Әбделсәлих Әбделмәнов
Әбелсалих Әбделмәнов (1793—?) — хәрби эшлекле. 1812 елгы Ватан сугышында һәм Рус армиясенең чит илгә 1813-1814 еллардагы походларында катнашучы.
Әбделсәлих Әбделмәнов |
---|
Биографиясе
үзгәртүӘбелсалих Әбделмәнов (Әбелсалих Әбделмән улы Дүскәев) Ырынбур губернасы Бүләр вулысы (хәзерге Татарстан Республикасының Минзәлә районы) Татар Мөшегесе авылыннан. Зауряд-сотник булып хезмәт итә[1].
1812 елгы Ватан сугышы башлангач, 1814 елның ахырына кадәр 5-нче Башкорт атлы полкы составында французларга каршы алышларда катнаша. 5-се Башкорт атлы полкы Бөгелмә өязе Карбан авылында 12 нче, 11 нче һәм 10 нчы кантон башкорттарынан оештырыла һәм 1812 елның 29 авгусында Казан белән Чебоксар аша Түбән Новгородка бара. 15 октябрдән кенәз П. М. Волконский отрядлары составына керә, Сураж һәм Велиж калаларында урнаша. 1 ноябрьдән генерал-майор М. М. Свечин отрядлары составына керә. 1812 елның 14-16 ноябрендә Березина буендагы сугышларда катнаша. Ары Витебскида һәм Борисовта була. 1813 елның гыйнварында Данциг (Гданьск) ныгытмасын камауда катнаша. 1813 елның октябреннән 1814 елның апреленә кадәр Минск губернасында хезмәт итә, шул ук вакытта полкның бер өлеше Лейпциг янындагы алышта катнаша һәм сугышны Парижда тәмамлый.
Бүләкләре
үзгәртү- «1812 елгы сугыш истәлегенә» көмеш медале кавалеры
Гаиләсе
үзгәртүУллары — Шаһингәрәй (1827—?), Мөхәмәтгәрәй (1832—?)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Гатиятуллин З. Г. Башкиры 11-го кантона в Отечественной войне 1812 г // Ватандаш : журнал. — 2013. — № 8. — ISSN 1683-3554
Әдәбият
үзгәртү- Асфатуллин С. Г. Северные амуры в Отечественной войне 1812 года. — Уфа: Уфимский полиграфкомбинат, 2000. — 160 с. — ISBN 5-85051-181-4.
- Вклад Башкирии в победу России в Отечественной войне 1812 года. Сборник документов и материалов / сост. Р. Н. Рахимов [и др.]. — Уфа: Китап, 2012. — 488 с. — ISBN 978-5-295-05476-1.
- Усманов А. Н. Башкирский народ в Отечественной войне 1812 года. — Уфа: Башкнигоиздат, 1964. — 136 с.