Бакала́р (Ranidae) - койрыксыз җир-су хайваннары семьялыгы. 46 ыругы, 550 дән артык төре билгеле. Көньяк Америка, Көньяк Австралия һәм Яңа Зеландиядән тыш, бөтен җир шары буйлап таралганнар.

Бакалар
Сурәт
Халыкара фәнни исем Ranidae Raf., 1814[1][2]
Таксономик ранг гаилә[1][2]
Югарырак таксон Ranoidea[d][1][2]
Таксонның халык атамасы ekte frosker һәм prave žabe
 Бакалар Викиҗыентыкта

ТРда ике экологик төркем: яшел, яки су (күл бакасы, буа бакасы һәм ашарга яраклы бака) һәм көрән, яки җир өсте (очлы башлы бака һәм үлән бакасы) бакалары яши. Күл бакасы (R. ridibunda) ачык урындагы сулыкларда, шулай ук республиканың бөтен территориясе буйлап зур урман сулыкларында очрый.

Гәүдәсенең озынлыгы 13,5 см га кадәр, авырлыгы 165 г. Өсте яшелдән алып куе көрән төстә, аркасында зур түгәрәк кара таплар бар. Корсак ягы ачык төстә, вак тимгелле. Гәүдәнең буена бот һәм балтыр перпендикуляр торган вакытта, балтыр буыннары яңадан капланалар. Үкчә төере тәбәнәк. Ата затлар авыз читендә урнашкан сөялләре һәм кара төстәге резонаторлары белән аерылып торалар. Май уртасыннан үрчү чоры башлана. Шул вакыттан алып сентябрь урталарына кадәр бөтен сулыкларда да ата бакалар тавышын ишетергә мөмкин. Бер сулыкта берничә йөз бака җыела. Уылдык бөртекләрен ярдан читтәрәк зур өемләп салалар. Бер ана бака 12 меңгә кадәр уылдык бөртеге чәчә. Метаморфоз 3-4 ай дәвам итә. Тереклегенең 3-4 елында җенси яктан өлгерәләр. Буа бакасы (R. lessonae) бөтен җирдә таралган, әмма республиканың көнбатыш һәм үзәк өлешендәге тугай һәм урман күлләрендә һәм сазлыкларында күбрәк очрый. Гәүдәсенең озынлыгы 8 см га кадәр. Аркасы ачык яшел төстә, кара тимгелләре бар. Корсагында кара тимгелләре юк. Балтыр буыннары тоташмыйлар. Арткы аякларының эчке үкчә төере биек. Ата затларының резонаторлары ак төстә. Язын буа бакасы күл бакасыннан соңрак күренә һәм май урталарында ярдан ерак түгел уылдык чәчә. Ана бака 1-1,8 мең йомырка сала, үсеш 130 көн дәвам итә. 2-3 елдан җенси яктан өлгерәләр. Ашарга яраклы бака (R. esculenta) Идел-Кама саклаулыгында очрый. Урман алды сулыкларында яши. Бу төр чыгышы буенча һибрид, күл һәм буа бакалары арасында арадаш билгеләре бар. Эчке үкчә төере күл бакасыныкы шикелле яньчек һәм буа бакасыныкы кебек биек түгел. Ата затларының резонаторлары соры төстә. Балтыр буыннары тиеп кенә торалар. Очлы башлы бака (R. arvalis), республиканың барлык территориясендә, аеруча уйсу болыннарда, күрәнле сазлыкларда, су баса торган һәм киң яфраклы урманнарда яши. Апрельнең 2 нче декадасында күренә. Кышлыкка октябрь аенда күчә. Коры җирдә ялгыз яки чокырларда, агач төпләре астында төркемләп кышлый. Өсте кара көрәннән алып ачык сарыга кадәр төстә, парлашкан вакытта ата бакалар зәңгәрсу яки күк төскә керәләр. Арка уртасы буйлап, кагыйдә буларак, ачык төстәге полоса үтә, ә башының артында А-сыман фигура бар. Бугазы аксыл, еш кына мәрмәр төсле бизәге була. Танавы очлы. Арткы очлыкларын гәүдә буйлап сузганда балтыр буыннары күзләренә кадәр җитә. Зур затлар иртән иртүк һәм эңгер-меңгер вакытында активлар. Апрель ахыры - май башында үрчиләр. Бакаларның башка төрләрендәге кебек үк, бу вакытта ата затларының алгы аякларында махсус «туй» сөялләре килеп чыга. Ана бака уылдыкны берничә өлешләп чәчә, барлыгы 2800 дән артык йомырка сала. Үлән бакасы (R. temporaria) күбрәк Кама алдында һәм Көнбатыш Кама аръягында очрый. Апрель башында уяна, кышлыкка октябрь ахырында күчә. Үлән бакасы очлы башлы бакага караганда берникадәр зуррак һәм авыррак. Гәүдәсенең корсак ягында мозаика рәвешендәге тимгелләре белән аерылып тора. Ана бака сай сулыкларда 4 меңгә якын йомырка сала. Чукмарбаш 2-3 ай эчендә бакага әйләнә. Яшь бакалар июль аенда коры җирдә күренә башлый. 2-3 елда җенси яктан өлгерәләр.

Бакалар бөҗәкләр, үрмәкүчләр, яңгыр суалчаннары һ.б. умырткасызлар белән тукланалар. Күл һәм буа бакасы балык уылдыкларын ашый. Урман өчен зарарлы бөҗәкләрне, шулай ук чебен-черки составына кергән бөҗәкләрне күпләп юк итәләр. Бакалар промысел җәнлекләренә (кама, чәшке, көзән), шулай ук ерткыч балыкларга (чуртан, җәен), күп кенә кошларга (челән, акчарлак, кыр үрдәге) азык булып торалар.

Чыганаклар үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Integrated Taxonomic Information System — 2009.
  2. 2,0 2,1 2,2 Blackburn D. C., Wake D. B. Class Amphibia Gray, 1825 // Animal Biodiversity: An Outline of Higher-level Classification and Survey of Taxonomic Richness / мөхәррир Z. Zhang — 2011. — ISBN 978-1-86977-849-1, 978-1-86977-850-7