Үрүң Айыы Тойон

Үрүң Айыы Тойон (саха телендә: Үрүҥ Аар Тойон, Үрүҥ Тойон Айыы; саха теленнән тәрҗемәдә «якты барлыкка китерүче раббы»; башка исемнәр — Юрюнг Аар Тойон) — саха халкы мифологиясендә иң олы Ходай, югары дөньяның, айыы Илаһларының һәм Галәмнең башы.[1]. Галәм һәм кеше барлыкка китерүчесе. [2]. Эссе һәм яктылык балкучы мехларга киенгән карт образына сурәтләнә. Ходай образында Кояш шәхесләнгән.[1]. Тугызынчы күктә тора (кыш булмаган, ак үлән үсүче ил сыйфатында алга китерелә)[2]. Вилюй сахалары риваятьләре буенча, бу өске күктә ике кояш булган. Әмма Юрюнг айыы тойон аларны аерып куеп өченчене барлыкка китереп аны күк һәм җир арасында урнаштырган.[1]. Барлык айыы Илаһлары өстендә торучы һәм нинди дә булса оппозиция түзмәүче иерарх булып тора. Саха риваятьләренең берсендә Үрүң Айыы Тойон аңа ышанмый, ә могъҗизаларны (дәвалауны, үлемнән терелтүне) үз көче белән эшли дип игълан иткән буйсынмаучы шаман Аан Аргыл Ойуунены яндырырга кушкан дип сөйләнә. Соңыннан шаман тәне төрле сөйрәлүчеләргә таркалган, шулардан бары тик бака исән калган. Ул иң югары тау түбәләрендә яши башлап, Хара Баргыйа Тойон һәм Кюн Кянгис Ойуун кебек көчле шәйтан-шаманнарга башлангыч биргән.[2].

Үрүң Айыы Тойон исеме белән рәт саха халкы йоласы бәйле, алардан «кыйдаа» йоласы аерылып тора. Аны башкарганда ак төстәге киемдә өч яшүсмер, кулларында ак, кайрыдан чистартылган таякны тотып ак сөт төсендәге атларга атланган, шуннан соң тугыз яки унике ат яки колыннар белән бияләрне куган. Аларның мәсьсәләсе атларны кире юлны тапмасын һәм табунына кайтмасын өчен мөмкин кадәр ераграк куу булган.[2].

Үрүң Айыы Тойонның хатынының исеме Кун Кубэй хотун (саха теленнән тәрҗемәдә: «кояшлы рәхимле ханым»)[1].

Искәрмәләр

үзгәртү