Әгъзам Тимершин
Әгъзам Тимершин Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылында 1931 елның 3 мартында туа.
Әгъзам Тимершин | |
---|---|
Туган | 3 март 1931 Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылы |
Үлгән | 2005 Казан шәһәре |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ, соңрак Россия Федерациясе |
Һөнәре | шагыйрь |
Сугыш елларында мәктәптә укып булмаганлыктан, колхозда эшли башлый. Сугыштан соңгы елларда Мәскәүдә, Югары Пышмада эшче, шахтер булып эшли. 1967 елда Казанга кайта, читтән торып Йошкар-Олада укый.
Шигърияткә колхозда эшләгәндә үк керә. Ләкин шигырьләре матбугатта 1970-елларда гына күренә башлый. Ул вакытта Әгъзам Тимершин «Социалистик Татарстан» газетасының хәбәрчесе була. Аның мәкаләләре «Кайбыч таңнары», «Шәһри Казан», «Мәдәни Җомга» гәҗитләре битләрендә басыла.
Үзенең шигырьләренең төп темасы итеп туган ягын, халыкка дан җырлауны сайлый.
Чыганаклар
үзгәртү- Туган җирем — Кайбычым. Казан: Идел-пресс, 2007.- 577 бит.