданчыклары,400 м йөгерү юлы булган стадион
  • Йөзү бассейны
  • Музей
  • Һәрбер кабинетта да компьютерлар һәм презентация карау әчен махсус җиһазлар

21 нче гасырда Риза Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназиянең төп миссиясе – рухи-мәдәни традицияләргә, халык педагогикасына нигезләнеп, милли үзаң тәрбияләү, зыялы татар шәхесләрен үстерү.

Күзаллау үзгәртү

Гимназия – милли-мәдәни белем бирү җирлеге буларак шәхесне төрле яклап иҗади үстерүче этнопедагогика һәм тәрбия үзәге.

Кыйммәтләр үзгәртү

  • Гомер
  • Сәламәтлек
  • Хөрмәт
  • Мәгърифәт
  • Мәдәният
  • Җаваплылык
  • Рухи байлык
  • Хезмәттәшлек
  • Гаилә
  • Милли үзаң

Традицияләре үзгәртү

Риза Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназия, башка белем бирү оешмаларыннан аермалы буларак, төпле белем бирүне генә күз алдында тотмый. Аның беренче макстаы – милли тәрбия бирү. Шуның өчен аның үзенә генә хас традицияләре бар: “Сөембикә” бәйгесе, ”Кәләпүшле малай”, ”Татар кызы бәйгеләре”, Нәүрүз бәйрәмен каршы алу, карга боткасы, Әлифба бәйрәме, Багышлау һәм башкалар.

Сылтамалар үзгәртү