Урта Азия көтүче эте
Урта Азия көтүче эте яки Түбет (казакъча төбет, түбә эте сүзеннән), еш кына Алабай, Үзәк Азия овчаркасы — Үзәк Азиянең төбәкләреннән чыккан борынгы эт токымы. Күп кенә Урта Азия халыкларында таралган, ясалма селекция ярдәмендә чыгарылмаган, асаба эт.
Урта Азия көтүче эте Түбет Алабай казакъча Төбет үзбәкчә Бүребасар төрекмәнчә uly alabay iti | |
Чыгыш | |
---|---|
Буе |
ата эт: 70 см -
|
Авырлыгы |
ата эт: 50 кг -
|
Төр |
Көтүче эте |
Теркәлгән |
1990 ел |
Көтүче тарафыннан файдаланыла, шулай ук сакчы һәм каравыл хезмәте өчен кулланыла.
Атама
үзгәртүЕш кына әлеге токым алабай дип йөртелә, ләкин алабай - кушамат һәм тик ала төсле этне тасвирлый.
Казакъ далаларында көтүчеләр күптән кулланылган һәм түбәт (каз. төбет) дип йөрткән, ягъни түбәдә утырган эт.
Урта Азия овчаркасы - типик молоссоид, 4 мең ел дәвамында Кытайдан, Каспий диңгезенә, Көньяк Уралдан Әфганстанга кадәр формалашкан.
Әлеге токымда күчмә халыкларның төрле көтүче этләре каны һәм Месопотамия сугышчан этләре каны кушылган. Тибет мастифына кардәш булып тора.
Түбет көтү, кәрваннар, хуҗа йорты саклау өчен кулланылган.
Халәт
үзгәртүТөрекмәнстанда әлеге токым төрекман бүре басучы эте дип атала һәм милли байлык булып санала, илдән чыгару тыелган.
Үзбәкстанда әлеге токым бүребасар дип атала һәм көтү бүредән, шакалдан саклау өчен кулланыла.
Тасвир
үзгәртүТүбет - зур, массив, киң эт. Кара, ак, соры, көрән, сары, ала төсле була ала.
Урта Азия көтүче эте беренче чиратта территория саклый (алман овчаркасы хуҗаны саклый), хуҗа яки милек өчен тик ачык куркыныч очрагында һөҗүм итә, нейтраль территориядә кешегә лояль.
Урта Азия көтүче эте алман овчаркасыннан бәйсезрәк, начаррак өйрәтелә, үзе карар итә. Мәсәлән, ят песи территориягә килгән очракта алман овчаркасы аңа һөҗүм итә, Урта Азия көтүче эте һөҗүм итмәс, чөнки песи хуҗага һәм милеккә зыян китерә алмый.
Урта Азия көтүче эте - флегматикка охшаш, алман овчаркасыннан аерылмалы буларак хуҗаның игътибарын эзләми, кайбер эшлекле кешеләр аңа нибары 20 мин көндә игътибар бирә һәм шуны җитә, әлбәттә алман овчаркасы шактый күбрәк игътибар таләп итә.
Нәкъ шундый сәбәпләрдән Урта Азия көтүче эте 2011 елда Россиядә иң популяр эт токымы булып чыккан. Түбет хосусый милек, йортлар, дачалар, коттеджлар, бакчалар яхшы саклый.
Катлаулы холыкка ия, шуңа күрә армиядә, полициядә, төрмәләрдә кулланылмый.
Төрки илләрдә бик популяр.
Яшерен эт сугышларында еш кулланыла.
Әдәбият
үзгәртү- Калинин В. А., Иванова Т. М., Морозова Л. В. Отечественные породы служебных собак азиатского происхождения. — М.: Патриот, 1992. — 190 с. — ISBN 5-7030-0603-1.
- Е. Мычко Среднеазиатская овчарка // Мой друг собака : Журнал. — М.: ООО «Издательство Энимал Пресс», 2012. — № 2. — С. 16-19.
- Среднеазиатская овчарка // Собачий остров : журнал. — СПб: Благотворительный фонд "Верность", 2012. — № 2(16). — С. 10-13.
- Стандарт FCI № 335 в редакции от 23.05.2003 2009 елның 20 октябрь көнендә архивланган.
- Рассказы и статьи о породе
- Статьи о породе 2018 елның 14 гыйнвар көнендә архивланган.
- История породы алабай 2017 елның 20 гыйнвар көнендә архивланган.
- Иванова Т. О. Доклад «О некоторых проблемах в вопросах сохранения породы 2016 елның 27 май көнендә архивланган.»
- Ахмад Салпагаров. Из истории кавказских (карачаевских) и азиатских овчарок
- Алабай история породы, стандарт породы, фото 2014 елның 18 декабрь көнендә архивланган.
- Энциклопедия «Породы собак». «Алабай — Среднеазиатская овчарка»