Үлчәү йолдызлыгы
Үлчәү йолдызлыгы (гарәп. الميزان әл-мизан — «үлчәү»; шулай ук Үлчәү йолдызлыгы; бор. төрк. Ülgü (~өлге),[1] лат. Libra) — Гакрәп һәм Сөмбелә йолдызлыклары арасындагы зодиак йолдызлыгы. Гади күз белән күреп булган 83 йолдызны эченә ала. Йолдызлыкның 4 нче дәрәжә зурлыктан яктырак 5 йолдызы гына булуына карамастан, бу иң күренекле зодиак йолдызлыкларыннан берсе. Кояш бу йолдызлыкта 31 октябрьдән 22 ноябрьгә кадәр була. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары апрель–май айларында. Тулысынча Россиянең үзәк һәм көньяк өлкәләрендә күренә.
Мизан | |
---|---|
сурәтне зурайтырга өчен чиртегез | |
Латинча исем | Libra (иял. к.: Librae) |
Кыскартма | Lib |
Нигез | үлчәү |
Туры калкулык | 14сәг 15мин тан 15сәг 55мин кача |
Авышлык | −29° 30′ тан 0° кача |
Мәйдан | 538 кв. градус (29 урын) |
Иң якты йолдызлар (зурлык < 3m) |
|
Метеор агымнары | |
Янәшә йолдызлыклар | |
Йолдызлык +61° тан −90° кача киңлекләрендә күренә. Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — апрель, май. | |
Әүвәл йолдызлыкның йолдызлары Гакрәп йолдызлыгына кергәннәр. Аерым йолдызлык буларак антик гадәткә шактый соң, безнең чорга кадәр II гасырда керә.
Йолдызлар
үзгәртүЙолдызлыкның иң якты йолдызлары турыпочмаклыкны тәшкил итәләр.
Үлчәү α — Зөбәнел-Җәнүби (гарәп. الزبن الجنوبي — «көньяк кыскыч»), күренүчән икеләтә йолдыз, аның әгъзалары +5,15 һәм +2,75 йолдызча зурлык белән ялтырыйлар.
Үлчәү β — Зөбәнел-Шимали (гарәп. الزبن الشمالية — «төньяк кыскыч»).
Үлчәү γ — Зөбәнел-Гакрәп (гарәп. الزبن العقرب — «чаян кыскычы»).
Үлчәү δ — үзгәрмә йолдыз, аның ялтыравы 4,8 дән 6,0 га кадәр 2,3 тәүлек периодлы үзгәрә.
Үлчәү σ — үзгәрмә йолдыз.
Үлчәү α һәм β үлчәүнең «көянтә»се, ә γ һәм σ — «табаклар»ы булып торалар.
Хәмәл | Сәвер) | Җәүза | Саратан | Әсәт | Сөмбелә | Мизан | Гакрәп | Кавәс | Җәди | Дәлү | Хут |
Еланлы йолдызлыгы зодиак йолдызлыкларына керми, әмма Кояш аннан үтеп бара |